Милеккә ия булучы балалар өчен салымны әти-әнисенең “Шәхси кабинеты” аша түләргә мөмкин

Балигъ булмаган бала ниндидер милеккә ия булган очракта, аның өчен салым түләү бурычын әти-әнисе башкара.

Шуңа күрә Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә бала өчен салым түләү максатында аңа «Шәхси кабинет» булдырырга киңәш итә.

Хәзер бала өчен салымны ата-ананың «Шәхси кабинеты» аша гына да түләргә мөмкин. Ата-ананың «Шәхси кабинеты»ның «Салымнар» бүлегендә пәйда булган исемлеккә балигъ булмаган балаларны кертергә мөмкин. Шуннан исемлектәге бала өчен үзегезгә уңайлы ысул: банк картасы, онлайн-банк аша салым түлисе генә кала.

Баланы әти-әнисенең «Шәхси кабинеты»на өстәү өчен:

–   баланың «Шәхси кабинеты»н булдырырга. Моның өчен аның паспорты яки туу турында таныклыгы белән теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итәргә;
–  ата-ананың «Шәхси кабинеты»нда «Профиль» бүлегенең «Семейный доступ» битенә, баланың  «Шәхси кабинеты»на запрос юллап, баланы өстәргә;
—  баланың  «Шәхси кабинеты»на күчәргә дә, тиешле төймәгә басып, җибәрелгән


Фикер өстәү