Тәгәрмәчле укытучы: Республикада педагоглар җитмәү проблемасы ничек хәл ителә?

Алабуга, Чүпрәле, Тукай, Апас, Менделеевск, Биектау, Зәй, Спас районнарында укытучылар кытлыгын хәл итү өчен «Мобиль укытучы» проекты тормышка ашырыла. Авыл мәктәпләренә йөреп белем бирү өчен район җитәкчелеге укытучыларга машина бирә дигән сүз бу. Мәктәпкә мөгаллимнәрне җәлеп итүнең тагын нинди юллары бар? «ВТ» хәбәрчесе әнә шуларны белеште.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, яңа уку елына мәктәпләрдә педагоглар тупланган, әмма районнарда математика, физика, информатика һәм химия фәннәре буенча укытучыларга кытлык бар. Соңгы биш елда башлангыч сыйныф, рус теле һәм әдәбияты, чит тел укытучыларына ихтыяҗ арткан. Әлегә проблеманы башка фән укытучыларын кабаттан әзерләү, вузларда белем алучы югары курс студентлары, пенсия яшендәге мөгаллимнәр хисабына хәл итәргә туры килә. Мәсәлән, КФУ студентлары – Казан, Ульян педагогика институты шәкертләре Чүпрәле мәктәпләрендә укыта.

– Бездә укытучылар җитә. Барлыгы 420 педагогик хезмәткәр исәпләнә. Шулар арасында мәктәп директорлары, урынбасарлары да бар. Ни өчен дигәндә, алар да 7–9ар сәгать дәрес бирә. Ел саен мәктәпләргә 6–7 яшь укытучы кайта. Алар педагогик вузларга максатчан программа буенча укырга керә. Бу юнәлеш буенча нык эшлибез. Шуңа күрә кадрлар кытлыгы тумый, – диде Чүпрәле районы мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Халитов.

Теләче районында да укытучылар җитә икән. Мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Карпова, мәктәпкә килергә теләүчеләр табылып тора, ди. Моны ул яшьләр белән актив эшләүдән күрә. Шуңа күрә районда «Мобиль укытучы» кебек проектка да ихтыяҗ юк.

«Мобиль укытучы» программасы авылларда мәктәпләрне саклап калу, кечкенә авылларны укытучылар белән тәэмин итүне күздә тота. Проект буенча укытучыга мәктәпкә йөреп укыту өчен машина бирелә. Бу – бензин, техник хезмәтләр бушка дигән сүз. Моның өчен башта бәйгедә катнашырга кирәк. Әйтик, Алабуга районында биш укытучы арасыннан таләпләргә туры килгән икесен сайлап алганнар. Болар – Мамадыш кызы Алия Фәрхуллина һәм Алабугадан Ольга Пермина.

Шәһәрдә яшәүче Ольга Пермина Хлыстово мәктәбенә йөреп укыта. Моның өчен аңа 11 чакрым юл үтәргә туры килә. Белгечлеге буенча инглиз һәм немец телләре укытучысы ул. Башлангыч сыйныфларга белем бирү өчен квалификациясен яңарткан. Ольга шәһәрдәге мөмкинлекләргә кызыгып, Алабугага ире белән Ижаудан күченеп килгән. Башта Чаллыда укыткан. Декрет ялыннан соң, шәһәрдә эш тапмагач, авылга барырга мәҗбүр булган. Башта болай эшли алырмынмы икән, дип шикләнсә дә, тора-бара ияләшкән. Хлыстово мәктәбендә 18 бала укый. Бер укытучыга – ике сыйныф. Аңа 2 һәм 4 нче сыйныф укучыларын кушып укытырга туры килә. Башта авыррак булса да, хәзер җаен тапкан. Сыйныфта рус, татар, әрмән балалары укый.

– Миңа хәзер автобуска ашыгырга кирәкми. Машина булгач, үземнең вакытны көйли алам. Сәламәтлеге буенча өйдә белем алучы дүрт бала бар. Моңа кадәр алар янына укытырга җәяү бара идем, хәзер анысы да хәл ителде. Бер ел автобуста йөргәч, «Мобиль укытучы» грантында катнашырга булдым. Мондый программалар бик кирәк. Техника булгач, төрле мәктәпләргә барып укытырга мөмкин. Яңа машинада йөрү дә күңелле. Авылга барып укытуның бер кыенлыгын да күрмим. Тик өйгә кайткач, эш буенча машина белән башка җиргә барырга ярамый. Укытудан баш тарткан очракта техниканы кире кайтарырга кирәк, – ди 37 яшьлек Ольга Пермина.

Грант отучының икенчесе – Мамадыштан килеп физика, математика фәннәрен укытучы Алия Фәрхуллина. Ул быелгы уку елыннан Костенеево һәм Морт мәктәпләрендә эшли.

Костенеево мәктәбендә 67 балага 17 укытучы белем бирә. Директор Чулпан Гыйззәтуллина әйтүенчә, яңа уку елына мәктәп кадрлар белән тәэмин ителгән.

– Физика, математика укытучысы лаеклы ялга киткән иде. Аның урынына Мамадыштан Алия Фәрхуллина килде. «Мобиль укытучы» – бик уңайлы проект. Бер районнан икенчесенә дә йөреп эшләп була. Бензин бәясе кыйммәт бит хәзер. Ә болай бу чыгымнар өчен акча түләргә кирәкми, – ди директор.

Син – миңа, мин – сиңа. Районнар арасында укытучылар җитмәү мәсьәләсен әнә шул рәвешле дә хәл итәргә туры килә. Балтач районының Бөрбаш мәктәбе белән Кукмара районының Лельвиж мәктәбе үзара әнә шундый килешү төзегән. Бөрбаш мәктәбе директоры Мәлик Сибагатуллин  белдергәнчә, әгәр вазгыять үзгәрмәсә, авыл мәктәпләре укытучысыз калачак.

– Өлкән укытучылар пенсиягә китә, яшьләр укытырга килми. Авылдан шәһәргә киткән ике укытучы күченеп кайтты. Математика, информатика укытучысын Казаннан үзем чакыртып кайтардым. Икенчесе гаиләсе белән Чаллыдан күченде. Мәктәпкә биш ел эчендә бары ике генә яшь укытучы кайтты. Элек ун укучының икесе укытучылыкка укырга керә иде. Хәзер баручылар юк диярлек. Кукмара районы мәктәбенә мин – информатика, ә Лельвиж мәктәбе безгә рус теле укытучысын җибәрде. Ике ара – 12 чакрым тирәсе. Менә шундый алыш-биреш ясарга туры килә. Аларга да җиңел түгел. Әгәр машина бирелсә, килеп йөрү уңайлырак булыр иде, – ди Мәлик Сибагатуллин. – Хезмәт хакы аз булгач, яшьләр укытучы булырга атлыгып тормый. Аларга өй салу, фатир бирү дигән нәрсә дә юк. Процентсыз кредитлар бирү мәсьәләсен дә карарга кирәк. Укытучыга таләпләр  зур. Укытучыдан укучыларның «4ле» һәм «5ле»гә укуын таләп итәләр. Элек начар укучыларны сыйныфта кабат утыртып калдыру гадәте бар иде, хәзер «2ле»гә укыса, укытучы гаепле. Укыту программаларын да кабат карау кирәк. Әгәр бу проблемалар хәл ителмәсә, мәктәпкә кайтырга теләгән укытучылар саны күпкә кыскарачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү