«Үзәк» булмаганга үзәк өзелә:  Татарстанда алдынгы тәҗрибә нигә аз кулланыла?

Республика хуҗалыклары 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә 6 миллиард сумнан артык керемен югалткан  иде. Кызганыч, зыян күләме быел да шактый булыр. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, әйтик, сөт җитештерүдән планлаштырылган керем күләме 2 миллиард 300 миллион сумга кимрәк булачак.   

Югалтуларның сәбәпчесе бер корылык кына түгел, билгеле. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, ягулык-майлау материаллары, электр энергиясе, ашламалар, запас частьлар һәм башка кирәк-яракларга бәя һаман да өскә үрмәли. Җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте ни өчен айлап түгел, көнләп артуга гаҗәпләнәсе дә юк. Әйтик, хуҗалыкларның көндәлек керем чыганагы булган сөтнең үзкыйммәте узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18 процентка арткан. Ит, ашлык, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка продукцияләр буенча да хәлләр шул чама.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов  әйтүенчә, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте арта бару нәтиҗәсендә, 2021 елда хуҗалыкларның акча кереме 4 миллиард 100 миллион сумга түбән тәгәрәгән.

– Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр кыенлыклар алдында беркайчан куркып калмады. Хәзер дә шулай. Сөт җитештерү күләменең узган ел белән чагыштырганда 15 мең тоннага күбрәк булуы да шуны раслый. Ел ахырына кадәр җитештерелгән сөт 1 миллион 950 мең тоннага җитәр дип өметләнәбез, – ди Ленар Гарипов.

Терлекчелек тармагында төрле хуҗалыкларның күрсәткечләре дә нык аерыла.  Берәүләр дөньяның иң алга киткән илләреннән уздырып эшләсә, икенчеләрдә савым күләме кәҗәнекеннән дә кимрәк. Андыйлар ни өчендер үзебездә булган уңай тәҗрибәне кулланырга теләми.

Югыйсә Татарстанның терлекчелек тармагында  Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хупланган алдынгы тәҗрибә дә шактый. Терлекчелектә иң югары нәтиҗәләр белән эшләүче Кукмара, Саба, Балтач, Мамадыш, Арча, Әтнә һәм кайбер башка район хуҗалыкларында нәкъ менә шуннан файдаланалар. Биредә сүз терлекчелектә азык үзәкләре булдыру турында бара.

Сыерның сөте – телендә, дип тикмәгә генә әйтелмидер. Кукмара районы Вахитов хуҗалыгындагы терлек азыгы үзәгендә булганда, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым. Сыйфатлы һәм баланслы азык куллана башлагач, биредә савым күләме бермә-бер арткан. Азык үзәге эшли башлаганнан бирле, хуҗалык ай саен 4 миллион сум өстәмә керем ала.

Терлекчелектә әйдәп баручы һәр район, һәр хуҗалыкта азык үзәкләреннән файдаланалар.

Яңалыкның тагын бер уңай ягын әйтми үтә алмыйм. Баланслы азык үзәкләре якындагы шәхси һәм фермер хуҗалыкларын да терлек азыгы белән тәэмин итә башлаган. Күпләп мал-туар асраучылар әйтүенчә, махсус программа нигезендә берничә дистә төр файдалы кушылмалар белән әзерләнгән мондый азыкның бәясе дә арзанрак, сөтне дә күбрәк җитештерергә мөмкинлек бирә. Авыл тирәләрендә көтүлекләр генә түгел, печәнле болыннар бетеп барганда, монысы мал асраучылар өчен аеруча мөһим.

Балтач районы «Татарстан» хуҗалыгы мисалыннан күренгәнчә, азык үзәге булдыруга  киткән чыгымнар озак еллар дәвамында түгел, ә санаулы айлар эчендә үзен аклый. Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, бина төзү һәм 2 стационар азык үзәгенә кирәкле җайланмалар сатып алуга киткән 64 миллион сум акча чыгымы үзен 23 айда тулысынча аклаган.

Яңарак кына  Нурлат районы «Южный» агрофирмасында баланслы азык үзәгендә булган идем. Әллә ни зур булмаган  азык үзәге берничә айдан 9 мең баш терлеккә җитәрлек югары сыйфатлы һәм баланслы азык әзерли башлаган.

Хуҗалык белгече Наталья Козина әйтүенчә, тәүлегенә 350 тонна сыйфатлы азык әзерли алучы мондый үзәк якын киләчәктә тирә-як хуҗалыкларга, шул исәптән фермер һәм шәхси хуҗалыкларга да хезмәт күрсәтә алачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында баланслы һәм югары сыйфатлы азык үзәкләрен һәр районда булдыруны максат итеп куйган иде. Шактый вакыт узса да, мондый үзәкләр әлегә нибары 12 районда гына ачылган. Калганнар исә искечә эшләүләрен дәвам иттерә.

Берүзе Балык Бистәсе, Түбән Кама, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнары кадәр сөт җитештерүче Әтнә терлекчеләренең тәҗрибәсе дә шуны раслый. Югыйсә әлеге район хуҗалыкларында савым сыерлары саны да ике тапкыр артык. Тик нәтиҗә генә  аксый…

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү