Татарстанда студентлар күпләп агуланганнан соң тәрәзә юу сыекчасы җитештерелә торган цех хуҗасын тоткарладылар

Билгеле булганча, 16 ноябрьдә Салмачы бистәсендәге бер коттеджда студентлар метанол белән агуланган иде. 15 кеше хастаханәгә озатылды. Бер кызны коткара алмадылар – ул хастаханәдә вафат булды.

“Оператив-эзләү чаралары нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре зыян күргән гражданнарның бер кешедән биш литрлы канистр белән алкоголь сатып алганы ачыкланды. Соңрак машина багажнигыннан алар спирт урынына пыяла юучы сыекчаны алалар, аннары аны су белән кушып эчәләр. Экспертиза нәтиҗәләре ачыклаганча, сыеклыкның якынча 30 процентын көнкүреш максатларында файдалану өчен тыелган метанол тәшкил иткән.

Оператив хезмәткәрләр әлеге сыеклык җитештерелгән цехны эзләп. Анда шундый ук 25 мең литр әзер продукция, җиһазлар, пластик савытлар һәм ябыштыргычлар табылган.

Полиция хезмәткәрләре анда кулланучылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч товарны төягән вакытта килә. Бу эш белән җитәкчелек иткән егет тоткарланды», – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.


Фикер өстәү