Израиль: «Омикрон»нан башка да

Дөнья икътисадына һәм сәясәтенә коронавирусның «Омикрон» штаммы басым ясавын дәвам итә. Штамм турында рәсми хәбәрләр каршылыклы. Бер яктан аны куркыныч, вакциналанган һәм бер кат авырган кешеләрне дә аямый торган дәһшәтле мутант дип тәкъдим итсәләр, икенче яктан, гаҗәп дәрәҗәдә җиңел уза торган чир китереп чыгара, шул сәбәпле куркырга кирәкми, дип тынычландыралар.

Бу каршылыклы хәбәрләрнең икесенең дә уртак кисешү ноктасын табарга була, әлбәттә. Чир тиз йога һәм тарала, әмма үтерми, дип әйтеп тынычлана аласың, мәсәлән. Көньяк Африка Республикасыннан алган хәбәрләргә караганда, андагы халыкның бер дә исе китми бу штаммга. Вазгыять анда бездәгедән бик аз аерыла. Әмма шулай да килешик: чир таралу бер дә күңелле нәрсә түгел, сакланырга кирәк.

Бикләнү һәм икътисади элемтәләрне өзү чирнең үзе кебек үк куркыныч нәтиҗәләргә китерә. Ливандагы кебек вазгыять килеп туарга мөмкин. Ул илдә исә хәлләр бик авыр. Анда коронавирус турында уйламыйлар да бугай инде, чөнки бөлгенлек чиктән ашты. Битлекле һәм битлексез гыйсъянчылар юлларны биклиләр, шәһәр урамнарында машина көпчәкләреннән учаклар дөрли. Милли валюта үзенең кыйммәтен 90 процентка югалтты, хәерчелек дәрәҗәсе 80 процентны узып китте. Гомумән, хәзерге икътисадта сәер һәм аңлашылмый торган хәлләр җитәрлек. Бәрәңге игүе белән дан тоткан һәм аны үзенең милли ризыгы дип таныган Беларусьта «икенче икмәк» – дефицитта. Базарларда аның бәясе 77–90 процентка арткан. Хакы Россия, Украина һәм Польшадагыдан кыйммәтрәк. Ил бәрәңгене читтән сатып ала башлады.

Изоляция чараларын кертми булмый, билгеле, әмма локдаунга бик сак килергә кирәк. Ливандагы вазгыять туудан бер ил дә имин түгел.

Газета хәбәрчесе бүген, бары тик рәсми хәбәрләргә генә таянып, пандемиягә каршы иң аяусыз көрәш алып барган Израильдәге хәлгә анализ ясады. Бу ил вакциналаштыру дәрәҗәсе буенча беренче урыннарда тора, чит илдән керүчеләрне бик тикшереп кенә кертә, аз гына шик туучыларны да карантинга яба. Локдауннарны бик еш игълан итә. «Нәтиҗәләре ничек?» – дигән сорауга җавап эзлик.

Израильдә дулкыннар бик көчле бара гадәттә. Октябрьдә алар бик авырлык белән дүртенче дулкыннан котылдылар: авыручылар һәм үлүчеләр саны кимеде. Әмма бер-ике атна тынлыктан соң пандемия яңадан баш күтәрә. Үткән якшәмбедә илдә чир йоктыручылар саны арта башлады. Көнлек күрсәткеч – 506 яңа авыру. Израиль халкы татарстанлыларга караганда 2,27 тапкыр күбрәк. Җан башына бүлеп исәпләсәк, бу илдә авыручылар саны якынча бездәге кебегрәк. Татарстандагы вазгыятьне без катлаулы дип санасак, Израильдә уңай дип исәпләнә, чөнки дулкынның пигында көнлек авыручылар саны 5–6 меңгә җиткән чаклар бар иде. Алар хәзер яңадан «пик»ка таба бара. Шимбә көнне хастаханәгә салынучы 168 кешенең 128е авыр хәлдә. Гыйбриләр бишенче дулкынның башланып килүе турында рәсми рәвештә игълан итте. Илдә инде «Омикрон»ны йоктыручылар саны арта. Бер табиб штаммны чит илдән алып кайткан кардиологтан йоктырды. Гыйбри табиблары барысы да өч тапкыр вакцина ясатты, тик «Омикрон»нан, күрәбез, имин түгелләр. «Галәм гүзәле» конкурсына барган бер чибәркәй дә Израильгә коронавирус алып кайтып бикләнеп утыра. Хәлләр менә шундый. «Омикрон»ның авыр нәтиҗәләргә китермәвенә өметләник инде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов

Фото: moskvichi.net


Фикер өстәү