Миңнеханов һәм Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Югары советы составына керде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Югары советы составына партиянең ХХ юбилей съездының йомгаклау, өченче этабы катнашучылары итеп сайланды.

Аларның кандидатураларын партиянең Югары советы рәисе Борис Грызлов тәкъдим итте һәм съезд тарафыннан хупланды.

Грызлов үзе «Бердәм Россия» Югары советы башлыгы вазифасына яңадан сайланды. Партиянең җитәкчесе янә Дмитрий Медведев булды.


Фикер өстәү