6 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Россия Эчке Эшләр министрлыгы системасында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча бүлекчәләр оешкан көн. Бу һөнәри бәйрәм министрлык боерыгы нигезендә 2016 елда гамәлгә керә.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча беренче махсус бүлекчәләр илебездә 1991 елның 6 декабрендә барлыкка килә. Бер елдан идарә оеша. Ул 10 ел гамәлдә була. 2002 елны шул исемдәге Дәүләт комитеты бу эшне үз кулына ала. 2004 елда исә Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәт дип атала башлый. 2016 елда әлеге хезмәт юкка чыгарыла, ә аның функцияләре Россия Эчке эшләр министрлыгына күчә. Министрлык структурасында бу эшне алып бару өчен Баш идарә оеша.

Беренче санкция

9 ел элек (2012) АКШ конгрессы сенаты россиялеләргә карата виза һәм икътисади өлкәгә кагылышлы санкцияләр кертү турында закон проекты кабул итә.

Фаҗига

24 ел элек (1997) «Руслан» Ан-124 хәрби-транспорт самолеты Иркутск шәһәрендәге торак йорт өстенә егылып төшә. Ул Иркутскидагы авиация заводыннан Вьетнамга ике СУ-27 самолетын илтү өчен күтәрелә. Әмма дүрт двигательнең өчесе эшләп китә алмау сәбәпле, тиешле биеклеккә менеп җитә алмый һәм торак йортлар өстенә килеп төшә. Фаҗига нәтиҗәсендә 72 кеше – самолет бортындагы 23 кеше һәм торак йортта яшәүче 49 кеше (шуларның 14е – балалар) һәлак була.

Әби патшага – һәйкәл

1873 елның 6 декабрендә Екатеринбург шәһәрендә тантаналы төстә һәм патша гаиләсе катнашында Екатерина II гә һәйкәл ачыла.

Тыю

431 ел элек (1590) крестьяннарга бер хуҗадан икенчесенә күченү тыела. Бу хакта указга Борис Годунов тәкъдиме белән патша Федор Иоаннович кул куя.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү