Зифа Басыйрова: Мин бит «халык» артисты түгел, сеңлем…

«Халык артистлары» дигән китапка музыка белгече Дания Гыймранова аның турында очерк язарга теләге барлыгын әйткәч, сөекле җырчыбыз Зифа Басыйрова шулай ди.

«…Шушы җавапны ишеткәч, Дания ханым, ачыргаланып, йөрәк әрнүе белән:

– Зифа апа, ничек инде Сез халык артисты түгел, хәтта Мәскәүдәге концертларыгызга да тамашачылар агылып йөриләр, залларда басып торырга да урын калмый иде бит, – диде. Аңа каршы Зифа апа:

– И үскәнем, бәхетсез йолдыз астында туганмындыр. Башта ятимлек ачысын татыдым. Аннан соң түрәләрнең гаделсезлеге хезмәтемне юкка чыгарды, – дип җавап кайтарды». Бу юллар 1978 елда Зифа апа белән ял йортында бергә булган Әминә Гобәйдуллина-Камалетдинова истәлекләреннән алынды.

Сандугач сайрар өчен туган шикелле, Зифа Басыйрова да җырлар өчен дөньяга килгән. Татар халкында җырга карата тирән мәгънәле бер әйтем бар – «Бер йөрәктә туган җыр мең йөрәкне кузгата». Зифа Басыйрова да йөрәк түреннән дәрьядай ташып чыккан моңнары белән меңнәргә рухи байлык өләшә, җаннарын дәвалый, күңелләрендә якты хыяллар уята, яшәүгә көч өсти. Халкыбызның кайнар мәхәббәтен яулаган җырчының иҗаты белән балачагымнан ук бүгенгә кадәр рухланып, аннан илһам алып яшәвемне бераз гына шәрехләп үтмәсәм, язмабыз бик үк тулы булмас кебек.

Сүземне балачактан башлыйм әле. 1960 нчы еллар. Миңа 5–6 яшьләр чамасы булгандыр. Җәйнең иң матур ае – август ахырлары иде. Бер кичне әти белән әни сөйләшәләр: «Әйдә әле, карт, иртәгә Уфаны урап кайтыйк. Балаларның укырга барыр вакытлары да җитә. Арзанрак бәягә мәктәп формалары очрамасмы, төпчегебезнең дә (бусы мин булам инде) аягына кияргә калмады. Өммелхәят түткәйнең дә күптәннән авылга кайтканы юк, бер барганда аның да хәлләрен белеп чыгарбыз». Шушы сүзләрне ишетүем булды, алар каршына килеп бастым да: «Мин дә сезнең белән Уфага барам, сездән калмыйм, ияртмәсәгез, артыгыздан кача-кача булса да барыбер барам», – дип елап та алдым. «Ярар-ярар, шыңшыма, барырсың, түлке әйбер сорап теңкәгә тиясе булсаң, кара аны!..» дигән «шарт» белән әнкәй мәрхүмә ризалашты. Ә әткәйнең андый вакытларда һичкайчан авыз ачып сүз әйткәнен хәтерләмим. Көнозын базарларда, кибетләрдә йөреп арыгач, әни әйткән Өммелхәят апаларга киттек. Үз йортлары белән торалар икән. Нәкъ авылдагыча. Без бераз хәл алуга, түткәйнең самавыры да кайнап чыкты, тәмле аш исләре дә таралды. Тамак туйдырганнан соң арыганнар бетеп, рәхәт изрәү басты. Шул вакыт аргы баштагы бүлмәдән йөрәк кылларын өзәрлек моңлы җыр ишетелде. Әти дә, әни дә, мин дә җыр ишетелгән шул бүлмәгә ашыктык. «Менә бу галәмәт патефон дип атала, туганкайларым. Күргәнегез юктыр әле. Шушы пластмасс тәлинкәләргә әртисләрнең тавышлары язылган. Ә бу аппарат шул авазларны безгә ишеттерә инде», – дип аңлатты апабыз.

Йокларга яткач, башта бер генә уй булды: «И-их, биреп җибәрсен иде апабыз безгә шул «патефон» дигәннәрен!» Уянгач та беренче сүзем шул булды: «Әни, сорагыз әле, бирсен әле безгә шуны, сорагыз, зинһар өчен…»  «Әйберләр болай да күп җыелды, улым, бирсә, үзең күтәреп алып кайтасыңмы соң?» Кайтмыйммы соң инде! Бирсен генә! Ничек ризалаштырганнардыр, белмәдем, биргән бит, Ходайның рәхмәте. Трамвай тукталышына кадәр дә, аннан соң да кулдан төшермәдем мин аны. Авылга кайтып җиткәннән соң да 3–4 чакрым җәяү атлыйсы бит әле, җитмәсә, бик көчле яңгыр явып үткән, һавасы да бик бөркү… Мин бернәрсәгә карамый, кызу-кызу адымнар белән атлыйм да атлыйм. Тизрәк өйгә кайтып җитәсе, теге «могҗиза»ның тавышын тыңлыйсы килә… Өйгә кайтып кергәндә шыбыр тиргә баткан идем. Менә шул көннән безнең өйдә дә күңелгә якын милли җыр-моңнарыбыз ишетелә башлады. 5–6 яшьтә генә булсам да, мин шул пластинкалардагы язуларны шартлатып укый идем. Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Мәрьям Рахманкулова, Зифа Басыйрова… Авылыбызда, бәлки, бердәнбер патефонга куелган пластинкалардан җыр тыңларга дип, бала-чага, күрше әби-апалар безгә җыела иде. Бигрәк тә «Рамай», «Шөгер», «Озату», «Шомыртым», «Су буйлап» кебек халык моңын сыйдырган җырларны тыңлаганда өлкәннәрнең күзләре яшьләнүе әле дә хәтеремдә. Халык арасында зур популярлык алган ул көйләрнең күренекле җырчы Зифа Басыйрова репертуарыннан булуын соңыннан, үсә төшкәч кенә белдем.

Укырга кергәч, атнага бер тапкыр була торган җыр дәресләренә мин шул җырчыларның җырларын өйрәнеп бара идем. Җырга мәхәббәт миндә әнә шуннан башланды дип беләм. Үсә төшкәч, мәктәптә үткәрелгән барлык концертларда, кичәләрдә җыр белән катнаша идем. IX класста укыганда район күләмендә «Алло! Без талантлар эзлибез!» конкурсында катнашып, беренче урынны алуым да истә. Студент елларында да бер генә концерттан да калдырмадылар диярлек. Еллар үткәч, нурлы да, дәртле дә Казаныбызга да, һичшиксез, әнә шул моңнар тартып китергәндер. Җыр сәнгатебезнең чишмә башында торган фидакарь җырчыларыбызга мин гомерем буе сокланып яшим, аларга рәхмәтем чиксез. Ни кызганыч, аларның күбесенә шул чорның авырлыкларын, алай гына да түгел, гаделсезлекләрен татырга туры килгән. Бүген сүз алып барган Зифа Басыйровага бигрәк тә! Радиода эшләгән елларымда Зифа Басыйрова язмаларыннан әзерләнгән концертларны күп алып барырга туры килде. Магнитофоннан агылган үзәк өзгеч бу моңнар безне ыгы-зыгылы тормыштан якты балачак елларыбызга, туган якларыбызга кайтара, яшьлектә сөйгән ярларыбызны хәтердә яңарта, ата-бабаларыбызның ерак үткәненә сәфәр кылдыра, милли хисләребезне, милли горурлыгыбызны уята. Шул вакыт, Тукайчалатыбрак әйткәндә, «Шушы җырчының «халык артисты» дигән исемгә хакы юкмы?» – дип кычкырасым килә иде.

Дөрес, сөекле җырчыбызның якты истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән соңгы елларда шактый гына изге гамәлләр эшләнгән. Җырчының туган ягы Мөслимдә җыр конкурслары үткәрелә, район мәдәният йортына һәм район үзәгендәге бер урамга аның исеме бирелгән. Башкалабызда да Совет районындагы яңа урамнарның берсе Зифа Басыйрова исемендә. Шулай ук Казанда ул яшәгән йортка Истәлек тактасы куелачак дигән сөенечле хәбәрне дә ишеттем. Бирсен генә Ходай! Әлбәттә, боларның һәммәсе дә ифрат дәрәҗәдә куанычлы гамәлләр! Инде шушыларга өстәп, халык әллә кайчан үзе биргән «халык артисты» дигән исемне рәсмиләштереп, иҗатының иң югары дәрәҗәгә ирешүен дәлилләп, таҗ да киертеп куйсак Зифа апабызның башына!.. Моңа, беренчедән, мәрхүмәнең рухы шатланыр, икенчедән, талантлы кызының хезмәтенә, иҗатына халкыбызның олы ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүе булыр иде. Ә моңа җырчының оныклары – газиз улы Рафаэльнең (1938–1995) балалары (алар исән булырга тиеш) ничек сөенерләр иде, ә?!

Халык моңнары – борын-борыннан килгән әманәт, дибез. Әнә шул изге әманәтне зур саклык, хөрмәт белән, олылап, сәнгать югарылыгына күтәреп халкына тапшырган гүзәл җырчы, җыр сәнгатенең асыл йөзек кашы, ярлы батрак Габделбасыйр белән Фәрхинур кызы Зифаны еллар аша булса да, олылыйк, хөрмәтлик әле, милләттәшләр! Язмабызга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Зифа Басыйрованың 100 еллыгы уңаеннан «Халык җырчысы» дигән мөрәҗәгате (ә ул инде башта ук телгә алынган китапны ачып җибәрә) белән нокта куйыйк:

«Җыр – кешенең гомерлек юлдашы», – дип халык юкка гына әйтмидер. Сөенеч килсә, җыр кешене уята, кайгы-хәсрәт килсә – юата. Ләкин кем җырлый бит әле! Бик сирәкләрнең генә тавышына, язмышына халыкның бөтен тарихы сыя. Ерак гасырлардан килгән иңрәү дә, сабый бала беренче йөреп киткәндә чыккан шат авазлар да, сөйгән яр белән хушлашкандагы сагыш та гүя синең йөрәгеңә кагыла. Шуңа да һәркемнең күңелен биләп алган җырчыларны «халык җырчысы» диләр. Зифа Басыйрова шундый җырчы иде. Халык бәгыреннән өзелеп төшкән һәм озак елларга халык күңелендә калган җырчы.

Тәлгать ХАМАТШИН, Башкортстан, Бүздәк

 


Зифа Басыйрова: Мин бит «халык» артисты түгел, сеңлем…” язмасына фикерләр

  1. Без дэ Мослимебезнен соекле кызы Зифа Басыйрованын монлы жырларын (кара пластинкадан) тынлап устек, хэзер ксмпиютрдан тынлыйбыз, кызганыч анын халык артисты булмаганын белми идём. Исэннэрнен кадерен бел, улгэннэрнен каберен бел дип юкка гына эйтмэгэннэр шул.

Фикер өстәү