Хуҗалык җитәкчесе Ландыш Закирова: «Миндә – ир-ат холкы»

Хуҗалыкны 21 ел җитәкләгән хатын-кыз белән сөйләшергә туры килгәне юк иде әле. Мишәр Мөслиме авылында фермер хуҗалыгын җитәкләгән Ландыш Закирова белән аралашып утыру үзе бер рәхәт.  

– Мин шушы авылныкы, – дип таныштырды ул үзе белән. – Гаиләдә дүрт кыз үстек. Кызлар гына булгач, мин әтинең малае ролендә идем. Бәлки, шулай булырга да туры килгәндер. Бөтен эшне бергә эшләдек. Һәрвакыт аның янында идек. Шуңа күрә холкымда да, гәүдә төзелешемдә дә, тавышымда да ир-ат чалымнары бар. Әни – терлекче, әти механизатор булды. Үзем дә кечкенәдән үк авылны бик яраттым. Авылыбыздагы агроном абыйның басуда машинасы белән йөрүләренә кадәр гел кызыга идем. 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә техникумында укыдым. 1989 елны колхозда агроном булып эшли дә башладым.

Кияүгә чыккач, гаиләсе белән Мөслим районында яшәп алалар да кабаттан Азнакайга кайтып төпләнәләр. Шуннан соң Ландыш ханым ул вакыттагы район башлыгы Әнәс Исхаков чакыруы буенча, 2000 елда туган авылына «Чулпан» хуҗалыгына җитәкче итеп билгеләнә.

– Бик авыр, болганчык еллар иде. Бурычлар җыелган, малга азык юк. Исемнәр дә берничә тапкыр алышынды. 2006 елдан исә рәсми төстә фермер хуҗалыгына әйләндек. Ләкин исеменә карап, җисеме үзгәрмәде. Нәкъ шушы ук эш тәртибе, мал саны, шундый ук мәсьәләләрне хәл итәсе булды.

– Шушы еллар эчендә «Бу эш сиңа нигә кирәк? Хатын-кыз башыңа авыр бит»  дигән сүзләрне еш ишетергә туры килдеме?

– Әлбәттә. Авылда мәктәп, ферма, колхоз бетсә, авыл юкка чыга, диләр. Кызганыч, мәктәп бетте. Ләкин хуҗалыкны тоттык, ферманы калдыра алдык, агрофирмаларга бирмәдек. Әлегә күрше авыллардан эш сорап килүчеләрне дә хезмәт белән тәэмин итеп торабыз. Салымнарны түләп, хезмәт хакларын биреп барабыз. Димәк, тырышуыбыз юкка түгел. 400 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуларның 150се – савым сыеры. Арттыру нияте дә бар, ләкин елы авыр килде бит. Бераз сабыр итәргә туры килә.

– Әлеге җаваплы эштә сезнең хатын-кыз булуыгыз ярдәм итәме, әллә, киресенчә, авырлык тудырамы?

– Ир-ат булсам, менә шуны эшләр идем, дип уйлаганым юк. Тормыштагы кайбер ситуацияләрдә ир-ат югалып калырга мөмкин. Ир-атларга караганда хатын-кыз коллективын җитәкләргә авыррак. Тормыш булгач, төрле чак була. Бигрәк тә авылда барысы да уч төбендәге шикелле генә. Гаиләләрендә авырлыклар булса, миңа, җитәкче хатын-кыз буларак, аларны хәл итәргә булышу җиңелрәк.

– Кайвакыт күңелегездәге «егетлек»не дә тартып чыгарырга туры киләдер.

– Ничек кенә әле! Йөрәгеңдә ир-ат холкын йөртмәсәң, мондый эштә эшләп булмый. Безнең хуҗалыкның аякка басып, тыныч кына эшли башлавына 7–8 ел гына әле. Башлаган елларда бик авыр булды. Каты куллы да булырга кирәк иде. Эшчеләрнең күзе сиңа төбәлгән бит.

– Туктап каласы килгән вакытлар булмадымы?

– Ничек булмасын?! Булды. Мин дә бит – хатын-кыз. Мин дә бит – әни кеше. Минем дә башка хатын-кызлар кебек үк, ир ышыгында гына яшисем, матур күлмәк киеп, җылы өйдә тәмле ризык кына пешереп утырасым килгән вакытлар булды. Бигрәк тә әнә шул болгавыр чорларда. Хәзер, Аллага шөкер, рәхәт яшибез. Канәгатьлек белән, алга план корып эшлибез.

– Үзегезнең уң кулыгыз кем?

– Төп ярдәмчеләрем – ирем белән улым. Алар һәрвакыт минем янәшәмдә. Улыма – 25 яшь. Барысын да сеңдереп, күреп үскән бала, мине күз карашымнан ук аңлый. Ә бөтен исәп-хисап эшләре – ирем кулында. Әнием дә, туганнарымның барысы да районнан чыгып китмәде.

– Иң зур уңышыгыз дип нәрсәне әйтер идегез?

– Уңышым – соңгы елларда ирешкән дәрәҗәне саклап кала алу, ниһаять, үземнең хезмәтемнән канәгать була башлау. Соңгы 7–8 елда сулыш алып куярга җай була башлады. Аңа кадәр авырлыклар белән көрәшү, проблемаларны чишү генә иде. Аның вакыты да шул иде. Бездән генә тормаган мәшәкатьләр күп булды. Булганны тарату берни түгел, ә менә саклап калу бик зур тырышлык таләп итә. Авыл хуҗалыгында елдан-ел яңалык керә. Бүген яраган иртәгә ярамый. Яхшыдан-яхшы булсын, дисең. Бер калсаң, берничә елдан куып тоту мөмкин түгел. Шуңа күрә ничек тә тырышырга, сер бирмәскә кирәк.

 


Фикер өстәү