Спорт: барысы да элеккечә

Көрәш буенча Россия чемпионатында 10 алтынның 7сен Татарстан көрәшчеләре яулады. Чемпионнар киләсе елда дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак.

Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты келәмендә ярыш башланганчы, илкүләм федерациянең хисап-сайлау җыенын уздырдылар. Төп яңалык – федерация президенты итеп киләсе 4 елга янә Җәүдәт Миңнәхмәтовны сайладылар. Ул әлеге вазыйфаны инде 2006 елдан бирле башкара.

Россия чемпионатында исә 31 төбәктән 140 көрәшче бил алышты. Баштарак ике көн узар дип фаразланган ярышны шимбә кичендә үк тәмамладылар. Аңлашыла инде, келәмдә төп фаворит булып, Татарстан егетләре саналды. Нәтиҗәдә безнекеләр 10 үлчәү категориясенең 7сендә батыр булып танылды. Ике алтын медальне Башкортстан егетләре яулады.

60 килолы егетләр ярышының финалында Алексеевскидан Алексей Абрамов Төмән егете Мурадали Мурадовка бер мөмкинлек тә калдырмады. 65 килолылар бәйгесендә Балтачтан Илназ Миңмуллин Ульян егете Артур Хәкимовтан өстен чыкты. 70тә Алабуга батыры Ислам Фәлахов Санкт-Петербургтан Эмиль Җиһаншинны отты. Ә менә 75 килолы егетләр ярышында Менделеевск районыннан Рафаэль Кәлимуллин Башкортстаннан тәҗрибәле Артур Зөлкәрнәевкә каршы тора алмады. Аның каравы, Рафаэльнең абыйсы Ренас 80леләрдә Ханты-Манси округыннан килгән Игорь Волобуевка бер балл да бирмәде.

Финал алышларының иң кискене 85 килолы егетләр очрашуында булды. Кукмарадан Раил Сәлахетдинов белән Башкортстаннан Дим Хәйруллин бик озак тартыштылар. Алыш кунак егетнең өч кисәтү алып җиңелүе белән тәмамланды. 90 килолы чемпион исемен Казаннан Илмир Төхвәтуллин яулады. 100 килолы егетләр бәйгесенең финалында исә Башкортстаннан ике егет бил алышты. Айнур Сыртаев чемпион булды. Балтачтан Руслан Рәфыйков өченче урынны алды.

Авырлыгы 130 килодан артмаган егетләр ярышын Зәйдә туып, Әлмәт өчен бил алышучы Радик Сәлахов отты. Финалда ул Ханты-Манси округыннан Таһир Зөлкәрнәевне җиңде. Иң авыр көрәшчеләр арасында исә Сергей Павликны ега алучылар бу юлы да табылмады. Мәскәү һәм Калуга өлкәләре өчен бил алышкан Ульян пәһлеваны чемпион исемен яулады, Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин исә икенче булды.


Фикер өстәү