Коронавирустан вакцинация узарга теләмәүчеләрне штрафка тартачаклар

Австриядә коронавирустан прививка ясатырга теләмәүчеләрнең һәркайсыннан штраф түләтергә җыеналар. Илдә мәҗбүри вакцинация кертү турында закон проектында прививкадан баш тарткан өчен 7200 еврога (безнеңчә 610686 сум) кадәр штраф түләтү каралган. Бу хакта, Австрия хөкүмәте тарафыннан эшләнелүче документка таянып, “Известия” газетасы яза.

Документ буенча, киләсе елның февраленнән Австриядә яшәүчеләрнең барчасына мәҗбүри вакцинация кертелә. Прививкадан баш тарткан өчен штраф күләме 3600 евро тәшкил итәчәк, ә аны түләмәү дүрт айга кадәр иректән мәхрүм итү белән янаячак. Шул ук вакытта хакимиятнең прививка ясату зарурилыгы турында хатын ике тапкыр инкарь итүчеләр өчен штраф күләме 7200 евро булачак.
Проектта күрсәтелгәнчә, үзләренә прививка ясатырга ярамаучыларга, шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм 12 яшькә кадәрге балаларга бу кагылмый.
Әзер закон проекты 6 декабрьдән соң игълан ителергә тиеш. Моңа кадәр аны Австрия парламентының ике палатасының да хуплавы кирәк.
Сүз уңаеннан, илдә 22 ноябрьдән вакцинация узучылар өчен дә, узмаучылар өчен дә локдаун кертелгән.


Фикер өстәү