3 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Билгесез солдат көне

Россия Федерациясендә бу истәлекле көн «Россиянең Хәрби дан һәм истәлекле даталары турында»гы Федераль Законга төзәтмәләр турында”гы Закон нигезендә гамәлгә кертелә. Аның инициаторы – Дәүләт Думасының барлык фракцияләреннән  тупланган депутатлар төркеме. 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янында фашист илбасарларын тар-мар иткән көнне бәйрәм иткәндә, билгесез солдатның җәсәде башкаладан 40 чакрым ераклыктагы канкойгыч сугышлар барган урында урнашкан туганнар каберлегеннән Кремль дивары янына күчерелә.

1967 елның 8 маенда бу урында архитекторлар Д.Бурдин, В. Климова, Ю.Рыбаева һәм скульптор Н.Томский пректы буенча «Билгесез солдат кабере» дип аталган мемориаль архитектура ансамбле төзелә. Мәңгелек ут кабына.

Юрист көне

Россия Федерациясе Президенты указы белән 2008 елның 4 февралендә билгеләнә.

157 ел элек, 1864 елның 3 декабрендә Россиядә яңа суд системасы эшли башлый. Шулай ук утырышчылар суды гамәлгә куела. Прокуратура үзгәртеп корыла. Суд башкарма хакимияттән аерылып чыга. Традиция буенча 3 декабрьдә «Россия юристлары» ассоциациясе «Ел юристы» дигән Россия премиясен тапшыра.

Халыкара инвалидлар көне

БМОның Генераль ассамблеясы резолюциясе 1992 елның 14 октябрендә гамәлгә куйган  истәлекле көн. Аның максаты – инвалидларның хокукларын булдыру һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын  инвалидлар проблемасына юнәлтү.

Бүген дөньяда 1 миллиардтан артык кеше инвалидлыкның теге яки бу формасына дучар. Аларның 100 миллионнан артыгы – балалар.

Россиянең Пенсия фонды мәгълүматлары буенча, безнең илдә 12 миллионнан артык кешенең мөмкинлекләре чикләнгән, һәр 12 нче россияле инвалид булып танылган.

Бөтендөнья компьютер графигы көне

1998 елдан башлап декабрьнең өченче көнендә компьютер дизайнерлары бәйрәм итә. Әлегә бу көн рәсмиләштерелмәгән. Аны үткәрү идеясе – Alia Америка компаниясенеке. Бу көн очраклы гына сайланмаган. 3December  — 3D символы белән башланган бердәнбер дата.

“Ленин”  бозваткычы

62 ел элек (1959) беренче совет «Ленин» атом  бозваткычы сафка баса. Аның баш конструкторы – Василий Неганов, атом җиһазы проекты Игорь Африкантов җитәкчелегендә эшләнә. Судно Төньяк диңгез юлында хезмәт итү өчен җитештерелә. Чөнки ул вакытта дизель белән эшли торган бозваткычларның куәте җитәрлек булмый. Ә атом бозваткычы исә бер рейста Арктикада да, Антарктида да була ала. 1959 елның 3 декабрендә сынаулар тәмамланып, корабльдә беренче тапкыр СССР әләме күтәрелә. Бу дата атом бозваткычы флотының туган көне булып санала да инде. «Ленин» бозваткычы 30 ел сафта була. Арктика киңлекләрендә 4 мең тирәсе суднога юл ача. Ул хәзер Мурманск диңгез вокзалында музей булып тора.

Магадан өлкәсе

68 ел элек (1953) Магадан өлкәсе оештырыла. Өлкә элек Хабаровск краена кергән территориядән төзелә. 1992 елга кадәр аңа Чукотка автоном округы да керә. Магадан өлкәсендә 141 мең кеше яши (Россиядә кеше саны буенча 83 нче урында).

Беренче шәхси даруханә

320 ел элек (1701) Петр I указы белән Мәскәүдә беренче 8 шәхси даруханә ачыла. Алар салымнан азат ителә.

Беренче СМС-хәбәр

29 ел элек (1992) Бөекбританиядә  тарихта беренче буларак СМС-хәбәр җибәрелә. Sema Group компаниясе хезмәткәре Нил Папуорт яңа технологияне сынап карый. Анда бары ике сүз – «Счастливого Рождества» дип язылган була. Башта кыска хәбәрләрне бары тик компьютердан гына җибәреп була. Соңрак  телефоннан җибәрергә дә мөмкинлек туа.

Йөрәкне күчереп утырту

54 ел элек (1967) беренче тапкыр йөрәк күчереп утырту буенча операция була. Аны Көньяк Африкадагы Кейптаун шәһәрендә хирург Кристиан Бернард ясый. Ул автокатастрофада һәлак булган 25 яшьлек Дениза Дарваль йөрәген Луи Вакшанскига күчерә.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү