Көрәшеп эшләячәкләр. Түбән Кама һәм Зәй җитәкчеләре милли спорт төрен игътибарсыз калдырмаячак

Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Түбән Кама һәм Зәйгә барып кайтты. Анда ул район җитәкчеләре һәм көрәш җәмәгатьчелеге белән очрашып, әлеге төбәкләрдә милли спорт төренең ни хәлдә икәнен белешкән.

Түбән Камада Марсель Таһиров башта “Шинник” спорт комплексына барган. Шәһәрдә көрәш үзәге санала ул. Район хакимиятендә исә башкарма комитет җитәкчесе Рамил Муллин белән очрашканнар. Баксаң, районның яңа җитәкчесе үзе дә яшь чагында көрәш белән шөгыльләнгән икән. “Көрәшне игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итте”, – диде Марсель Таһиров. Очрашуда Түбән Каманың танылган батыры, атказанган спорт остасы Габбас Әхмәдиев, “Шинник” комплексының җитәкчесе Рөстәм Ганиев, танылган тренер Илнар Гәрәев та катнашкан

Зәйдә узган очрашуда да көрәшкә егетләрне күбрәк җәлеп итү турында сөйләшкәннәр. “Район башлыгы Разиф Кәримов спортны, гомумән, бик якын итүче кеше булып чыкты. Көрәшкә дә мөнәсәбәте яхшы. Зәйдә, гадәттәгечә, киләсе ел башында районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиев исеменә зур турнир оештырырга җыеналар. Шул хакта да фикер алыштык. Әлбәттә, мәшәкатьләр дә читтә калмады”, – диде Марсель Таһиров.


Фикер өстәү