Ришвәтчелек белән көрәштә кемнәр алдынгы?

Күрсәтмәгәч, күрмиләр инде. Исегездә булса, элегрәк ришвәтчелек мәсьәләләренә бәйле матбугат очрашуында кырын эшләрне кисәтүдә социаль челтәрләрнең әһәмияте турында әйткәннәр иде. Бу юлы матбугат көчен телгә алдылар. Белгечләр әйтүенчә, мәгълүмат чараларының әһәмияте шулай ук зур. Кулланырга гына кирәк.

Кызыксыну юк

Татарстан Президентының Ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, ел башыннан бирле республикада төбәк хакимиятләренең 3,3 меңнән артыграк карары ришвәтчелек күренешләре китереп чыгару-чыгармау ихтималына тикшерелгән. Бары тик 30ында гына хокук бозу ачыкланган. Гомуми күрсәткечнең 1 процентыннан да кимрәк бу. 26 меңләп муниципаль хокукый актларда аннан да азрак хилафлыклар тапканнар.

Әллә барысы да шундый намуслы, әллә кырын эшләрне тикшерүгә кызыксыну азрак. Һәрхәлдә, республикада икенчесе күзәтелә инде. Салават Рәхимов әйтүенчә, Татарстан халкы хакимият карарын коррупция күренешенә карата сирәгрәк тикшерә башлаган. Ә хакимият үз карарларында ниндидер хата-кимчелекләр тапмый диярлек.

– Юстиция министрлыгында аккредитация узган физик һәм юридик затлар да тикшерүләр үткәрә ала. Татарстанда андый белгечләр саны шактый кимеде: нибары 22 физик һәм 3 юридик зат бар. Сөендерерлек сан түгел инде бу, – диде Президент киңәшчесе.

Кырын эшләрне барлауда халыкның да ярдәме кирәк.

– Безгә сезнең белән актив хезмәттәшлек кирәк.  Без сезнең белән законнарның чисталыгы турында сөйләшәбез, – ди Салават Рәхимов.

«Фатир»лы укучылар, туганнар династиясе…

Мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә бәйле очраклар балаларны 1 нче сыйныфка кабул итү, дистанцион рәвештә гариза тапшыру, мәктәпләрдә җитәкчелек итү кебек юнәлешләрдә ачыклана. Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, белем бирү сыйфаты кайда да бер булса да, ата-аналар ул-кызларын «кәттә» саналган мәктәпләргә бирергә ашкына. Моның өчен әллә нинди адымнарга да баралар. Хәтта балаларын яшәми торган фатирларга «прописка»га кертәләр икән. Мондый очраклар башкаланың 182, 185, 186, 187 нче лицейларында, 179 нчы гимназиядә ачыкланган. Нигездә мондый кырын алымнан белем бирү үзәкләре булмаган Казан бистәләрендә яшәүчеләр файдалана. Балалары шәһәр мәктәпләренә укырга керсен өчен, аларны Казанда теркиләр.

Иң кызыгы – интернетта мондый вакытлы «прописка» сату буенча тәкъдимнәр дә күп. Хакы да билгеләнгән. «3 ай фатирда «яшәү» бәясе – 3 мең сумнан, 5 ел дисәң, 14 меңнән башлана», – диде Рәмис Мөҗипов.

Ачык булсын, барысы да күрсен. Министрлык шуны истә тотып, мәктәптә электрон чират системасын булдырырга ниятли.

– 2022 елның апреленнән баланы беренче сыйныфка кабул итү турындагы документларны электрон рәвештә бирү мөмкин булачак. Элек онлайн рәвештә гариза гына биреп була иде. Аннары ата-аналар биш көн кысасында мәгариф оешмаларына кирәкле документларны тапшырырга тиеш иде. Һәркем чираттагы үз урынын күреп торачак, – дип аңлатты Рәмис Мөҗипов.

Сер түгел, кайбер мәктәпләрдә белем бирү системасында бер үк нәсел кешеләре эшли. Йә ул директорның тормыш иптәше, йә бик якын туганы булып чыга. Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, министрлык инде ике ел дәвамында мәктәпләрдә мәнфәгатьләр каршылыгын күзәтеп тора.

– Директорның туганнары йә урынбасар, йә баш хисапчы вазыйфаларын били. Быел шундый 43 очрак теркәлгән. Нигездә бу – Кайбыч, Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Әтнә районнары, республиканың көнчыгыш төбәкләрендә. 15 кеше эшеннән алынды, 3 кешенең вазыйфалары алмашынды, – дип аңлатты министр урынбасары.

Аның каравы мәктәптә ата-аналардан акча җыю очраклары кимегән. Рәмис Мөҗипов аңлатканча, 2021 елда ришвәтчелеккә бәйле мөрәҗәгатьләр саны ике мәртәбә кимегән.

2019 елда ата-аналардан акча җыюга карата шикаятьләр саны буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары оешмалары «алдынгылык»ны биләсә, 2021 елда беренчесеннән бер мөрәҗәгать тә килмәгән, Идел буе районыннан дүрт зар килеп ирешкән.

Рәмис Мөҗипов әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең барысы да расланмый. Дөреслеккә туры килгәннәренең күрсәткече – 15 процент тирәсе.

Кайсылары алдынгы?

Ришвәтчелек белән көрәштә кайсы җирлекләр алдынгы? Бирү-алу буенча түгел, көрәштә. Татарстанның икътисад министры урынбасары, Социаль-икътисади күзәтчелек департаменты башлыгы Роман Әмирханов сүзләренчә, Чаллы бу өлкәдә аеруча активлык күрсәтә. Икенче урында – Казан, аннан Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әлмәт районнары. «Бу рейтинг ярдәмендә хакимият органнары ришвәтчелеккә каршы көрәштә куллана торган алымнарына төзәтмәләр кертергә вакыт җиткәнен аңларга мөмкин», – дип шәрехләде ул бу исемлекне.

Журналистлар белән очрашкач, ришвәтчелек белән көрәштә матбугат сүзенең дә үтемле булуын искәрттеләр. Әйтик, бу елның беренче яртыеллыгында ришвәтчелекне фаш иткән 3 меңләп журналист материалы әзерләнгән. Бу да җитәрлек түгел әле. Салават Рәхимов ришвәтчелекне кисәтүдә матбугат чаралары ярдәмгә килә дигән фикердә. Бу да –  бер профилактик алым.

– Әйтик, Нурлат районында бу темага – 42, Чистайда – 35, Минзәләдә 88 материал әзерләнгән иде. Бу – бик әйбәт. Әмма «кызыл зона»да булган районнар да бар. Әйтик, Азнакайда моңа кагылышлы – 5, Югары Осланда – 5, Чүпрәледә 4 материал әзерләнгән. Монда нинди профилактика турында сүз булырга мөмкин инде? – диде Президент киңәшчесе.

Чулпан Гарифуллина

 


Фикер өстәү