Чәкчәк кенә димәгән: Татарстанда җәяүлеләр өчен махсус туристик маршрут

Якын киләчәктә Татарстанда җәяүлеләр өчен махсус туристик маршрут барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов хәбәр итте.

«Аны булдыру өчен Татарстанда да мөмкинлекләр җитәрлек. Табигатебез бик матур. Идел һәм Чулман буйларында тарихи һәм мәдәни яктан истәлекле урыннар, авыл туризмы объектлары шактый. Бүген туристлар табигатькә якын булуны өстенрәк күрә. Ил сукмакларыннан сәяхәт итү – туризмның экологик яктан иң чиста төрләренең берсе. Бик күп кешеләрне үзенә җәлеп иткән мондый проектлар Канада, Испания, Израиль кебек илләрдә уңышлы гына эшләп килә», – дип белдерде Сергей Иванов.

Комитет башлыгы фикеренчә, мондый проектны Россиядә дә оештырып булыр иде. «Татарстан бу проектны беренчеләрдән булып тормышка ашыра ала. Тиешле юнәлешне сайлау гына җитми, эшмәкәрләр, җир участогы, шәхси сектор хуҗалары белән берлектә эш алып барырга да кирәк», – ди ул. Проектның Татарстанга кагылышлы өлеше эшләнгән инде. Әмма Сергей Иванов аның нидән гыйбарәт булачагын сер итеп калдырды. Бу хакта 5–7 декабрь көннәрендә Татарстанда узачак «Киләчәк ориентирлары» форумында җентекләбрәк сөйләргә җыеналар.

Сергей Иванов фикеренчә, Татарстанда аш-су туризмын да үстереп булыр иде. «Республиканың һәр районында моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Бездә үзенчәлекле ризык әзерләүче аш-су осталары бик күп бит. Без аларның кайберләрен белеп тә бетермибез. Дөнья күләмендә танылган унлап милли ризыгыбыз тирәсендә әйләнеп йөрибез. Чынлыкта исә безнең халыкның мәдәниятен, үткәнен күрсәткән ризыклар бик күп. Татарстанның һәр районында әнә шундый үзенчәлекләрне ачып, аларны туризм продуктына әверелдерергә кирәк», – ди комитет башлыгы.

Күптән түгел Мәскәү метросындагы бер поездны ил төбәкләре күренешләре белән бизәгәннәр. Алар арасында Казан да бар. Сергей Иванов моны республикага туристлар җәлеп итәрдәй тагын бер нәтиҗәле чара дип атый. «Мондый поездда көн саен бик күп кеше йөри. Татарстанга килгән туристларның күбесе – Мәскәүдән. Туризм буенча федераль агентлык мондый алымнар ярдәмендә төбәкләрдәге туризм үсешенә бик зур этәргеч ясый», – дип саный Сергей Иванов.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү