Татарстандагы һәр эшмәкәр яңа чикләүләр шартларында дәүләт ярдәменә өмет итә ала

Бу хакта республиканың эшмәкәрләр йортында узган очрашуда VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин хәбәр итте.

Депутат сүзләренә караганда, коронавируска каршы кертелгән яңа чикләүләр шартларында кече һәм урта эшмәкәрләр, ярдәм сорап, ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.
«Дәүләт органнары, эшмәкәрләрнең хәленә кереп, хезмәт хакы түләү өчен минималь хезмәт хакы күләмендә субсидия, 3 процент ставка белән ташламалы кредит бирүне күздә тоткан ярдәм чаралары кабул итте», – ди Айдар Метшин.

Халыкны яман чирдән саклау максатында QR-кодлар кертелүне җәмгыять һәм эшмәкәрлек өчен шау-шулы вакыйга булды дип саный ул. Бу уңайдан Россия хөкүмәте яңа кагыйдәләр аркасында аеруча зыян күргән эшмәкәрлек тармакларына дәүләт ярдәме күрсәтү турында карар кабул итте.
«Без, хөкүмәтнең закон чыгару һәм башкарма органнары, Татарстандагы эшмәкәрләрнең бу мөмкинлектән файдалануын телибез. Аларның берсе дә ярдәмнән читтә калырга тиеш түгел», – диде Айдар Метшин.
Сүз уңаеннан, якын арада Татарстанның яшь эшмәкәрләренә дә финанс ярдәме күрсәтәчәкләр. «Старт» микрозаемы кысасында алар минималь ставка буенча (елга 4,5 процент күләмендә) кредитка өметләнә ала.
Микрозаем Татарстан югары уку йортлары студентлары һәм аны тәмамлаучылар өчен Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды тарафыннан эшләнгән. Программа үз акчаңны кертмичә үз эшеңне ачуга башлангыч капитал алу мөмкинлеге бирә.
Микрозаем 4,5 процент белән 3 айдан 24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр бирелә. Программа югары уку йортын тәмамлаучылар өчен 12 ай дәвамында гамәлдә. Ул вакытка заем алучы соңгы 6 ай дәвамында кече һәм урта эшкуарлык субъекты сыйфатында теркәлгән булырга тиеш.
Гариза бирү шартлары һәм документлар турында тулырак мәгълүмат Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды сайтында урнаштырылган. Гаризалар 30 декабрьгә кадәр порталда кабул ителәчәк. Портал Татарстанның кече һәм урта эшмәкәрлеге өчен булдырылган һәм бердәм тәрәзә форматында эшли. 8(843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган эшмәкәрлеккә ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.


Фикер өстәү