Татарстанда тагын 242 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә 242 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән. Авыруны 4 – читтән кертелгән, калганнары элемтә аша йоктырган.

82 кеше хастаханәгә салынган, 160 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 117
2. Яр Чаллы – 34
3. Азнакай – 2
4. Алексеевск – 2
5. Әлки районы – 2
6. Әлмәт – 8
7. Бөгелмә – 1
8. Буа районы – 8
9. Биектау – 4
10. Алабуга – 8
11. Яшел Үзән – 1
12. Кама Тамагы – 2
13. Кукмара – 1
14. Лаеш районы – 4
15. Мөслим – 2
16. Түбән Кама районы – 12
17. Нурлат районы – 9
18. Спас районы – 10
19. Тәтеш – 2
20. Тукай районы – 2
21. Чистай районы – 11

30 ноябрьгә Татарстанда 38 053 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 31 454 кеше, шул исәптән 306сы узган тәүлек эчендә савыккан.

Барлыгы 2 031 392 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 10 530), шуларның 1 549 548е икенче прививкаларын ясаткан.


Фикер өстәү