Алтын куллы Гөлфия Сәлахова: Телевизор карасам да, хәтта китап укысам да, мин дөньямны онытып бәйлим дә бәйлим

Редакция эшләре белән районнарга барып чыксаң, һич көтмәгәндә авылдашлар да очрап куя. Мондый чакларда бигрәкләр дә рәхәт булып китә. Күрше кызы, Яшел Үзән районының Айдар авылы имамы Юныс абый Гарифуллинның кызы Гөлфия дә Апас районындагы Шыгай авылында яшәп ята икән. Кош балалары кебек таралышып беткәннәр болар. Үзе дә ерактан, Балтач районыннан килен булып төшкән әниләре Гөлчирә апа бүген Гүзәлен – Сарман ягыннан, Гөлфиясен – Апастан, Гөлчәчәге белән Ленарын – Казаннан, Рифатын Яшел Үзәннән көтә.

Чит җирләрдә яшәп яткан авылдашыңның тормышы сокланырлык, якын-тирәдәгеләр аны ярату хисе белән генә телгә алса, тагын да күңеллерәк. Гөлфия белән дә шулай килеп чыкты. Апас халкын бәйләгән әйберләре белән таң калдыра икән ул. Хәзер инде бәйләгән әйберләр модада түгел, кибеттә ни теләсәң, шул бар, дип әйтерләр кайберәүләр. Ә менә Гөлфия алай уйламый, кибеттән өс киемен дә сирәк кенә сатып ала. Зәвыклы, заманча булса, үзеңнекенә җитәме соң, дигән фикердә.

– Мин 7 яшьтә чигә башладым, – дип искә ала Гөлфия. – Иң беренче итеп чәчәкләп кулъяулык чиктем. Кайдан өйрәндең дисезме? Әнием бик оста бәйләүче, чигүче иде. Мин аның бервакытта да тик кенә утырганын хәтерләмим. Бер минут вакыты булса да, аягөсте генә ике-өч күз бәйләп китә иде бугай ул. Биш бала үстергәч, күп итеп терлек-туар асрагач, вакыты да булмагандыр инде. Оекбашлар, бияләйләр бәйләргә мине дәү әнием Хәфәзә өйрәтте.

Гөлфия инде 8 нче сыйныфта укыган чакта ук, дус-ишләрен кызыктырып, арка җылысы бәйләп кия. Шуннан китә инде. Күлмәк, итәк яки фуфайка, кофта дисеңме – нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ята. Шул вакыттан туктаганы да юк.

– Кич җитте исә, кулым үзеннән-үзе бәйләүгә барып тотына. Телевизор карасам да, хәтта китап укысам да, мин дөньямны онытып бәйлим дә бәйлим. Бу шөгыль миңа шундый ләззәт бирә. Бөтен тәнем, рухым белән рәхәтләнеп ял итәм. Карамыйча бәйли алгач, күзләремә дә зыян килми. Мин инде бәйләмсез бер минут тора алмам кебек. Үлчәү эшләре белән дә мәшәкатьләнеп тормыйм. Гәүдәгә генә куеп карыйм. Килеп чыкмаса, бушрак яки тыгызрак булса, аптырап тормыйм, сүтәм дә яңадан бәйлим. Бер дә авырсынмыйм. Заманча булсын дип, модадан артка калмаска тырышам. Шуңа күрә үрнәкләрне интернеттан эзлим. Кайберләрен үзем уйлап чыгарам.

Бүтән эше юктыр дип уйлый күрмәгез. Гөлфия Апас районының Акхуҗа авылы мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Өстәвенә музыка, рәсем, хезмәт дәресләре алып бара. Төрле чаралар, бәйгеләр оештыруга да ул җаваплы. Мәктәп балаларын да кул эшләренә өйрәтеп бетергән инде ул. Райондагы «Сәләт» иҗат үзәге аңа Акхуҗада бәйләү түгәрәге оештырырга мөмкинлек биргән. Кул эшләрен тәкъдим итеп, төрле күргәзмәләрдә катнашалар. Нәтиҗәсе дә бар. «Без – бергә!» фестивалендә район буенча икенче урынга лаек булганнар. Аңа кадәр Гөлфия Шыгай авылында тәрбияче дә булып эшләгән әле. Кызганыч, балалар булмау сәбәпле, бакчаны япканнар. Анда йөргән сабыйлар апалары бәйләгән уенчыкларны бүген дә хәтерли, диләр.

Хуҗалыкта мал-туарны, кош-кортны да күп асрый бу гаилә. Ничек җитешәсең, дигән сорауга Гөлфия елмаеп кына җавап бирде:

– Терлекләрне күбрәк ирем Фәнил карый. Йорт эшләрендә балаларым булыша.

Балалар дигәннән, өйдә бәләкәе – 7 нче сыйныфта укучы Фәридәсе генә калган инде. Кадрия Яшел Үзән шәһәренең Үзәк хастаханәсендә – шәфкать туташы. Читтән торып логопед булырга да укый. Ялларга гына кайта ала. Фәнисләрен быел җәй армия сафларына алганнар. Биш ай булды инде, дип көннәрне санап тора Гөлфия. Юкка гына түгел. Бергә җыелудан ямь таба алар. Тәмле ризыкны да бергәләп пешерәләр, тәрәзә төбендәге шау чәчәктә утырган гөлләрне дә бергә-бергә үстерәләр. Яңа бәйләгән киемнәре турында фикер алышалар. Берәр яңа бизәк тапсалар, күңелләре сөенеч белән тула. Ул да булмый, әтиләре бүләк иткән тегү машинасы артына утыралар. Кадрия белән Фәридәсе дә үзе кебек, кул эшләренә бик оста. Куллары һәр эшкә ятып торганнарына сөенеп бетә алмыйлар. Хәер, кызлары гына түгел, тирә-як авыллардагы күпме баланы һөнәрле иткән бит ул, шуңа күрә рәхмәт сүзләрен дә күп ишетә.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү