Киләчәктә һава торышыннан нәрсә көтәргә?

Көз – көзгә, кыш кышка охшамаган хәзер. Агачлар ут янып утырган сентябрьдә кар төшә. Җир өстенә, ниһаять, кар ятты дип сөенергә дә өлгермисең, коеп яңгыр яварга тотына. Һәрхәлдә, быелгы кышны әнә шундый елак һава торышы белән каршыладык. Табигать елдан-ел саташа, кыскасы. Галимнәр исә бу саташу киләчәктә бик кыйммәткә төшәргә мөмкин дип кисәтә.

Кышкы яңгыр файдага?

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, быелгы кыш артык салкын да, җылы да түгел – нормада булачак, дип фаразлый. «Узган ел да кыш салкын килә, диделәр. Нормаль кыш булды ул. Ике ел рәттән кыш җылы килгәнгә генә безгә бик салкын кебек тоелды ул. Узган кышта озакка сузылган салкыннар булмады. Ә менә быел кышның икенче яртысында озакка сузылган салкыннар булырга мөмкин. Мартның беренче яртысы да салкын булырга охшап тора. Быел җәй коры килде бит. Бу шуның белән бәйле», – ди тәҗрибәле халык синоптигы.

Әмир Шәрәфиев сүзләренә караганда, табигатьтә 100 елдан соң бөтен нәрсә кабатлана. Билгеле булганча, 1921 елда бик нык корылык булган. Быел да шундый ук корылык кабатланды. «Узган ел ноябрь аенда җиргә бер бөртек кар төшмәде. Карсыз суык булды. Уҗымнар да зыян күрде. Быел алай түгел. Кыш бик яхшы килә. Декабрь башындагы яңгырдан да куркырга кирәкми. Бу җылыту файдага гына. Декабрь башында күзәтелә торган агач сарысын чыгару дигән күренеш инде бу. Унбиш градуска кадәр суытканнан соң яңгыр ява да агачлардан сары тамчы тама. Агачларның ботакларына су тула да катып кала. Ул бөҗәкләргә дә, агачның тамырларына да файдалы. Кыш башында яуган яңгырларның уҗымнарга да зыяны юк», – ди Әмир абый.

Игенчеләр исә башка фикердә. Кукмара районының баш агрономы Илдар Габбасов сүзләренә караганда кыш башында яуган яңгырларның уҗымнарга бер файдасы да юк. Күпьеллык печән дә черергә мөмкин», – дип борчыла белгеч. Синоптиклар исә алдагы көннәрдә дә җылы һава торышы вәгъдә итә. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, декабрьнең беренче ае республикада нормадан 5–6 градуска җылырак булачак, явым-төшем нормадан якынча 20 процентка артыграк булыр дип көтелә.

Чәчне дә үзгәртәчәк

Соңгы елларда глобаль җылыну дигән сүзләрне торган саен ешрак ишетергә туры килә. Табигатьтә барган кискен үзгәрешләрне дә галимнәр әнә шуның белән бәйләп аңлата. Климат үзгәрешләре буенча хөкүмәтара белгечләр төркеменең (IPCC) докладында китерелгән мәгълүматларга караганда, соңгы чирек гасыр эчендә җир йөзендә уртача һава температурасы 1,5 градуска җылынган. Дөнья океанының биеклеге 20 сантиметрга күтәрелгән. Алга таба да болай дәвам итсә, җир йөзендәге күп кенә төбәкләр су астында калырга мөмкин дип чаң суга белгечләр. Бу афәтне үз җилкәсендә татучылар да бар инде. Бу урында Бангладешта, Германиянең көнбатышында булган көчле су басу аркасында йөзләрчә кешенең торыр җирсез калып, башка илләргә күченеп китәргә мәҗбүр булуын искә алу да җитә.

Иң гаҗәпләндергәне шул: глобаль җылыну аркасында җир йөзендәге бар тереклек, шул исәптән кеше организмы да зур үзгәрешләр кичерергә мөмкин икән. Һиндстанның «Sasapost» басмасында дөнья күргән фәнни тикшеренү нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Баксаң, һава җылына барган саен кеше организмында меланин дигән пегмент күбрәк эшләнә бушлый. Билгеле булганча, ул кешенең тән, чәч, күз төсе өчен «җаваплы». Димәк, Җир шары глобаль рәвештә җылына барган саен, кешеләрнең тышкы кыяфәтләре дә үзгәрергә мөмкин.

Тикшеренү уздыруда катнашкан галимнәрнең берсе, биолог Сара Райдинг сүзләренә караганда, климаттагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә кешенең орган һәм тән өлешләре дә үзгәреш кичерәчәк. «Глобаль җылыну аркасында акрынлап кешеләрнең тән өлешләре белән баш мие кечерәячәк. Соңгысы аеруча куркыныч. Баш мие кечерәю аркасында кешенең хәтере начарланырга, сөйләмдә тоткарлыклар барлыкка килеп, уку, акыл хезмәте авырдан бирелә башларга мөмкин», – дип фаразлый белгеч.

Ноябрь рекорд куйды

Табигатьтән киләчәктә тагын нәрсә көтәргә? КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Һиндстан галимнәренең фикере белән килешеп бетми. «Хәзерге вакытта без, дөрестән дә, глобаль җылыну чорында яшибез. Күптән башланган үзгәрешләр бу. Әмма 1979 елдан башлап җир йөзендәге глобаль җылыну белән бәйле үзгәрешләр аеруча зур тизлектә бара. Моңа табигать тә җавап бирмичә калмый. Анда да киеренкелек арта. Су басулар, корылык, явым-төшемнең кирәк чакта яумыйча, кирәкмәгән чакта төшүе – бар да шуның галәмәте», – ди белгеч.

Доцент сүзләренә караганда, Җир шарының җылына баруының иң төп күрсәткече – җылы кышлар. Быелгы декабрьне дә белгечләр гадәттәгедән салкынрак булыр дип фаразлаган булган. Чынлыкта ни булганын үзебез күреп торабыз. «Илнең Гидрометеорология үзәгенең яңартылган фаразларына караганда, декабрьнең беренче декадасында һава температурасы нормадан югарырак булыр дип фаразлана. Норма дигәндә 6–7 градус салкынлыктагы уртача тәүлек температурасы күздә тотыла. Декабрьдә явым-төшем дә күп булачак», – ди Тимур Әүһәдиев.

Быелгы ноябрь аеруча рекорд куйды. Шушы бер ай эчендә республикада 95 мм явым-төшем яуган. Соңгы тапкыр ноябрь аенда мондый рекорд 2002 елда куелган булган. Ул чакта җир өстенә 107 мм явым-төшем төшкән. Соңгы 200 ел эчендә Казанда уртача һава температурасы 4,5 градуска күтәрелгән. «Бу – бик зур күрсәткеч. Безнең илдә глобаль җылыну бөтен Җир шарында барган үзгәрешләр белән чагыштырганда 2,5 тапкыр тизрәк бара. Моның уңай яклары да бар. Әйтик, глобаль җылыну аркасында моңарчы чикле вакытка гына ачык булган Төньяк диңгез юлы ачыла. Бу икътисади яктан бик отышлы. Кыш соң килү, иртәрәк тәмамлану аркасында ягулык сезоны да кыскара. Халык өчен монысы да отышлы», – ди Тимур Әүхәдиев.

Белгечләрнең глобаль җылыну аркасында киләчәктә бик күп төбәкләр су астында калырга мөмкин дигән фаразы белән килешми ул. Һәрхәлдә, безгә андый куркыныч янамый дип ышандыра. «Бу куркыныч, нигездә, утрауда урнашкан дәүләтләргә яный. Дөрес, безнең Сочи, Санкт-Петербург шәһәрләре дә суга бәйле. Әмма бу шәһәрләргә төзелгәндә үк су басу куркынычын кисәтүче барлык шартларны истә тотып нигез салынган. Киләчәктә табигатьнең ничек «кылануы» күбрәк үзебездән тора. Әлегә бөтен дөнья күләмендә 2100 елга кадәр температура үзгәрешен 2 градустан да арттырмау бурычы куелган. Моның өчен кешелек альтернатив энергия чыганакларына күчәргә тиеш», – ди ул.

Күчмәсе дә кышларга кала

Шул ук Һиндстан басмасында урын алган үзенчәлекле тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, глобаль җылынуга кош-кортлар җайлаша башлаган инде. Баксаң, 1871 елдан бирле Австралия попугайларының томшыгы 10 процентка зурайган икән. Галимнәр шушы ук җылыну аркасында тычканнарның очлыклары да зурайган дип ышандыра.

Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов исә моның сәбәбен бөтенләй башкада күрә. «Попугайларның томшыклары зураю җылылыкка бәйле түгел. Үзебездәге кара карга, чәүкә, күгәрченнең томшыкларына гына игътибар итеп карагыз. Хәзер аларның да томшыкларына үзләренә хас булмаганча үсеп, бөгелеп тора. Ник дигәндә, бүген алар, нигездә, чүплекләрдә туклана. Аннан организмнарына төрле матдәләр эләгә. Шуның аркасында томшыклар да үзгәреш кичерә», – ди ул.

Ә җылы якка китә торган күп кенә кошларның соңгы елларда кышны үзебездә уздыруын шушы климатик үзгәрешләр нәтиҗәсе дип саный белгеч. Әйтик, кыр үрдәкләре дә күлләрдә боз катканчы җылы якка китми. Кышын кара карга очрату да гадәти күренешкә әверелеп була. Узган ел кыш көне Түбән Камада сыерчык күрүчеләр дә булды. «Быел көз җылы булгач, күчмә кошлар бездә ноябрьгә кадәр кунак булды. Шул ук вакытта бездә кышлый торган карабүрек, чечетка дигән кошлар да килеп җитте. Тегеләре дә килеп җитте, болары да китеп бармады, кыскасы. Быелгы ноябрь безнең өчен әнә шундый кызык вакыйга белән истә калды», – ди Илгизәр Рәхимов.

Күпләр кошларның үз-үзен тотышына карап һава торышындагы үзгәрешләрне фаразларга ярата. Илгизәр әфәнде исә, кошларга караганда, үсемлекләр белән бәйле сынамышлар расрак килә дигән фикердә. «Миләш күп булган елны кыш салкын килә, диләр. Быелгы миләшнең күплеген үзегез күреп торасыз. Кыш, дөрестән дә, салкын килерме-юкмы – карарбыз», – ди орнитолог.

Һава торышы кисәк үзгәреп торган көннәрдә әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә сизгер кешеләргә аеруча кыенга туры килә. Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Регина Ахунова сүзләренә караганда, мондый көннәрдә хроник чирләре булган, аеруча йөрәк-кан тамыры авыртуларыннан интеккән кешеләрдән сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булу сорала. Аларга активлыкны киметергә, ерак юлга чыгудан, очрашу-күрешүләрдән тыелып торырга кирәк. Һава торышындагы үзгәрешләр вакытында кешенең кан басымы уйнарга, буыннары, биле сызларга, кәефе төшәргә дә мөмкин.

 

Регина Ахунова һава торышындагы кискен үзгәрешләрне җиңел генә үткәрү өчен түбәндәге киңәшләргә дә колак салырга чакыра:

Һава торышы үзгәрешләренә сизгерлек дәвалауга бирешми. Аның билгеләрен игътибарсыз калдыру аркасында кешенең хәле тагын да авыраерга мөмкин. Шуңа күрә бу чорда кеше кәефсезләнә башлауга ук тиешле чарасын күрергә тиеш.

Һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешегә, иң беренче чиратта, йокы режимын бозарга ярамый. Йокы вакыты 6–8 сәгатьтән дә кимрәк булмасын! Матрас белән мендәр сыйфатлы материалдан тегелгән, уңайлы, бүлмә җилләтелгән булырга тиеш.

Бу чорда начар гадәтләрдән баш тарту, каһвә, алкогольле эчемлекләр куллану, баллы ризык ашаудан тыелып тору хәерле.

Түлегенә ким дигәндә ике литр су эчүне дә гадәткә кертегез. Әмма йөрәк-кан тамыры, бөер авыруы булган кешеләргә суны табиб белән киңәшләшеп кенә эчәргә кирәк.

Туклану да игътибардан читтә калмасын. Һава торышы үзгәргән чорда авырдан эшкәртелә торган, майлы ризыклардан баш тартыгыз. Дөрес тукланмау аркасында сару кайнау, эч күбү, эч китү башланса, хәлегез тагын да авыраячак.

Бу чорда йога белән шөгыльләнү, йөзү, саф һавада җәяү йөрү, бакчада эшләү дә файдага гына булачак.

 

Декабрь аена халык сынамышлары

* Декабрьнең егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.

* Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлык уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.

* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

* Карсыз декабрь – коры яз билгесе.

* Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.

* Декабрь җилле икән, март җылы була.

* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.

* Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

 

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү