«Зәркәнче эшендә кешене алдап булмый. Аның өметен акларга кирәк…»

Кукмара районының Купка авылы егете Айнур  Ибраһимов күптән түгел үзенең зәркән остаханәсен ачкан. Казанда яшәп, авылга кайткан егет белән  халыкның зәвыгы, зәркәнчелек турында сөйләштек.

Айнур эшләгән остаханәнең ишеген кемнәр генә шакымый! «Улым, менә бу  борынгы йөзегемне заманчалаштырып үзгәртеп бирмәссеңме икән», – дигән әбиләр дә, үзенчәлекле әйберләр кияргә яраткан кызлар, матурлык турында онытмаган ханымнар да  бар. “Борынгы булса да, заман дизайнына туры килә”, – дип, сирәк очрый торган затлы алка яки балдакны әрәм итмәскә үгетләгән чаклары да була аның.  17 ел  тәҗрибәсе булган  зәркәнче, кешеләрнең йөзенә карауга ук, бусагадан атлаучының таләбен  чамалый. Әлбәттә, бу эштә төгәллек кирәк. Әгәр бер әйберне җиренә җиткереп башкарсаң, сиңа, һичшиксез, икенчесен, өченчесен дә китерәчәкләр. Менә шул ышанычны аклаганга күрә, үз остаханәсен ача алган да инде ул.

Казанның 40 нчы һөнәр училищесында рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштергәч, берничә ел ремонт эшләре белән шөгыльләнгән, аннан үз бизнесын булдырган. Дөресен генә әйткәндә, кайчан да булса, зәркәнче булып китәрмен дип башына да китермәгән. Нәселендә оста куллы кешеләр күп, әмма алтын-көмеш белән эш итүчеләр юк.  Бу урында Айнур, елмаеп кына, бер вакыйганы искә төшерә. Училищеда укыганда сабакташы аңа: «Сиңа зәркәнче булырга кирәк», – ди. Моңа әллә ни игътибар итмәсә дә, бер-ике елдан беренче йөзеген ясагач, шул кызның сүзләре искә төшә. Егетнең мәхәббәттән янып йөргән чаклары. Бу вакытта ике йөрәк төшкән көмеш йөзекнең  иясе  билгеле була инде.

Айнурның күңеленә күбрәк көмеш эшләнмәләр якынрак. Бу аңа эчке халәтен ачарга, чынга ашмаган хыялларын тормышка ашырырга  ярдәм итә. «Зәркәнче эше аша дөньяны таныйм, күңелгә ниндидер мәгънә алам. Мине зәркәнчелеккә табигать өйрәтте.  Табигатьтән бик күп нәрсәгә өйрәнергә була», – ди әңгәмәдәшем. Аңың әйтүенчә, яхшы зәркәнче булу өчен, рәссамча караш, иҗади фикер  йөртү, кешенең зәвыгын тоемлый белү кебек сыйфатлар кирәк.

– Замана хатын-кызларын нинди зәркән эшләнмәләре кызыксындыра? – дип сорыйм Айнурдан.

– Нәфислек ул – һәр хатын-кызга хас әйбер. Ул аңа омтылды, омтыла һәм омтылачак. Шәһәр кешесе – үзенчә, авылныкы – үзенчә. Тик авыл һәм шәһәр дип аерып булмый. Бүген интернет заманында боларның чикләре юкка чыгып килә. Авыл өчен зәркәнчелек ят күренеш түгел. Элек тә зәркән эшләнмәләренә сорау булган. Бүген дә ул  үз урынын югалтмый һәм югалтмаячак. Кибеттә нәрсә модада – бездә дә шуңа ихтыяҗ бар.  Мода  бүген – бер, иртәгә икенче төрле. Үзгәреп тора  бит ул. Берәүләр – бик гади, икенчеләр кысага  сыймаслык эшләнмәләр  ясатырга мөмкин.  Шулай да  вак ташлар белән ясалган зәвыклы әйберләргә ихтыяҗ күбрәк. Күпләр ялтыравыкка, алтынга кызыгалар. Кабатланмаган шедеврлар сораучылар, сәнгатьчә караучылар сирәк.  Алар модага иярми, андыйларның – үз карашы. Заказга күбрәк кул эшен аңлаучы һәм аңа бәя бирүчеләр бирә. Кулдан ясалган иҗат эше  беркайчан да  кабатланмый, шунлыктан кадерлерәк һәм югары бәяләнә, – ди Айнур.

– Вак эш бит, туйдырмыймы, моның өчен сабырлык та кирәк, – дип кылларын  тарткалыйм останың. Ул исә мактануны түгел, тыйнаклыкны сайлый. «Сәгать ремонтлаучыларныкы тагын да авыррак әле. Вак эшкә дә, зурысына да түземлек кирәк», – ди. Ул күбрәк  балдак, алка, брошьлар ясау белән мәшгуль.  Гадәттә, бер йөзекне 3–4 көн эшли. Вак ташлар белән бизәгәндә  катлаулырак, ди.

Айнур зәркәнче эшен табышлы дип саный. Әлбәттә, шәһәрдә  акча эшләү мөмкинлеге  күбрәк. «Күпләрне сөендердем. Менә моны табыш дип әйтеп буламы? Бу табыш була икән, калганы да була, – ди туган якларына әйләнеп кайткан  Айнур. – Без эшкә хәзер барыбыз да табыш күләме аша карыйбыз. Тормышның мәгънәсен шуннан күрәбез. Очсызлы, сыйфатсыз товар җитештереп, табыш әйләнешен арттырырга тырышабыз. Шуның аркасында үзебез үк сыйфатсыз эшләргә юлыгабыз. Тик зәркәнче эшендә кешене алдап булмый. Аның өметен акларга кирәк. Үзеңә ошаса, башкаларга да ошаячак».

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү