Космоска очар өчен ничек тукланырга һәм артык авырлыктан котылырга? Фәрит Әюпов КИҢӘШЛӘРЕ

Фәрит Әюпов белән укучыларыбыз яхшы таныш. Ул, турист буларак, космоска очарга җыена. Әзерлек эшләре инде күптән башланган, чират килеп җиткәнен генә көтә. Әмма бүген сүзебез ул хакта түгел. Фәрит, беренче тапкыр редакциягә килгәч, үзенең берничә ел элек төшкән фотосын күрсәтеп, безне шаккатырган иде. Авырлыгы бер центнердан артык зур бәдәнле бу кешенең канәгатьсезлек халәте чыраена да чыккан. Хәзер исә эшмәкәр егетебез бөтенләй башка, күз тимәсен, ыспай гәүдәле, тешләрен җемелдәтеп, елмаеп кына тора. «Космоска очар өчен җиңеллек кирәк бит. Ракетага авыр булмасын дип шулай тырыштым инде», – дип шаярта үзе. Аннан җитдирәк сүзгә күчәбез.

– Бер центнер авырлык бик хәтәр икән. Ул вакытларны искә төшерәсем дә килми. Авырлык арткан саен, сәламәтлек тә югала: бертуктаусыз тирләтә, кызурак барсаң, шундук хәл бетә, сулыш алуы кыенлаша. Беркөнне шулай көзгегә карадым да: «Җитте, Фәрит», – дидем. Ярдәме тиде. Дөресен генә әйткәндә, шулай иңнәремдә бер центнерны «күтәреп» йөргәндә, бер танышымны очраттым. Заманында көчкә селкенә иде, ябыккан бу, йөгереп кенә йөри. Баштарак, әллә авырып киттеме икән, дигән уй да килде хәтта. Тик кызарып-алсуланып торган йөзен, җитез хәрәкәтләрен күргәч, бу уемнан кире кайттым. Менә шунда үз-үзеңне кулга алып буласына чын күңелдән ышандым.

– Шулай да 30 килограммнан артык авырлыкны ташлау җиңел генә бирелмәгәндер?

– Морадыңа ирешү өчен теләсә нәрсәне гадәткә кертергә генә кирәк икән. Мин шуны аңладым. Әлбәттә, моның өчен 2–3 көн генә җитми. Мәсәлән, без ел саен ураза тотуны гадәткә кертәбез бит. Баштагы көннәрдә кыен кебек, аннан ияләнәбез. Хәтта рәхәтрәк тә булып киткән кебек. Ашауны тәртипкә салу да нәкъ шулай. Кыскасы, ябыгырга теләсәң, калорияне киметү дә җитә. Кеше тәүлегенә уртача 2500 килокалория «яндыра». Организмдагы энергия мускулларны эшләтү өчен генә түгел, эчке органнарның эшләвен тәэмин итү һәм ризыкны үзләштерү өчен дә кирәк. Кайсы ризыкның күпме калория биргәнен белү кыен түгел. Интернетта хәзер әллә нинди кушымталар бар.

– Булачак космонавтның көне ниләр ашап үтә?

– Белгечләр санап чыгарганча, кеше көн саен үз тәненең һәр килограммына 30 миллилитр исәбеннән фильтрланган, кайнатылмаган су эчәргә тиеш (ашарга ярты сәгать кала, ашаганнан соң 1,5 сәгать үткәч). Моңа шулай ук шулпа, җиләк-җимеш, яшелчәдәге сулар да керә. Мин дә һәр иртәмне шулай башлыйм: ашарга ярты сәгать кала 2 стакан су эчәм. Бераз вакыт үткәч, сөт салып, каһвә эчеп куям. Үлән чәйләре дә бик әйбәт. Беркайчан да иртәнге аштан баш тартмыйм. Иртәнгесе – үзеңә, көндезгесе – күршеңә, кичкесе – дошманыңа, дип юкка гына әйтмиләр. Иртә белән ашамасаң, кичен нык итеп ашарга туры килә, чөнки организм барыбер үзенекен таләп итә. Талымласам, төшке ашка кадәр алма ашап куям, я берәр стакан чәй эчәм. Ашыйсы килүдән интегеп йөрергә ярамый. Әбәт вакытында яшелчәләрдән салат, майлы булмаган иттән (тавык яки күркәнеке) пешерелгән аш ашыйм. Яшелчә ашы, борщ булса, бигрәк тә әйбәт. Төрле яшелчә туралган, үсемлек мае салынган салат әзерлим. Кичкә исә суган белән пешерелгән карабодай боткасын үз итәм. Тамак туймаган кебек булса, тавык, күркә ите, балык капкалап алырга мөмкин. Кичке ашка кадәр кефир, бал һәм чикләвекләр белән чәй эчеп куйгаласаң да, кичке сәгать 6дан соң ашау-эчү мәшәкатьләре онытылырга тиеш. Соң ашаган азык майга гына китә.

– Өстәл яныннан киткәндә тамагыгыз туйган буламы? Әллә инде күзегез гел эзләнәме?

– Мондый хәл килеп чыкмасын өчен ашны гадәттә эче тирән булмаган зур тәлинкәгә салып ашагыз. Халыкта күз туймады дигән төшенчә бар шул. Монысы шуның өчен кирәк. Башта азыкка карап торырга, дога укып алырга мөмкин. Аннан акрын гына ашыйбыз. Монысы ни өчен кирәк дисезме? Баш миенә туйганны белгертә торган сигнал, ашый башлагач та, 20 минуттан соң гына барып җитә. Димәк, тиз-тиз ашасак, өстәл яныннан туймыйча киткән кебек хис калырга мөмкин. Акрын ашасак исә, сигналлар килә башлый, димәк, табын артыннан без туеп китәбез. Шуңа күрә Европа халкы вакытны уздыру өчен табын артында гәпләшеп утырырга ярата да инде.

– Күпме калория биргәнен дөрес исәпләгәндә, теләсә нинди ризыкны ашарга мөмкин, дидегез…

– Күңел теләгәндә капкалап кую зыян итми. Берәр ризык турында, их, кабып карыйсы иде, дип уфтанып йөрү һич кенә дә дөрес түгел. Тазарта торганнарыннан тора-бара арынырга гына, ягъни аларны ашамауны гадәткә кертергә кирәк. Бу хакта барыбыз да беләбез кебек, әмма үтәмибез генә. Әлеге исемлеккә чүпрәле камырдан пешерелгән, майлы ризыклар керә. Кара икмәккә генә күчү күпкә отышлырак. Терлек маен тора-бара үсемлекнекенә алыштыра барасың. Шундый ризыкларның тагын берсе – шикәр. Белгечләр әйтүенчә, кеше өчен көндәлек норма – 40 грамм. Моңа, әлбәттә инде, җиләк-җимештәге, башка продуктлардагы шикәр дә керә. Ә статистик мәгълүматлар буенча, без шикәрне ике тапкыр артыграк, көненә 70 грамм кулланабыз икән. Баллы әйберләрне чамасын белеп ашау шикәр диабеты авыруларын да киметә алыр иде. Тозга да бик игътибарлы булырга кирәк. Организм өчен көненә бер чәй кашыгы, ягъни 7 грамм җитә. Ә без аны да 2 тапкыр артык кулланабыз.

– Теләсә нинди ризыкны ашарга ярый дисәгез дә, үзегез ит ашамыйсыз бугай, ягъни вегетариан тормышы алып барасыз…

– Әйе, 6 ел инде. Элек бер ел веган булып та алдым, ягъни сөт продуктлары да ашамадым, аксымны бөтенләй кулланмадым. Иткә килгәндә, чыннан да, кызыл итнең файдасын күрмим. Майлы ризыкны үзләштерү өчен энергиянең 70 проценты сарыф ителә. Аңлашыла ки, җиңел азыклар өчен энергия дә азрак, 20 процент тирәсе генә китә. Димәк, азыкны дөрес куллансак, безгә инде көненә 1000–1500 килокалорий да җитә дигән сүз. Шулай булгач, организмны нигә дип «азапларга» ди әле? Бу галимнәр күзлегеннән караганда да дөрес. Организмдагы күзәнәкләр билгеле бер санда яңадан тууга программалаштырылган. Җиңел эшкәртелә торган азык ашаганда, әлеге цикл уртача 15 елдан артыкка озыная. Димәк, гомер дә озыная дигән сүз. Бу кан басымы, күтәрелү, йөрәк өянәге, ашказаны җәрәхәте кебек күп кенә авыруларның булмый калуына бәйле. Авыр эшкәртелә торган ризыктан исә организмда шлаклар күп кала, бу төрле авырулар килеп чыгуга сәбәп булып тора.

– Булачак космонавтның сәламәтлеген гел күзәтеп торалар дип беләм. Физик яктан чыныгу дигәндә, нәрсәгә игътибар итәсез?

– Хәзер күп кеше кабинетларда утыра, транспортта йөри, өйгә кайткач, диванга кырын ятып телевизор карый. Шуның белән сәламәтлеген бетерә дә инде. Кан йөрешен яхшырту өчен кимендә 10 мең адым җәяү йөрим, 30 минут актив хәрәкәт итәргә тырышам. Моны һәркем булдыра ала, вакыт юкка сылтыйсы түгел, гадәткә генә кертәсе. Авырлыкны китметү өчен спортзалда шөгыльләнүне дөрес дип тапмыйм. Монысы гәүдәне формада тоту өчен кирәк. Ә калорияне яндыру өчен дип, тренажерларда тир чыгарырга тырышу сәламәтлеккә зыян китерергә генә мөмкин. Эшкә җәяү барып кайтсаң, әбәт вакытында паркта, урамда йөреп керсәң, күпкә яхшырак.

Тагын бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк дип уйлыйм: кеше сөенечкә – шатлана, көенечкә кайгыра белергә тиеш. Авыр чакта елап алу да комачауламас. Нәрсәнедер искә төшереп, кемнеңдер әйткән сүзенә ямансулап, эчеңдә хис өере тоту бер дә дөрес түгел, мондый халәт организмны җимерә. Кеше күбрәк елмайса, көлсә, организмда спазмнар сирәгрәк була.

Безнең илдә хатын-кызлар уртача – 73, ир-атлар 68 яшькә кадәр яши. Кавказ якларында, Европа илләрендә гомер озынлыгы шактый озынрак. Ә бит барысы да шушы гап-гади кагыйдәләргә нигезләнеп яшәүгә бәйле. Татарлар бик тырыш, эшчән халык, әмма гомер озынлыгы мактанырлык түгел. Әби-бабайларыбыз дарулар урынына үләннәр кулланганнар. Безгә бу хакта да онытырга ярамый. Минем үз әбием дә 17 бала үстереп, 98гә җитеп үлде. Рәхәт тормыштан түгел, шул табигатькә якын булудан бит инде бу.

– Өегездә хәлләр ничек? Төрле тыюлар кертеп интектермисезме?

– Бернинди тыюлар да юк. Һәркем теләгән ризыгын ашый. Дөрес, кызыл ит белән колбасаны өйдә күптән күргәнем юк. Әмма бу мин куйган шарт түгел. Хәтта биш яшьлек кызыбыз Асия дә тавык яки күркә ите генә ашау ягында. Аның организмы да шундый ризыкка күнеккән инде.

– Коронавирус чорында яшәү рәвешенә үзгәрешләр кертмәдегезме?

– Бу авыруга каршы тору өчен иммунитетның нык булуы кирәк. Организмыбызны тыңлый белсәк, үзебезне саклап кала алыр идек. Әйе, прививка ясаттык. Ашау-эчүгә дә күбрәк игътибар итә башладык. Иртән торгач, аз-азлап кына бүрттерелгән бодай, солы ашыйбыз. Моның өчен бөртеклеләрнең язын утыртылганы кирәк, бүрттергәндә мыеклары ярты сантиметрдан артмаска тиеш.

– Иң яратып ашаган салатыгыз?

– Сез, бәлки, әллә ниләр ишетермен дип уйлыйсыздыр инде. Кәбестә салатын яратам мин. Азрак уксус, тоз, үсемлек мае салып болгатасың да, шуның белән эше бетә. Бик тәмле, ә файдасын әйтеп бетерә торган түгел.

– Әллә ниләр димәктән, мин, чыннан да, берсеннән-берсе хәтәррәк диеталар, күз күрмәгән рецептлар ишетермен дип уйлаган идем…

– Бернинди диеталар белән дә баш ватасы түгел. Гадәткә кертсәң, организм ул азыкны үзе «сорап» ала, ошатмаса, башкасын эзли башлый. Шуңа күрә үзеңне нидер ашаудан чикләргә дә ярамый. Тик чамасын белергә генә кирәк. Иң мөһиме, синең һәр гамәлең, шул исәптән ашап-эчүең дә канәгатьлек китерергә тиеш.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү