Татарстан «омикрон»га әзер, Яңа елга – юк

Бу сүзләрне дә ишетер көннәр бар икән. Татарстанда коронавирус инфекциясеннән авыручылар саны кимү күзәтелә. Аз булса да, үзгәреш бар. Тик ул бер мизгелдә үзгәрергә дә мөмкин.

Узган тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны 236га җиткән иде. Бу алдагы көннең күрсәткеченнән 34кә азрак. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүечә, соңгы 11 атнада беренче мәртәбә күзәтелгән үзгәреш бу. Үсеш темпы 5,5 процентка кимегән.

Аның каравы, грипп белән авыру очраклары арта. Узган атнада Татарстанда авыруның 14 очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, республикада шундый 29 очрак бар. Белгечләр алга таба грипп белән авыручылар арту ихтималын да фаразлый. Любовь Авдонина искәрткәнчә, халыкка кичекмәстән гриппка каршы прививка ясатырга кирәк.

Роспотребнадзорның даими тикшерүләренә килгәндә, идарә вәкилләре ноябрь аенда 1287 объектны тикшергән (чагыштыру өчен: октябрьдә 935 тикшерү).  Һәр бишенчесендә кагыйдә бозу ачыкланган.

– Бу – 263 объект, ягъни тикшерелгән объектларның 20 проценты. Алар таләпләрне бозып эшчәнлек алып барган. Октябрьдә бу күрсәткеч 17 процент иде, – диде Любовь Авдонина. Идарә хокук бозучыларга карата 252 беркетмә төзегән һәм якынча ике миллион сум күләмендә штраф салган. 8 объектның эшен туктатканнар.

Таләпләр үтәлмәгәч, чикләүләрне киметү турында да сүз була алмый. Роспотребнадзорның җәмәгать туклануы объектларына Яңа ел төнендә озаграк эшләү мөмкинлеге бирәсенә өметләнмәскә дә буладыр.

Яңа ел димәктән, идарә вәкилләре Татарстан районнарында бәйрәм чаралары үткәрү форматы турында уртак фикергә килмәгән. Бу сорауга җавапны 10 декабрьдән дә иртәрәк ишетеп булмаячак әле.

Моңа өстәп, Любовь Авдонина балалар бакчаларындагы Чыршы бәйрәмнәрен үткәрү буенча кагыйдәләрне дә искә төшерде. Чараларда күпләп җыелуны булдырмас өчен, бәйрәмдә баланың йә әтисе, йә әнисенә генә катнашу рөхсәт ителә. Аның QR-коды булырга тиеш. 60 яшьтән өлкәнрәкләргә бәйрәмнәргә килмәскә киңәш ителә. Шулай ук температура үлчәү, битлек кию режимы, социаль ара саклау кебек таләпләр дә үтәлергә тиеш. Балалар бакчасына аниматор, бәйрәм оештыру белән шөгыльләнүче чит хезмәткәрләр кертелмәячәк.

Яңа елны каршыларга әзер булмасак та, «омикрон»га әзер икән. Билгеле булганча, дөньяда коронавирус инфекциясенең яңа штаммы – «омикрон» дигәне тарала башлады. Республиканың сәламәтлек саклау системасы вазгыятьне контрольгә алырлык хәлдә булуын әйтте.

– Ай ярым вакыт узгач килерме, бөтенләй булмаса да, бик яхшы. Әйдәгез, карап карыйк. Һәрхәлдә, сәламәтлек саклау системасы моңа әзер, хастаханәдә урыннар бар, – диде Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү