Мамадыш фермеры сыерларга җиләк-җимеш ашата

Фермер башта ике ел колхозда экономист булып эшли. Әмма бу һөнәре белән генә ерак китеп булмасын аңлый ул. Шуңа да туган авылыннан читкә китмичә, эшкә тотына. Шәмәк авылында яшәүче Илнар Газизҗанов 100 дән артык мал асрый. 2017 елның көзендә 20 сыер алып кайта ул. Маллар үрчетү шуннан башлана.

– Авылда үз кибетебез бар. Шунда товарга баргач, җиләк-җимеш сатучылардан малларга да тәмле ризыклар алып кайтам. Маллар кавын, карбыз, мандарин, әфлисун, виноградны бик яратып ашый. Әле менә бер көнне гранат та ашатып карадым. Җиләк-җимеш ашаган хайваннарның сөтләре тәмлерәк була. Алма, слива, йөзем яки башка тәмле җимешләрне күрүгә, күзләре ялтырап китә. Маллар авырмасын өчен җимешләрнең күләмен контрольдә тотам, – ди ул. – Малларны инстаграмга куя башлагач, ниләр генә язмыйлар. Җиләк-җимеш ашатуыма ачулары да килә. Төрле начар сүзләр язалар. Кайберләре мохтаҗларны ашат, ди. Тик ул мохтаҗларның бер дә эшлисе килми. Маллар карашалар икән, рәхәтләнеп тамакларын туйдырырмын. Тик хәзер кеше эшләргә теләми.


Илнар маллар тоту да җиңел түгел, ди. Соңгы елларда малга ризык юнәтү өчен дә кесәдә акчаң булу кирәк.
– Өйдә эшләмичә ятсаң, берәү дә китереп бирми бит. Авылда яшәп калганбыз икән, тормыш алып барасы бар. Өч бала үстерәбез. Кызым белән улым Казанда укыйлар, өченчесе кечкенә әле. Авылда матур яшим дисәң, тир түкмичә генә булмый. Тырышырга кирәк. Хатыным белән иртәнге 7дән кичке 10 га кадәр эштә без. Бергә тапкан малның гына кадере бар. Балаларны да эшкә өйрәтеп үстерәбез. Алар да акчаның каян килгәнен белергә тиеш, – ди Илнар.


Илнар бик хыялый кеше булып чыкты. Туган җирен яратып яши ул. Фермерның тырыш хезмәтен Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та күрә. Үсендереп рәхмәт сүзләре ишеттереп торалар.
– Киләчәктә ишәк һәм тәвә кошларын үрчетмәкче булам. Районда беренчеләрдән булып үзенчәлекле ферма оештырасым килә. Хыяллар күп, шуларны чынга ашырыр өчен көч һәм сәламәтлек кирәк. Без эштән курка торган кешеләр түгел, уйлаганбыз икән, барысы да булыр. Сезне шул фермаларга кунакка чакырырбыз әле, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү