Нефть: чыгаруны арттырып булырмы?

Россия вирусолог-галиме Анатолий Альтштейн яңа штамм коронавирусны гадәти салкын тию дәрәҗәсендәге авыруга әйләндерәчәк дигән фараз ясый әнә. Сөенечле бу фараз тормышка ашса (тормышка ашу мөмкинлеге иллегә илле дип саныйк әйдә), дөнья икътисады җанлана башларга тиеш бит инде. «Кара алтын» чыгаруны арттыра башларга туры киләчәк. Дөрес, пандемиядән башка да зур кризис көтә безне. Әмма әлегә чимал күбрәк таләп ителәчәк, чөнки чыгаруны 2020 елда бик нык киметтеләр.

ОПЕК+ министрлары әлегә вазгыятьне өйрәнә һәм җир маен күбрәк сатарга бик ашыкмый. Тик АКШ һәм Көнбатыш дәүләтләре ягулыкны күбрәк сорап, көчле басым ясыйлар. 1–2 декабрьдә нефть сатучы төп илләр министрларының хәлиткеч очрашуы көтелә. Ул 29 ноябрьгә үк тагаенләнгән иде, яңа штаммнан куркып чигерделәр. Очрашуда «кара алтын» чыгаруны арттыру мәсьәләсе хәл ителергә тиеш. Уңай хәл ителсә, Россиягә дә скважиналарны тулы куәткә эшкә җигәргә мөмкинлек туа. Әмма россияле нефтьчеләр бер юнәлештә кыенлык кичерәләр: томаланган скважиналарны яңадан сафка бастыру мөмкин түгел диярлек. Бу кварталда ук квота ай саен йөз мең баррельгә арттырылган иде инде, тик ноябрьдә бу мөмкинлекнең яртысы гына файдаланылган.

«Коммерсант» газетасы иң эре өч нефть компаниясе топ-менеджерларының сүзенә таянып, «кара алтын» чыгаруны арттыру өчен куәтләрнең җитмәвен хәбәр итә. «Роснефть» вице-президенты Эрик Лирон 12 ноябрьдә арттыруның хәлдән килмәвен әйтсә, «Лукойл» вице-президенты Павел Жданов потенциалның бетүен 24 ноябрьдә хәбәр итте. «Газпромнефть» җитәкчелеге дә ел ахырына куәтләрнең төкәнәчәген кычкырып әйтеп тора. Бу турыда инде җәй көне үк, ОПЕК+ квоталарны арттыргач, мәгълүм булган. Иске скважиналарны эшләтеп җибәрү өчен, бездә техник мөмкинлекләр һәм технологияләр юк. Безнең климат шартлары шундый: «кара алтын» агымын бер туктаттыңмы, яңадан кузгалту авыр. Ниндидер хикмәтле технологиясен эшләргә кирәк. Вәләкин илдә акчаны технологияләргә тоту гадәте юк диярлек. Галимнәр ач утыра, инженерлар аз ала. Бюджет «бәлеш»е ел саен «силовик»лар файдасына күбрәк киселә.

«Кара алтын» чыгаруны арттыруның бер генә юлы кала – яңа скважиналар бораулау. Бу, бердән, инвестицияләр таләп итә, икенчедән, яңа ятмалар табарга кирәк, өченчедән, техник җиһазлар да сорала. Менә соңгысын безнекеләр чит илдән сатып алырга гадәтләнгән иде. Санкцияләр хәзер ул мөмкинлекне чикләде. Белгечләр, бик тырышсак, нефть чыгаруны 300–500 мең баррельгә арттырып булыр, шуннан күбрәге өметсез, диләр. Россия Энергетика министрлыгының рәсми документлары да «кара алтын» чыгаруның елдан-ел кими барачагын күрсәтәләр. Әгәр кичекмәстән бораулауга керешмәсәк, 2022 ел башында ук арту түгел, кимү башланачак, дип әйтүче белгечләр дә бар.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Яндекс.Дзен


Фикер өстәү