«Бөекләр эзеннән»: Адлер Тимергалинның «Юл чатында» әсәренә штрихлар

Язучының тормышы белән якыннанрак танышкач, аның әсәрләренә дә караш үзгәрә. Сиңа эзоп теле белән язылганы да аңлашаларак төшә, геройларның мөгамәләсен дә яхшырак аңлый башлыйсың. Язучы Адлер Тимергалинның балалары, туганнары, аның иҗатын өйрәнгән белгечләр белән очрашкач, әнә шундый хисләр кичердек. «Бөекләр эзеннән» атлап киткәндә, без «Юл чатында» әсәрен юлдаш итеп алдык. Әлеге әсәр ярдәмендә татар әдәбиятында ни өчен фантастика жанры юкка чыгып бара дигән сорауга җавап таптык кебек. Әсәрнең исеме дә хәзерге халәтебезгә бик тә туры килә бит.

Рәссам Алсу Тимергалина белән аның остаханәсендә очраштык. Картиналар, балчык эшләнмәләрнең күбесендә тарих чагыла. Иң түрдә – әтисе Адлер абыйның портреты. Бөркет аңа вакыт тәрәзәсеннән борынгы китаплар алып чыга. Баксаң, Адлер исеме үзе үк немецчадан бөркет дигәнне аңлата икән:

– Мин – фантастика укып үскән бала. Клиффорд Саймак, Бредбери, Айзек Азимовларның виртуаль дөнья, роботлар турындагы әсәрләрен шулкадәр кызыксынып укыдым. Кырык-илле ел үтте, ул китапларда сурәтләнгән күп күренешләр безнең тормышыбызга үтеп керде. Кызганыч, тормыш үзгәрде һәм фантастика жанры урынына фентези дигәне килде. Бусы инде күбрәк сурәтләүгә кайтып кала. Фәнни фантастика заманнан бер адымга алга бара торган әсәрләр булса, фентези, кызганыч, эзләнүләргә этәрми.

Әтинең әсәрләре дә бит кешене эзләнүләргә этәрүе белән кыйммәтле. Алар шул яктан да миңа кадерле. «Юл чаты» дигән әсәре дәвердән дәвергә күчү турында. Күрәсең, әти вакыт машиналары, дәвердән дәвергә күчү ысуллары белән бик кызыксынган. Анда XX гасыр кешесе Болгар ханлыгына эләгә. Әсәрдә прототиплар да шәйләнә. Тынгысыз Бәйрәшева образы белән чынбарлык прототибы арасында аерма бик аз, мәсәлән.

Мин әтинең абруйлы, дәрәҗәле кеше булуын тоеп, күреп үстем. Казан сәнгать училищесын тәмамлап, Татар китап нәшриятына килгәндә дә җиңел булды. Әтине барысы да яхшы белә, аның исемен әйтсәң дә, ишекләр ачыла кебек иде. Миңа эшләр бирә башладылар, тышлыклар ясадым. Тик язучы баласы булуның үз кысалары бар. Әтиең дәрәҗәле икән, син дә аның баласы булуыңны расларга тиеш. Бу – үз өстендә эшләү, әдәпле булу дигән сүз. Әти минем өчен һәрвакыт зур кеше булды. Бәлкем, аның дипломнары, премияләре җитеп бетмидер, аңа карап кына ул зур галим булудан туктамады.

Әтине кырыс дип әйтә алмыйм, әмма русча сөйләшкәнне яратмады, гел кисәтеп торды. Аның никадәр хаклы булуын олыгайгач кына аңлыйсың. Хәзер әтигә телне яраттырганы өчен рәхмәтемне укыйм. Планетарийга йөрткәне, астрономия, физика фәннәренә төшендергәне өчен рәхмәт. Кызганыч, ул бу юнәлештә укып бетерә алмаган, югары белем алу мөмкинлеге булса, зур галим булыр иде ул. Әсәрләрендә дә бит күбрәк фәнни якка басым ясый ул.

Язучының улы Рөстәм Тимергалин әтисе белән әнисе вафатыннан соң гына очраша. Миңа әтине белергә вакыт бик аз бирелде, ди ул. Әтисенең әсәрләрен өйрәнү өчен бер эшеннән китәргә җыенуы турында да сөйләде ул. Без исә аның әтисенә ике тамчы су кебек охшаш булуына таң калдык:

– Шулай килеп чыккан инде… Тууын мин Казанда туганмын. Тик әти белән әни бергә озак яшәмәгәннәр. Миңа бер яшьләр тирәсе булганда, без әни белән Әгерҗегә кайтып киткәнбез. Әти белән әни аерылышканнар. Кечкенә чагымда әтием барлыгын бөтенләй белмәдем. Беренче сыйныфта укыганда гына әни барысын да сөйләп бирде. Моңа әллә ни игътибар итмәдем. Чөнки ул чакта инде үги әти белән яши идек. 1984 елда әни озак авырудан соң бакыйлыкка күчте. Ул миңа әти белән очрашуны әманәт итеп әйтеп калдырды.

1985 елда мине абый Казанга, әти янына кунакка алып барды. Фатирга килеп кергәч, бөтен диварларның уң яктан да, сул яктан да китаплар белән тулганына игътибар иттем. Мин ят җирдә бик оялдым, әллә ни сөйләшмәдем дә, әти белән күбрәк абый сөйләште. Аннан хатлар алыша башладык. Әти миңа китаплар сала иде. Радио белән мавыкканга, детальләр дә җибәрде. Алардан тавыш көчәйткечләр, ут яктырткычлар ясадым. Бу мавыгулар әтидән күчкәндер дип уйлыйм.

Каникулларда аңа бара идем. Ул мине планетарийга, Казан елга портына, Кремльгә алып барды. Мин бит дөнья күрмәгән авыл малае, барысы да кызык тоелды.

Мәктәпне тәмамлагач, КАИга укырга кердем. Әлбәттә, әти ярдәме белән. Яшәвен дә аңарда яшәдем. Яныңда гыйлемле кеше һәм шундый китапханә булгач, бөтен сорауларга җавап табыла иде. Уку буенча да, тормыш буенча да.

Институтны тәмамлагач, Әгерҗегә кайтып киттем, монда минем бизнес җайланып китте, әмма әти янына барып йөри идем. Тора-бара кешеләр килеп, миннән аның китапларын сорый башлады. Башта кечкенә генә шәһәрдә «Миллият сүзлеге»н, ике томлыгын сорауларына гаҗәпләндем. Китапларны алып кайта һәм тарата яки арзанга гына сатып бирә башладым.

Халыкның Адлер Тимергалин әсәрләрен яратуының хикмәте, бәлки, аның гадилегендәдер дә. Әйтик, үзе исән чакта якташлары – сарманлыларны, бигрәк тә Минзәләбаш авылы кешеләрен ярдәменнән ташламаган ул. Туганы, Н.И.Лобачевский исемендәге лицейның татар теле укытучысы Долорес Малмыгина сөйләвенчә, авыл егетләренә КАИга укырга керергә ярдәм иткән, укулары белән кызыксынып торган:

– Гаиләдә алар җиде бала була. Шул балалардан өч кыз белән бер малай гына исән калган. Адлер абый яшьтән бик акыллы булган, апаларының дәреслекләрен, бигрәк тә астрономияне җәйге каникулларда укып бетерүен әле дә сөйлиләр. Адлер абый игътибарлы, кешелекле иде. Гыйлем иясе булса, беркайчан да үзен өстен куймады, бусагасыннан кем генә атлап керсә дә, ярдәм итүдән баш тартмады. Ул укытып чыгарган кешеләр авылда хәзер дә бар әле.

Шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире Газинур Морат исә аның биографиясенә һәм әсәрләренең үзенчәлекләренә тукталды:

– Адлер абый белән күрешеп сөйләшеп утырырга туры килмәде. Миңа калса, ул үзе дә кешеләр белән очрашуларга атлыгып тормагандыр. Һәрхәлдә, замандашлары, якыннан белгән кешеләр шулай ди. Аның бик тә җитди сәбәбе бар. Адлер абый – аздан гына Сталинның җәллад балтасына эләкми калган кеше. Ул университетның физика факультеты студенты чагында кулдан язып, Сталинга каршы листовкалар ябыштырып йөри. Анда турыдан-туры исемен атап, Сталинны гаепләп яза. Бу бит 19 яшьлек студент егет эше. Бу гамәле өчен Адлер абыйны «сары йорт»ка ябалар.

Адлер абый җәмәгатьчелеккә фантаст язучы булып танылды. Мин исә, фантастика жанрын, укучыга әйтәсе сүзен әйтер өчен, эзоп теле формасында кулланмадымы икән, дип тә уйлыйм. «Юл чатында» дигән әсәре бу җәһәттән бик гыйбрәтле, бик кызыклы. Анда герой борынгы Болгар чорына китә. Бу әсәр, әлбәттә, фантастиканың бөтен таләпләренә туры китереп язылган. Мине исә андагы кыю фикерләр таң калдырды. Әсәр язылган вакытта аның геройлары әйткән фикерләрне кистереп әйтеп булмагандыр дип уйлыйм мин. Геройлар чиркәү нигезендә калган кабер ташлары турында да, тарихи җирлектәге кабер сөякләрен җыеп, ашламага тапшырулары турында да сөйли. Әсәрдә бик күп тарихи фактлар бирелә. Әлбәттә, ул чакта бу әсәрне фантастика итеп кенә биреп булгандыр.

Фантастика жанрында бик сирәкләр эшли ала. Татар әдәбиятында, гомумән, санаулы гына. Мәсәлән, Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»е. Хәзрәт анда кесә телефоныннан сөйләшә. Бер карасаң, әсәрне күтәреп бөтен дөньяга мактанырлыгыбыз бар. 1910 елда язылган әсәр бит бу! Адлер абыйны да күтәреп йөрерлегебез бар. Тик без аның гыйлем иясе булуын, әйтик, берүзенең тулы бер институт эшен башкарып, «Миллият сүзлеге»н язуын һаман да дөньяга чыгара алмыйбыз әле.

«Гыйлем» берләшмәсе мөхәррире, Татар китабы йорты җитәкчесе Айдар Шәйхин исә, башка шартларда яшәсәк, Адлер Тимергалин әсәрләреннән күптән фильмнар төшерелер иде, ди:

– Фәнни фантастиканы иҗат итү өчен кешенең әдәби сәләте дә, күзаллавы да гади язучыдан киңрәк булырга тиеш. Ник дигәндә, фәнни фантастлар киләчәкне күзаллый. Моның өчен фәнни гыйлемең булу кирәк. Боларның барысына да ия булган шәхесләр гадәттә күп булмый. Безнең әдәбиятта андый кешенең булуы әдәбиятның өлгергәнлеген күрсәтә. Адлер абый – шул яктан безнең өчен мөһим язучы.

Дөнья күләмендә фәнни фантастика төрле жанрлар белән кисешеп яшәешен дәвам итә, ул үсештә. Бездә, киресенчә, юкка чыгу алдында. Юкса безнең гасырның соңгы дистә елы гына да фәнни фантастлар өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Әмма фантастика өчен фәнни белемле булырга кирәк. Татар филологы яки журналисты булып фәнни фантастика иҗат итеп булмыйдыр. Син математик, физик яисә астроном да булырга тиешсең. Фантастика жанрының шушы хәлдә булуының төп сәбәбе гыйлемле кешеләрнең әдәбиятка килмәвендә. Шуңа күрә фәнни фантастика сүлпәнәйде. Ниндидер зур әсәрләр дә күренми, аның белән кызыксынган, системалы рәвештә иҗат иткән язучылар да юк. Гәрчә фәнни фантастиканы иҗат итәргә, аңа хәтта милли теманы күчерергә дә мөмкинлекләр бар.

«Юл чаты» миндә Болгар чоры белән кызыксыну уятты. Әлеге чорның кайбер үзенчәлекләрен мин беренче тапкыр шушы әсәрдә күрдем һәм кызыксынып китеп, башка чыганаклардан эзләдем. Аның героеның мантыйк һәм схоластикага нигезләнгән бәхәстә катнашуы да кызыксыну уятты. Болар барысы да Адлер абыйның зур гыйлемгә ия булганлыгын күрсәтә. «Миллият сүзлеге» кебек эшкә алынган кеше ул чыннан да киң кырлы фикер иясе. Урта гасырдагы теологик бәхәсләрне дә белә, фәлсәфә сорауларын да, географияне дә, алдынгы технологияләрне дә яхшы белә. Менә шундый булырга кирәк. «Юл чаты» милли хәрәкәттә барган процессларны анализлавы белән дә кызыклы.

Яшьләр Адлер Тимергалин иҗаты белән бик кызыксына. Ул төрле сайтларда, социаль челтәрләрдә яши. Әйтик, «ВК»да төркемен булдырган кеше – Халит Әбделмән. Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы, шушы юнәлештә иҗат итәргә тырышкан сирәк авторларның берсе.

Адлер абый иҗатын популярлаштырырга кирәк. Аның алымнары күп төрле, ләкин без аларның бик азын гына кулланабыз. Аны киләчәкне фаразлаган, төрле ачышлар ясаган шәхес буларак күрсәтеп булыр иде. Аның әсәрләре актуаль һәм дөнья әдәбияты белән аваздаш. Мәсәлән, мин «Риб Локсның үлеме» дигән кечкенә генә хикәясен бик яратам. Ул – кино булырлык әсәр. «Ерак планетада» дигәне дә шулай ук. Быел «Дюна» дигән фильм чыкты. Ул бик популяр. Ә бит бу фильм «Ерак планета» белән аваздаш. Әгәр без башка шартларда яшәсәк, Адлер абыйның иҗатын инде күптән кинога күчергән булыр идек.

Адлер Тимергалин:

«Кешеләрне кызганам. Бик еш гафу итәм. Кайбер «дуңгызлар» моннан файдаланалар да. Туры әйтергә яратсам да, кеше күңеленә артык бәрелмәскә тырышам бугай.

Халык арасына чумып, күренмичә йөрүне артык күрәм шикелле. Мин «серая» масса эчендә…»

Гөлинә Гыймадова

 

 


Фикер өстәү