Үзегезне бәхетле тоясызмы? (СОРАШТЫРУ)

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге үзен бәхетле кеше дип саныйИлкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү хзәге үткәргән сораштыруда катнашучыларның 84 проценты шулай дип белдергән. 14 проценты үзен бу исемлеккә кертми икән. “Бәхет күрсәткече” итеп россиялеләр үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеген, яхшы эштә эшләүне, тормыштан канәгать булуны атаган. Сораштыруда катнашучыларның “бәхетсезләре” үзләренең бу халәтен илдәге вакыйгалар, матди хәлнең начар булуы, гаиләдәге мәшәкатьләр белән аңлаткан.

Ә сез үзегезне бәхетле тоясызмы?

Наил Назаров, КФУ мөгаллиме, эколог:

– Бәхетле булу күбесенчә күңел халәтенә бәйледер. Һәр мизгелдә бәхет дигәнең төрлечә тоела, әлбәттә. Тулаем алганда, мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Ике балам үсеп килә, алар исән-сау. Гаилә башлыгы буларак, күбрәк гаиләдәгеләрнең кәефенә, күңел халәтенә игътибар итәсең бит ул. Әгәр аларның барысы да яхшы икән, димәк, син дә бәхетле, күңел һәм җан тынычлыгы бар дигән сүз.

Ләйсән Хәкимуллина, журналист:

– Бәхет өчен күп кирәкми, диләр. Әмма мин моның белән килешә алмыйм. Шәхсән миңа үземне бәхетле тояр өчен күп кирәк. Гади генә нәрсәләр ул, шулай да, санап китсәң хәйранга җитә. Беренче чиратта сүз әти-әни саулыгы, энем, сеңлемнең исәнлеге, туган йорт җылысы, якын дусларым, тормыш иптәшем, яраткан эшем булуы, берникадәр мөстәкыйльлегем турында бара. Боларны бер “пазл” буларак карасак, бер генә мозаика җитми калса, күңел тынычлыгым югала. Ул очракта “ярый әле монысы бар”, “ярый әле исән-сау” дип юанырга гына кала. Бүген исә бәхетле мин. Тик “пазл”га бер нәрсә җитеп бетми…Тиздән анысы да булыр дип өметләнеп йөрим менә.

Ләйсән Шәфигуллина, Арча районындагы Кышкар авылы мәдәният йорты җитәкчесе:

– Курыкмыйча әйтә алам: мин бәхетле! Гаиләм, ике кызым бар. Кызларымның инде үз тормышы. Кечкенәсе оныклар белән сөендерде. Яраткан кешең белән гаилә корып, аннан балалар табу да үзе бер бәхет бит ул! Яраткан эшем бар. 34 ел мәдәният өлкәсендә. Бәхетле булырга нәрсә җитми дигән сорауга җавап та бирә алмыйм. Шөкер, барыннан да канәгать. Дөньябыз тыныч, сугышлар юк. Бәхетле булуымның тагын бер сәбәбе: әти-әнием исән-сау. Аларга булышу, аларның рәхмәтен ишетү шатлык.

Фирдүс Тямаев, Татарстанның атказанган артисты:

– Без барыбыз да бәхетле яшәргә хаклы. Иртән торып, күзне ача алабыз икән, хәлләребез әйбәт дигән сүз. Ашарга – ризык, кияргә – кием бар икән, барысы да яхшы. Зарланырга яратмыйм. Зарланганнарын да. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле мин. Ул миңа шатлыгын да, хәсрәтен дә бирә. Бәхетлемен!

Мәдинә Хәмидуллина, Кайбыч районындагы Кошман мәктәбе укытучысы:

– Бәхет төшенчәсен төрле кешечә төрлечә аңлатырга мөмкин. Дөрес, бәхетле булу өчен әти-әнинең булуы, ярату да, матди, рухи байлык та, сәламәтлек тә кирәк. Яшь барган саен бәхетнең янәшәдә икәнен аңлыйсың. Шөкер, сәламәтлегем, яраткан гаиләм, эшем бар, күрешкәч: “Исәнмесез, апа, хәлләрегез ничек?” – дип сораучы элегрәк укыткан укучыларым бар. Иртән мәктәп ишегеннән кергәч тә, хәзерге укучыларымның шат авазлары каршы ала. Аларның уңышлары да безне бәхетле итә.

 

 


Фикер өстәү