Азнакай башлыгы Марсель Шәйдуллин: Вәгъдә биргәнсең икән – эшлә!

Чатыр тавы, бөек шәхесләре, нефть һәм татар төбәге буларак дан казанган Азнакай районы – быел 90 еллыгын, нефть идарәсе 65 еллыгын билгеләп узды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән аның тырыш халкы, тарихка мөнәсәбәте, уңышлары һәм авырлыклары турында сөйләштек.  

Марсель Зөфәрович, шактый авыр елны узып барабыз. Бер яктан пандемия белән сыналсак, икенче яктан авыл хуҗалыгында корылык өметләнгән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Яңа елны нинди кәеф белән каршы аласыз?

– Әйе, авыл хуҗалыгында, корылык булу сәбәпле, мактанырлык уңышларыбыз юк. Быел без 70 мең тонна икмәк җыеп алдык. Уңыш гектарыннан 12–13 центнер гына чыкты. Шулай да терлек азыгын әзерли алдык. Печән, салам алып кайтабыз. Шәхси хуҗалыкларга да арзанрак бәядән печән алып кайтуны оештырдык. Авырлыкларга карамастан, үз алдыбызга куйган бурыч-максатларыбыз үтәлә. Иң мөһиме, халыкта мал саны кимемәде. Районда 30 меңнән артык терлек бар. Шуларның 12 меңе – савым сыеры. «Агросила Азнакай» җәмгыяте Сукаеш авылында 2000 сыерга исәпләнгән мегаферманы сафка бастырды. Киләсе елга аның икенче чиратын төзеп, сыер санын 4 меңгә кадәр җиткерү планы бар. Районда тәүлегенә 160 тонна сөт савып алына. Ел авыр булуга карамастан, без бу күрсәткечләр белән горурланабыз. Болардан тыш, быел да «Татнефть» ярдәме белән бик күп эшләр башкарып чыктык. Шушы елларда районда теннис үзәге, яңа ЗАГС бинасы төзеләчәк. Күрсәткечләр буенча районыбыз – республикада алдынгылар рәтендә.

Шулай да пандемиянең авырлыгы кайсы тармакта аеруча нык сизелде?

– Таякның каты башы эшмәкәрлеккә төште. Кайсылары ябылды, кайсыларының керемнәре кимеде, кайсылары хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр булды. Республика хөкүмәте, район ярдәм кулы сузса да, шактый авырлыкларга очрадылар. Халыкның сәламәтлеге турында әйтсәк, югалтулар шулай ук шактый булды. Бүген инде авыручылар саны кимүгә таба бара. Әлеге вакытта хастаханәдә кырыклап урын буш. Бер ай элек кенә урын юк иде. Табибларга берьюлы 120–130 авыру белән эшләргә туры килде. Авыручылар саны кимүдә вакцинаның да нәтиҗәсе күренә. Халыкның 85 проценты вакцина ясатты. Сөенечле яңалыгыбыз да бар: хәзер халык томографияне үзебездә генә уза алачак. Моңа кадәр башка шәһәрләргә барырга туры килә иде. Районда гемодиализ үзәге ачылуны да зур уңышыбыз дип саныйбыз. Кадрлар җәлеп итү буенча да сизелерлек эшләр башкарылды. Соңгы өч елда районга җитмешкә якын табиб кайтара алдык. Һәр авылга стоматология вагонын җибәрү дә халыкның саулыгын кайгырту максатыннан эшләнелә. Чыгарылыш сыйныф укучыларын медицина югары уку йортларында укыту, аларны үзебезнең районга кайтару буенча актив эш алып барыла. Бүген районда барлыгы 82 студент югары медицина учреждениеләрендә белем ала, шул исәптән Казан дәүләт медицина университетында, җирле бюджет хисабына, «50х50» максатчан программасы буенча 25 бала белем ала. Хөкүмәт һәм Татнефть ярдәме белән белгечләргә 44 яңа фатир бирелде.

Марсель Зөфәрович, Азнакайның үзенчәлеге, бренды нәрсә?

Беренче чиратта аның халкы дип әйтер идем. Чөнки азнакайлылар бик тырыш, сәләтле. Бигрәк тә мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсендә. Нәҗибә апа Ихсанова, Әзһәр абый Шакиров, Марсель абый Галиев, Зәйнәб Фәрхетдинованы гына да искә алу җитәдер. Шулай ук табигатебез, Чатыр тавыбыз белән һәрвакыт горурланабыз. «Чатыр тау җыены» халыкара фестивале меңләгән халыкны җыя. Хөкүмәтебез, нефтьчеләребез ярдәме белән шәһәребез елдан-ел зурая. Яңа парклар, объектлар, урамнар барлыкка килә. Ачык һавадагы бассейн да күрше-тирә районнар арасында беренчеләрдән булып бездә ачылды. Быелгы җәйдә генә дә 100 мең турист кабул иттек.

– Юкка чыккан авыллар – авырткан җиребезнең берсе. Күп очракта җитәкчеләр бу хакта сөйләшмәү яклы. Әмма сез, киресенчә, бу темага зур игътибар бирәсез. Югалган авылларның тарихына багышлап, китаплар чыгарасыз, бәйрәмнәр оештырасыз, элмә такталар, стелалар урнаштырасыз, зиратларын чистартасыз. Мондый игътибар нәрсәгә бәйле?

– Тарихны онытырга ярамый. Ул авыллар, халкы, кайчандыр колхозларны җитәкләгән көчле рәисләр турындагы мәгълүматны буыннан-буынга тапшыру – безнең бурычыбыз. Кайчандыр анда халык яшәгән, әби-бабалары, әти-әниләре җирләнгән зиратлар исән. 20–30 авылда зур эшләр башкарылды. Бүген зиратлары шактыйдан бирле каралмаган тагын җитмешләп авыл бар. Анда элек яшәгән кешеләрне табып, җыелып, зиратларны чистартып, ветераннарның каберләренә таш куйдырырга ниятлибез.

Җитәкче буларак эшчәнлегегездә төп принцип нинди?

– Халык мәнфәгатен кайгыртып эшләү, әйткән сүздә тору. Вәгъдә биргәнсең икән, эшлә. Гадилек тә бик кирәк. Беренче чиратта мин халыкка хезмәт итәм, аны яратам.  Райондашлар барысын да күреп-белеп тора. Халык белән эшләмәсәң, эш алга бармый. Шуңа күрә без даими рәвештә алар белән очрашабыз, фикерләшеп эшлибез.

Үзегез өчен Азнакайның үсеш ноктасы кайда дип билгелисез?

Авыл хуҗалыгында резервларыбыз бар. Зур таянычыбыз – нефть өлкәсе һәм эшмәкәрлек. Алар белән бергә кулга-кул тотынышып алга атлау –  безнең бурычыбыз.   Районда өлкән буынга охшаган һәм бөтен яктан үрнәк булырга омтылган искиткеч яшьләрбез – безнең киләчәгебез күп. Алар туган җирне, ана телен яратып тәрбияләнәләр. Гомумән, безнең Азнакай – табигатьнең матурлыгы, нефть чыгару, җирнең уңдырышлылыгы, кешеләрнең хезмәт сөючәнлеге, гореф-гадәтләрнең сакланышы, үткәнгә карата хөрмәт һәм якты киләчәккә омтылыш урыны.

Зөһрә Садыйкова        

 

 

 

 


Фикер өстәү