Рәхмәт, табиб! Яшәр өчен җиңү

«Дөньяда шулкадәр күп матурлык, язар өчен җим бар, сезгә әле дә шушы коронавирус тирәсендә бөтерелергә туры килә» Республика клиник хастаханәсенең «кызыл зона»сына озатучы шәфкать туташы борчулы күзләре белән миңа төбәлә. Чирнең кешелеккә нык итеп ябышканын аңлый, сәламәтлеккә генә түгел, яшәү рәвешенә, тормышкөнкүрешкә тәэсир итүен белә инде ул. Аның сүзләре белән дә килешми хәл юк, тикМин исә ни өчен язуыбызны аңлатырга тырышам: авыруның барлыгына ышанмаучылар, вазгыятькә битараф кешеләр шактый бит. Ышандыру өчен күрсәтергә, сөйләргә кирәк. Хәер, шәфкать ияләре үзләре дә икеләнеп торган кешеләрне «кунакка» дәшәргә әзер. Чирләүче буларак түгел, билгеле.

Чир яшькә карамый

Бу юлы «кызыл зона»га Республика клиник хастаханәсенең вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпитале җитәкчесе урынбасары Сәяр Сираҗетдинов белән кердек. Махсус кием кигәндә үк, вакцина ясатуым, чирләвем турында кызыксындылар. Хәтерләсәгез, «кызыл зона»га тәүге тапкыр кергәндә вакцина ясатмаган идем әле. Моның өчен шелтә дә ишеттем. Хәзер исә аңлы булуым өчен мактадылар. Йогышлы авырулар ята торган госпитальдә үлем белән тартышып ятучыларның күпчелеге исә – прививкасыз.

Коронавирус таралу алган, госпиталь ачылган көннән башлап биредә эшли инде Сәяр Сираҗетдинов. Ике ел ял иткәне юк. Ике еллык киеренке, көнне төнгә ялгаган хезмәт…

– Нәкъ шушы коронавирус башланыр алдыннан ялга китәсе кеше идем мин. Калдым. Минем эшне кем эшләр? «Сменам бетте, сау булыгыз», – дип китеп булмый ич, – дип сөйли табиб. – Җиңел түгел инде. Әмма эшли-эшли ияләшәсең. Эшебез шул бит.

Сәяр Сираҗетдинов «кызыл зона»да үткәргән ике сәгать эчендә бу сүзләрне бер генә кабатламаячак әле. Сырхауларның рәхмәтле карашларына да, безнең аптырау катыш борчулы сорауларыбызга да җавабы ул аның.

…Госпитальнең реанимация бүлеге мөдире Илдар Мөслимов сүзләренчә, ревакцинация вакыты җиткән кешеләр дә чирли башлаган. Шуңа да кабат вакцина ясатуны озакка сузмаска киңәш итә белгеч. Реанимациядәге вазгыятькә килгәндә, сырхаулар арасында авыр хәлдәгеләр күп. «Коронавирус яшәрде, дибез. Әлбәттә, өлкәннәребез дә авырый. Яшьләр реанимациягә кадәр үк килеп җитми иде. Хәзер аларны да үлем тырнагыннан йолкып алырга туры килә. Яшьләр дигәндә, 1970 нче еллардан соңгыларны күздә тотабыз инде. Әле беркөнне 1993 елгы бер кызны дәваладык», – дип сөйләде ул.

– Дөрестән дә, элегрәк чир өлкәнрәкләрне – 60 яшьтән узганнарны аяктан ега иде. Хәзер яшь кешеләр дә күп, – дип җөпли аның сүзләрен Сәяр Сираҗетдинов.

– Бер атналык чикләү булды бит. Бу вакыт аралыгында нидер үзгәрдеме?

– Сүз дә юк, булышты ул. Эшне азга гына булса да киметте. Реанимация шыплап тулган иде бит инде, – ди Илдар Әнвәрович.

…Тәҗрибәле табиб-инфекционист Ләлә Галиева, коронавирус йоктырган кеше хисләргә бирелсә, аны дәвалау җиңел түгел дигән фикердә.

– Безгә эләккән кешеләр бик борчулы, хәсрәтле була бит. Эмоцияләрне йөгәнли алмау яхшыга илтми. Вирус бик катлаулы. Ул – кеше организмы өчен сынау. Кеше үзен ничек тота, бу бик мөһим. Төрле кеше төрлечә авырый, – дип аңлата ул. – Сырхауларның төрлесе бар. Үзләрен дорфа тотучыларны да аңларга була, чөнки һәркайсыбызның күңелендә кечкенә бала яши. Ул һәрвакыт канәгать булмый. Андыйларга тыныч кына барысын да аңлатабыз. Гадәттә, шундый дорфа сырхауларыбыз канәгать, рәхмәтле булып өйләренә кайтып китә.

Хастаханәгә эләкмәс өчен нишләргә соң? Ләлә Илдусовна бу җәһәттән менә нинди киңәшләрен бирде:

– Иң элек, тормыштан канәгать булырга, төшенкелеккә бирелмәскә. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану мөһим. Суны күп итеп эчәргә кирәк. Һәр көннең, һәр очракның уңай ягын табыйк.

Берлинны алган кебек

Нурия апаны «палатаның кәефен күтәрүче» дип таныштырдылар. 88 яшен тутырган. Олы яшьтәге апа чирне шат күңелле булуы аркасында җиңгәндер дә.

– Алга китеш бар, дип әйтергә кердегезме, бәбкәем? – дип сорады ул, табиблар белән мине күргәч. Шәфкать ияләре сөендерде үзен.

– Нурия апа терелүгә таба бара. Үпкәләрен тикшердек, чире юк инде. Нурия апа – шат күңелле, позитив, аннан гел яхшы кәеф бөркелә. Кешенең эчке халәте дә бик мөһим, – диде Ләлә Илдусовна.

– Нурия апаның нинди сканвордлар чишкәнен күрегез сез! – дип сүз кыстырып куя янәшәсендә яткан күршесе. Чынлап та, кешегә тизрәк терелергә Ләлә Илдусовна әйткән күңел көрлеге дә, аң-зиһен сафлыгы да булыша шул.

Ноябрь урталарында хастаханәгә эләгә Нурия апа. Моңа кадәр берничә көн өйдә дәваланган. Чирне ничек эләктергәнен тәгаен генә әйтә алмый. Кирәксә-кирәкмәсә урамга да чыгып йөрмәгән.

– Якты дөньяның рәхәтен күреп, риза булып, «Аллаһка шөкер» дип яшәргә кирәк бит. Бәбкәем, болай авырган юк иде. Тереләм икән әле, Аллаһы Тәгалә биргән гомерне яшәргә кирәк, – ди әбекәй. – Табибларга рәхмәт. Исәнлек-саулык телим аларга. Сугыш елларында абыйлар: «Вперед идем, Берлин берем», – дип хат язалар иде. Без дә шулай ук хәзер. Чирне җиңәбез.

«Яшәргә кирәк икән ул!»

Ринат абыйга – 63 яшь. Таныш терапевты еш кына аңа: «Вакцина ясатыгыз. Чир йоктырсагыз, җиңелрәк кичерерсез», – дип әйткәләп торган. Кызганыч, Ринат абый бу сүзләргә вакытында колак салмый, прививка кадатырга өлгерми. Аннан хастаханәгә эләгә. Коронавирустан тернәкләнүне кискенләштерә торган өстәмә авырулары – шикәр чире дә бар икән әле аның.

– Чирне ничек эләктергәнбездер инде, белмим, кем әйтмешли, шулай килеп чыкты. 5 ноябрьдә хастаханәгә кереп яттым. 25 көн дәваланам инде, – ди дә Ринат абый, туктап кала. Күренеп тора: аңа авыруны ничек кичерүе турында сөйләргә кыен. – Төнлә сәгатькә карыйсың да: «Кайчан 1 тулыр икән, аннан соң, көн туар икән», – дип кенә уйлыйсың. Кислородта да яттым. Шунысын аңладым: безнең халык ярдәмчел икән ул. Кислород битлегеннән йөргәндә, бәдрәфкә бару да кыен иде. Палатадагы егетләр булышып торды. Кулдан тотып, алып баралар иде. Аларга рәхмәт кенә! Кемнең кемлеге авыр чакта беленә. Вакцина ясатырга кирәктер дигән фикергә килдем. Юкка гына тәкъдим итмиләр бит инде аны. Барыбер файдасы тия. Бу кадәр авыр булмас иде.

Ринат абый тормышка хәзер бөтенләй бүтәнчә карый башлаган.

– Яшәү кадере турында да, кешеләр турында да уйлыйсың икән… Яшисе килә, яшәргә кирәк икән! – ди әңгәмәдәшебез, телефонына төртеп. – Менә шушыңа оныгыбызның фотосурәтләрен җибәреп торалар. Үстерәсе килә, аларны күрәсе килә. Алар өчен яшәргә дә яшәргә, тырышырга кирәк әле, дим!

Ринат абый медицина хезмәткәрләренә бик рәхмәтле.

– Без аларны күзләреннән генә таныйбыз инде. Күренеп тора: арыйлар, авыр аларга. Әмма бирешмиләр. Афәрин аларга! Исәнләшеп, хәл белешеп торалар. Ягымлы итеп сөйләшәләр. Алардан начар мөнәсәбәт күргән юк. Мин аларны кешедән дә катырак кеше дип саныйм, – ди ул һәм янәшәдә басып торган Сәяр Дамировичка, укол кадап йөрүчеләргә ымлап:

– Менә шушыларга рәхмәт! Үз эшләрен яратып башкаралар. 25 көн эчендә беренче генә күрмим инде бу егет-кызларны. Сәламәтлек ташламасын аларны. Әле берсе: «Абый, отпускыга китәм, тернәкләнегез», – дип саубуллашып киткән иде. Кайтты да, мине күрде дә: «Сез әле дә ятасызмыни?» – дип шаккатты. «Сезне көтәм!» – дип шаярттым. Бу чирне һичшиксез җиңәргә кирәк. Мондый табиблар булганда, бигрәк тә, – ди.

Ринат абый газетабызга карата да битараф кеше түгел. Гомумән, татар матбугатын яратып укыйлар икән. Гаиләләре белән актив ял яраталар. «Ходай насыйп итсә, кайткач, урманда йөрербез, саф һава суларбыз дип хыялланам. Булыша ди бит. Мин үзем дә чаңгыда йөрергә яратам. Спорт залына да йөри идем. Әле минем барысы да алда!» – ди ул.

Нәтиҗәсе күз алдында

Сәяр Сираҗетдинов сүзләренчә, вакцина ясату башланганчы, чикләү чаралары кертелгәнче, коронавирус түгелме дигән шик белән көненә 200ләп мөрәҗәгать итүче булган. Шуларның яртысын хастаханәдә алып калганнар. Хәзер хәлләр башкача.

– Чикләүләрнең нәтиҗәсе юк түгел. Хәзер 70ләп мөрәҗәгать булырга мөмкин. Шуларның берничә дистәсе хастаханәдә кала. Әнә шул саннарга карап, уңай үзгәреш барлыгын чамалыйбыз, – диде табиб. – Беренче чорда медицина хезмәткәрләре өйләренә дә кайта алмый иде бит. Хәзер инде эштән соң өенә дә кайта, балаларын да күрә. Вакцина ясатуның да файдасы бар. Ул саклагыч кебек. Мин үзем дә былтыр чирләп алдым, март аенда «Спутник V» ясаттым, октябрьдә ревакцинация уздым. Шөкер, мин тыныч, саклану чарасын күрдем.

Чикләү чараларының медицина тармагы өчен эзсез югалмавына тагын бер дәлил китерде Сәяр Сираҗетдинов. Ул мине сырхауларны кабул итә торган урынга алып барды. Коридор тулы кеше, шау-шу булыр дип көтсәм дә, киресе күзәтелде.

– Күмәк вакцина ясату башланганчы, моннан кеше өзелми, чират, басып торырга урын юк, конвейер сыман иде, – диде ул. Аның сүзләрен теркәү бүлегендә утырган апалар да раслады. – Чикләүләр кертелә барган саен, кеше саны да кимеде. Әлбәттә, бу безнең эш бетте дигән сүз түгел. Әмма ыгы-зыгы юк, тынычлап эшләп була.

 

P.S. «Кызыл зона»дан чыккач, бернинди киртәләрсез, махсус җайланмаларсыз гына мөстәкыйль сулыш алуның никадәр рәхәт булуын аңлыйсың. Ә сулыш алып кем туйган? Дөньяның матур төсләре-исләре бетмәгән бит әле. Озатканда да Сәяр Дамирович: «Сәламәт булыгыз берүк»,  – дип теләп калды. Сау-сәламәт булу. Һәркем өчен дә кадерле, кирәкле төп теләк шул хәзер.

 

САН

«ВТ» хәбәрчесе хастаханәдә булган көнне, госпитальдә 295 кеше дәвалана иде. Тәүлегенә 20 тирәсе кешене дәвалап, өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү