Тиешле мөнәсәбәт – үзе дәва: Азнакай шифаханәсенең үзенчәлеге нидә?

Горур Чатыр таудан ерак китәсе юк – шифаханә күренә. Күрше Башкортстан гына түгел, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләре, хәтта Дагыстаннан ук килеп тә, шифасын күреп китәләр аннан. Даны еракка таралган Азнакай шифаханәсенең үзенчәлеге нидә?

Шифа йортының бинасын узган гасырның 60 нчы елларында ук нефтьчеләр сала. Ул вакытта бина баракка охшаган була. Хәзер бар да башкача, билгеле. Заманча корпуслар, өр-яңа технологияләр белән баетылган дәвалау бүлмәләре – шифаханәнең иң зур горурлыгы. Коридор буйлап атлаганда, бер дә медицинага бәйле урында димәссең үзеңне. Шифаханәнең администраторы Ләлә Нуретдинова сүзләренчә, дәваланырга килгән кешеләргә өйдәге кебек уңайлы мохит булдыру – төп бурычларының берсе.

– Без – бер гаилә. Дәваланучы белән дәвалаучы арасында электән шундый мөнәсәбәтләр урнашты. Безгә килгәннәр якын итүебезне карашыбыздан аңларга тиеш. Монда эшләүчеләр бер-берсенә дә шундый мөгамәләдә. Ләкин сөйләшеп караганчы, башта тирә-якка күз төшә бит. Игътибар итсәгез, шифаханә зур бер йортка охшаган. Монда хәтта төсләр дә шул хакта сөйли, – дип сөйләде ул безгә.

Аппаратлы физиотерапия, натуротерапия, галотерапия, диетотерапия, криотерапия, балчык белән дәвалау… Ләлә ханым сөйләгән җылы, өйдәгечә мохиттә менә шушындый традицион һәм заманча дәвалау ысуллары кулланыла. «Баш табибыбыз Рөстәм Дәүләтшин медицина өлкәсендәге иң алдынгы технологияләр, дәвалау ысуллары белән һәрдаим танышып тора. Башка бер җирдә дә булмаган махсус аппаратлар – шуның дәлиле», – диде Ләлә ханым.

Азнакайдагы шифаханәгә дәва алырга килүчеләрне республиканың иң биек ноктасы – Чатыр тау белән дә таныштыралар. «Тауга менеп төшкәч, бөтен авыруларын оныткан күк булалар. Безнең шифаханәдә дәваланучы һәм ял итүчеләргә бәйле шундый күп хатирәләрем бар. Бервакыт бик ерактан бер абзый килде. Яшәренә бик аз вакыт калган, инде ышанычы да беткән. Ләкин менә-менә туарга торучы оныгы белән очрашасы килә иде аның. Ул вакытта да Чатыр тауга менәргә карар кылынды, ләкин бу кеше тауның итәгеннән ары күтәрелергә теләмәде. Шунда мин аңа: «Күңелегездә йөрткән теләгегезне тауга менеп әйтеп карагыз әле», – дидем. Таудан төшкәч, карашы ук башка төрле иде аның. Чатыр тауның көче анда ышаныч уяткан. «Беләсезме, гомерем булып, оныгымны күрә алсам, аңа «Вера» исеме куштыртам», – диде ул. Биш еллап вакыт узган микән соң, шифаханәгә кечкенә Верочка белән бабасы килеп керде…» – дип искә алды Ләлә Ибраһим кызы.


Фикер өстәү