«Сатучысыз кибет»ләрне авыл халкы ничек кабул иткән?

Узган ел Балык Бистәсе районында «Сатучысыз кибет» проекты тормышка ашырыла башлады. Заманча кибетләр 7 авылда эшли. Әлеге яңалыкны авыл халкы ничек кабул иткән? Кибеткә йөрү мәшәкать тудырмыймы? «ВТ» хәбәрчесе, Балык Бистәсе районына барып, «акыллы кибетләр» тәҗрибәсе белән танышып кайтты.

Сатучылар җитми

Балык Бистәсе районында бүген 13 авылда кибет юк. 19 авылга кирәк-яракны автокибетләр илтә. Шул ук вакытта райпо системасындагы кибетләргә гариза биреп, он, шикәр комы һәм башкасын китерү дигән нәрсә дә бар. Сатучысыз кибетләр буенча да сынау бара. Кибет проблемасын нигездә шундый ысуллар белән хәл итәргә тырышалар.

Цифрлы кибетләр турында Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдиновның  фикерен белештек.

–  Бу – сынау проекты. Тик торганда гына мондый кибетләр системасы булдырылмады. Район башлыгы булып билгеләнгәч, авылларга халык җыеннарына йөрдек. Чыршылы елга (халык аны күбрәк рус телендә Шестая речка дип йөртә. – Авт.) авылына баргач, халык, кибет кирәк, дигән гозерен җиткерде. Авылда модульле кибет бар, әмма ябык. Ни өчен дигәндә, кибетче юк. Ни өчен кибетче юк? Хезмәт хакы аз, кеше аз йөргәч, табыш юк. Чыршылы елга халкы, безгә ипи, сөт кирәк, диде. Кечкенә авылларда мондый проблема бар. Автокибетләр йөри, ләкин алар көн саен килми. Районыбыз егете «Цифрлы авыл» проекты авторы Булат Җамалиев белән очрашып, әлеге проблема турында сөйләштек. Шулай итеп, районда сынау рәвешендә яңа проект булдырылды. Чыршылы елгадагы беренче кибетне ачарга Президент та килгән иде, – ди Илдар Таҗетдинов. – Кибеткә йөрү өчен һәр кешенең махсус карточкасы бар. Шуның ярдәмендә кибеткә керә һәм чыга ала. Анда сөте дә, туңдырмасы да, башкасы да бар. Әйтик, ипи сатып аласың икән, мониторда бәясе языла. Исерткеч эчемлекләр сатылмый. Урлау очрагының да булганы юк. Өлкән кешеләргә башта электрон системага ияләшү кыен булса да, әкренләп өйрәнделәр. Кибеткә җаваплы бер кешене билгеләдек. Ул кирәк чакта ярдәм итә, тәртипне дә карап тора. Хәзер мондый кибетләр саны җидегә җитте. Кибет биналары иске. Бу проблема бар. Проект авторлары табыш артыннан кумый. Алар өчен технология мөһим. 6–7 авылда булганда файдалырак, әлбәттә. Бер машина килеп, товарны төрле кибетләргә тарата.

Әллә көйсез чагы?

Чыршылы елга авылына барганда урамда эт тә йөрми торган көн иде. Көн буе тоташ карлы яңгыр яуды. Авыл урамнарында резин итек белән дә йөри торган түгел. Әллә һава торышы начар, әллә башка сәбәбе булганга кибеткә таба сукмак күренми. Авыл үзе наратлар кочагына сыенган, табигате искиткеч. Биек наратларга карап сокланасың да, урамдагы күлләвекне ерып, алга таба атлавыңны дәвам итсең. 40тан артык йорт исәпләнә, 100ләп кеше яши икән бу авылда.

– Кибет узган ел март аенда ачылды. Башта барыбызга да гаҗәп тоелды. Ничек инде кибетчесез кибеткә барып була?! Аннан аптырамый башладык. Теләгән кешегә, кибеткә йөрү өчен, махсус карта бирделәр. Тоз, шырпы, кер юу порошогы һәм башкасын сатып алырга була. Беренче кирәк-яраклар бар. Бер кергәндә, киштәдә Яңа ел бүләкләренә кадәр тора иде. Мин көн саен барып эшләгәч, товарларны зур кибетләрдән сатып алып кайтам, – ди Лена Осина.

Авыл кешеләренең фикере бер төрле генә түгел. Әнә Раиф Сафин, кибеткә ияләшеп булмый, балалар йөридер, мин бармыйм, ди. Күршесенең еш йөрүен әйтә. Аңа кибетче булсын! Машиналарны туктатып, үткән-сүткәннәрдән дә сораштык. Кайберләре, сайлау мөмкинлеге юк, дисә, интернеты эшләми, диючеләр дә булды. Кибеткә Ринат еш йөри дигәч, аны да эзләп таптык. Аңа ияреп кибеткә барган идек, тик керә алмадык. Тәрәзәдән генә күзәттек. Ярмасы, шикәре, тозы… Киштәләр буш түгел. Әллә интернет өзелгән, әллә башка проблема.

– Башта бик шатланган идем. Заманча технологияләрне чамалый торган кеше бит мин. Сатучысыз кибет – бик яхшы идея, әмма система ахырга кадәр эшләнеп бетмәгән. Әле ишеге ябылып кала, әле интернет эшләми… Туйдыра башлый да, шуннан кул селтисең. Берсендә бикләнеп тә калган идек. Әле ярый төймәсен таптык. Әбиләр шундый хәлгә калса, нишләр? Бармасак, товар озак ятып искерәчәк, – ди Ринат Фәйзуллин.

Төнлә – туңдырмага!

Күгәрчен, Ямаш, Кызыл Йолдыз авылларында яшәүчеләр белән дә элемтәгә кердек.

– Сатучысыз кибет 3–4 ай гына эшләп алды. Хәзер сатучы бар. Кибетче булмаганда, олы кешеләргә электрон карта белән әйбер сатып алу авыррак иде. Башта бер кыз авылдашларга өйрәтеп торды. Авылда мондый кибет кирәк түгел. Өлкәннәр пенсия килгәнче дип әҗәткә алып тора алмый. Авыл кибетләре шуның белән яши. Авылда яшьләр юк диярлек. Бюджетта эшләүчеләр кирәк әйберләрен районнан алып кайта. Аннан бу кечкенә кибеттә ярма белән консервтан башка әйбер юк та бит. Кибетчесез эшләгән кибетләр шук үсмерләрне дә кызыктыра дип уйлыйм, – ди Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында яшәүче Чулпан Мингарипова.

Кызыл Йолдыз авылында 40лап кеше яши. 31 йорт бар, күбесе буш икән. Лариса Кибякова авыл халкын берничә ай буе заманча кибетнең тәртипләренә өйрәтеп торган. Товарларга заказ биргән. Лариса безгә сатып алу нечкәлекләре турында сөйләде.

– Хәзер кибеткә кергән кеше юк. Берничә ай эшләми инде ул. Башта уты янып тора иде, хәзер анысы да янмый. Карта куя торган «йозагы» ватык. Товарлары искереп бетәдер инде. Башта халык бик йөрде. Бик уңайлы, җиләк-җимештән кала бөтен әйбер дә бар. Күрше әбигә сораган әйберсен үзем алып кайтып бирә идем, – ди Лариса Кибякова. – Һәр товарга бәя язып куелган. Алган әйбереңне камера янына куясың да «сатып алынган» дигән язу чыга. Шунда ук акчаңны түләп китмисең. Акчаң булмаса, ул сиңа 500 сумга кадәр әҗәткә дә бирә әле. Тик икенче юлы кергәндә, әҗәтеңне түләргә кирәк. Көйсезлекләрне бетереп, кибет тизрәк эшләп китсен иде инде. Анда төнлә дә барып була. Минем, мәсәлән, туңдырмага барганым бар. Кунакка чакырганда, тиз генә кәнфит алырга мөмкин. Җайлы бит!

Кимчелекләр бетереләчәк

Авылларда халыкның сатучысыз кибеткә бәйле моң-зарларын район башкарма комитетының инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчесе Дилүс Гатиятовка җиткердек.

– Бу социаль проект кебек. Авылда кибетче табу кыен, булган кибетләрне дә ябып бетерделәр. Халык башта яңалыкны авыррак кабул итте, тик хәзер заманча кибетләргә ияләшеп киләләр. Әбиләр бик йөрмәсә дә, яшьләр кызыксына. Дөрес, бөтен җирдә дә кибет дип бик исләре китеп тормый. Кайберләре үзләре ияләнгән сәүдә үзәкләренә йөри. Шомбыт һәм Бикчурай авылларындагы сатучысыз кибетләр эшләми. Бу ике кибетнең биналары иске, хуҗалары ташлаган булган. Берсе дә яңадан төзелмәде. Халыктан кибет кирәк дигән яңа мөрәҗәгатьләр дә кабул иттек. Шуңа күрә эшләмәгәннәрен ихтыяҗ булган авылларга күчерергә ниятлибез. Авыл җирендә мондый кибетләр кирәк, әмма район җирендә халык күбрәк «Магнит», «Пятерочка» кебек кибетләргә барачак. Авылда халык саны 100 кешедән ким икән, проектны булдыручыларга анда кибет тоту файдалы түгел. Дөрестән дә, кайвакыт техник көйсезлекләр килеп чыга. Бүген проект авторлары нәкъ менә шушы проблемаларны хәл итү буенча эш алып бара. Алар җитешсезлекләрне ел ахырына кадәр бетерергә уйлыйлар, – диде Дилүс Гатиятов.

Сатучысыз кибетләр кирәкме?

Илгиз Хатыйпов, Татарстан кулланучылар оешмасының (Татпотребсоюз) сәүдә идарәсе башлыгы:

– Бу проект республикада бары Балык Бистәсе районында гына тормышка ашырыла. Бүген үк булмаса да, киләсе биш-ун елда авылның киләчәге шундый кибетләргә бәйле булачак. Сатучысыз кибетләр үсәр дип уйлыйм. Бүген авылда кибетче табу җиңел түгел. Аларга кытлык бар. Көне буе эшлиселәре килми. Җаваплылык та бар, акча белән эшләргә кирәк. Кайберләре компьютер белән эшләүдән курка. 20 ел элек, пластмасс чәйнектән чәй эчәбез, дисәләр, мин ышанмас идем. Хәзер яңа технологияләр барлыкка килә, караш та үзгәрә. Бәлкем, халык сатучысыз кибетләргә әлегә әзер түгелдер. Киләчәктә фикер үзгәрер. Кечкенә авыллар өчен мондый төр кибетләр идеаль булачак. Мондый кибетләр атнаның җиде көнендә тәүлек буе эшләве белән дә уңайлы.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү