Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларында закон бозу очраклары буенча тикшерүләр үткәрергә кушкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшьләр эшләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларында коррупциягә каршы тикшерү барышында ачыкланган закон бозу очраклары буенча тикшерүләр үткәрергә кушкан.

Бу эшне оештыру республика Хөкүмәте башлыгы Алексей Песошинга йөкләнгән. Президентның Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, 9 айда махсус комиссия 44 районда, шулай ук 5 министрлыкта тикшерүләр уздырган. Комиссия “Сәләт” оешмасында һәм Татарстанның ау хуҗалыкларында закон бозуга юл куелуны ачыклаган.

Әйтик, идарә хезмәткәрләре дәүләт хисабына яшәүче “Сәләт” фонды эшчәнлегендә 2 миллион сумга төрле чатаклыклар тапкан. Аерым алганда, Биләрдә яшьләр форумын уздыру өчен документларда күрсәтелгәндәгегә караганда арзанлырак палаткаларның сатып алынуы билгеләнгән.


Фикер өстәү