Сәламәтлек саклау министрлыгы: Дару җитәрлек!

Узган атна ахырында, даруханәләрдә иң кирәкле даруларга кытлык башланачак, дигән хәбәр таралды. Сүз коронавирус, грипп һәм салкын тигәндә эчәргә кирәкле дарулар турында бара. Һавадан алып әйтелгән сүзләр түгел бу. Иҗтимагый куллану инициативасы (ОПИ) рәисе Олег Павлов Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенә (Росздравнадзор) шундый эчтәлектәге хат юллаган. Даруларга кытлык кичерәчәк дип фаразланган төбәкләр исемлегенә Татарстан да эләккән.

Ике көннең берендә коронавирус котыра ише сүзләрне ишетеп яшәгән көннәрдә даруханәләрдә дарулар җитми башлаячак дигән хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды, билгеле. Чирне дәвалау гына түгел, аны кисәтү, аннан соң тернәкләнү өчен дә төймә кабарга ияләшеп беттек инде. Шомлы хат авторы сүзләренә караганда, илдәге даруханәләр сезонлы даруларга ихтыяҗ артуга әзер түгел. «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалаганда кулланырга тәкъдим иткән күп кенә даруларны (фавипиравир, парацетамол, умифеновир, апиксабан, ривароксабан) кайтартканда кыенлыклар килеп чыга башлады инде. Красноярск крае, Татарстан Республикасы, Волгоград, Түбән Новгород һәм Новосибирск өлкәләрендә хәлләр аеруча мөшкел», – диелә хәбәрдә.

Бу хәбәр таралып озак та үтмәде, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков рәсми белдерү белән чыкты. Министр сүзләренә караганда, республикада сезонлы даруларга кытлык юк. ОРВИ һәм коронавирусны дәвалау өчен кирәкле дарулар ел азагына кадәр җитәрлек күләмдә сатып алынган.

– Без Росздравнадзор идарәсе белән берлектә барлык шәхси һәм дәүләт даруханәләрен йөреп чыктык. Дефицит юк. ОРВИ белән коронавирус инфекциясен амбулатор шартларда дәвалау өчен дарулар алуга федераль һәм республика бюджетларыннан акча алдык. Алар ел азагына кадәр җитәрлек күләмдә сатып алынды, – дип ышандыра Марат Садыйков.

Сүздән эшкә күчеп, министр әйткәннәрнең хаклыгын тикшереп карарга булдык. Коронавирус вакытында иң еш кулланыла торган даруны (ривароксабан) сайлап, үзебезнең яндагы беренче даруханәгә шалтыраттык. Биредә аның төймәләр санына карап төрле дозада һәм төрле бәядәге барлык төрләре дә бар булып чыкты. «Башка төрле препаратларга да кытлык юк. Безнең бөтен челтәрдә дә бар алар. Гади парацетамолдан башлап, барысы да сатуда», – диде безнең белән аралашкан фармацевт кыз. Казан шәһәре даруханәләренең бердәм белешмә хезмәтендә дә шул ук сүзне кабатладылар.

Рәcми саннардан аңлашылганча, соңгы өч айда Россиядә дарулар 5–10 процентка кыйммәтләнгән. Даруларга кытлык барлыкка килсә, аларның бәясе тагын да артачак, дип фаразлый белгечләр. Танылган блогер, Казандагы даруханәләр челтәре хуҗасы Гөлия Вәлиәхмәтова бу фикер белән килешми. «Ел азагына кадәр дару бәяләре артмас. Әле ноябрь азагында гына барлык төбәкләрдә яшәү өчен мөһим булган даруларның бәясе төште», – ди ул. Эшмәкәр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта даруханәдә вируслы авыруларга, шул исәптән ковидка каршы даруларга кытлык юк.

– Аларга ихтыяҗ артты. Дөрес, аларны кайтартканда тоткарлыклар бар. Әмма бу күбрәк QR-кодлар кертелү белән бәйле. Күмәртәләп сатучы оешма хәзер, товарны алгач, һәркайсының QR-кодын тикшерергә тиеш. Бу – бик күп вакыт таләп итә торган өстәмә эш. Шуңа күрә элек заказга бирелгән дарулар безгә көнендә үк китерелгән булса, хәзер аны бер көннән соң гына алабыз, – ди Гөлия Вәлиәхмәтова. – Даруларга кытлык булмаячак. Һәрхәлдә, дистрибьюторлар бу хакта алдан кисәткән булыр иде. Ноябрь башында: «Ай азагында «Арбидол»га сорау зур булачак, күбрәк алыгыз, дип әйткәннәр иде. Бу даруга сорау, дөрестән дә, зур булды. Ләкин ул әле дә сатуда бар. Башка андый-мондый кисәтү булмады.

Сүз уңаеннан, белгечләр якын арада даруханәләрдә яшәү өчен мөһим булган дарулар да кимергә мөмкин дип фаразлый. «Дару җитештерүчеләр ике ел рәттән әлеге төр дарулар запасын арттырмый. Ник дигәндә, алардан әллә ни зур табыш алып булмый. Росздравнадзор тарафыннан җитди тикшерүләр башланса, бу мәсьәлә җайга салыныр иде», – дип өметләнә Олег Павлов. Күптән түгел Россия Федерация советы  коронавируска каршы уйлап табылган яңа даруны да яшәү өчен мөһим булган дарулар исемлегенә кертергә тәкъдим итте. Билгеле булганча, 12 ноябрьдә Россиядә коронавируска каршы үзебездә җитештерелгән «Арепливир» исемле беренче дару теркәлде. Ел ахырына кадәр аны хастаханәләрдә куллана башларга уйлыйлар.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү