Торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияне аңларга теләүчеләр арткан

Нәрсә килә – шуны түлибез. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен килгән квитанцияне игътибар белән укып утыручылар бармы икән? Дөресен әйткәндә, күп түгел. Әле тикшерә башласаң, аңларга да кирәк. «Белемле кулланучы мәктәбе»ндә һәр кешегә кагылган әнә шул сорауларга җавап табарга өйрәтәләр. Түләгән һәр сумның кая киткәне белән кызыксынучылар арта бара: җиде елда 20 меңнән артык кеше укып чыккан. 

Казанның Глушко урамында яшәүче Мәдинә Яппарованың да укыганы файдага булган.

– Торак-коммуналь хуҗалык буенча сорауларым бик күп җыелган иде. Аларны үзебезгә хезмәт күрсәтүче идарәче оешмага җиткердем. Берсенә дә төгәл җавап ала алмадым. Аптырагач, Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәгенә бардым. Андагылар минем һәр соравыма җавап бирде. Ул гына да түгел, махсус укуга язылдым. Алган белемем бушка китмәде, мин фатирым өчен  җылылыкның ничек исәпләнгәнен, аның дөресме-юкмы икәнен беләм хәзер, – ди ул. – Яз көне урамда таеп егылып, билемне авырттырдым. Шул чакта үзәкнең юристлары ярдәм итте. Иренмәскә генә кирәк. ТКХ өлкәсендә көн саен белем арттырып торсаң да таман гына.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы сораулар турында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә узган туры эфир барышында сөйләштеләр. «Узган ел белән чагыштырганда, 2021 елда безгә зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны 30 процентка кимеде. Халык үзенә хезмәт күрсәтүче идарәче оешмага барып, сорауларына җавап алырга хокуклы. Ике арада элемтә булырга тиеш. Шулай иткәндә, күп кенә сораулар тизрәк хәл ителер иде, – ди Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов. – Кызганыч, халык теге яки бу мәсьәлә белән үзенә кагылган очракта гына кызыксына башлый. Ә башка вакытта җыелышларга йөрмиләр, ниндидер карар кабул ителгәндә читтә калалар».

Дмитрий Романов әйтүенчә, халыктан килгән зарлар арасында иң еш очраганы – квитанциядә язылган суммаларга бәйле. Күршеләр арасында «Безнең ишегалды» программасы буенча каршылыклар килеп чыккалый икән. Кемгәдер спорт мәйданчыгы кирәк, кемдер машина кую урыны сорый. Әнә шулай уртак фикергә килә алмаучылар да   үзәккә мөрәҗәгать итә икән.

– Чүп чыгару проблемасы да күпләрне борчый. Кайдадыр контейнерлар җитми, кайсыдыр урында алар дөрес итеп куелмаган. Үз йортлары янында чүп ташлау урыны булмагач, күрше йорттагысына китереп куялар. Бер кешенең берничә фатиры, йорты булып, һәрберсе өчен акча түләтүдән дә зарланалар. Кеше авылдагы йортына җәй көне генә кайтып йөрергә мөмкин. Әмма бар кешегә дә таләп бер: күпме торагы бар, шуның кадәр түли.

Шулай ук капиталь төзекләндерү буенча да сораулар күп килә икән. Быел күп кенә йортларда ремонт эшләре кинәт туктатылган. Халык ничә ел көткән ремонт булмас дип борчыла. Ә урынга барып тикшергәч, эшләрнең төзелеш материалларына бәя арту сәбәпле туктап торганлыгы ачыкланган.

– Халыкка игътибарлы булырга кирәк. Күпләр идарәче оешма үткәргән җыелышларда катнашмый. Түләү квитанциясенә ниндидер яңа хезмәтне өстәү өчен, бу хакта милекчеләр әйтергә, аларның 51 проценты ризалык бирергә тиеш. Нинди генә хезмәт күрсәтелсә дә, милекче бу хакта белергә тиеш. Сүз белән генә булмый. Мөрәҗәгатьләрне язып тапшырыгыз, – ди ул.

Очрашуда фатирлардагы газ плитәләре, казаннары хакында да сөйләштеләр. Дмитрий Романов әйтүенчә, халык газ оешмасыннан килүчеләрне кертергә атлыгып тормый икән. Кемдер, мошенниклар дип кертми, кемдер ишеген махсус ачмый.

– Фатирларга тикшерүчеләр киләсе алдан хәбәр ителергә тиеш. Алар таныклыгын күрсәтеп керә ала. Кертмим дигән кеше башкаларны куркыныч астына куя. Шуны да онытмаска кирәк. Күрше фатирда ниләр булып ятканын, кем яшәгәнен белмибез бит. Пластик тәрәзәләр кую да эшне катлауландыра. Газ белән агулану, шартлау җилләткечләр эшләмәүдән килеп чыга. Шуңа да аш бүлмәсендәге тәрәзәне бераз ачып куярга кирәк, – ди ул.

Дмитрий Романов су басса, түбәдән кар ишелеп зыян килсә нишләргә икәнен дә аңлатты. Моның өчен идарәче оешма, милекчеләр ширкәте җитәкчесен чакырырга кирәк. Әгәр алар килми икән, ике күршене шаһит итеп, акт төзисең. Шуннан соң үз дәгьваңны тиешле урынга җиткерәсең.

Җитәкче шулай ук үз белдегең белән балкон тышларга һәм аны пыяла белән капларга ярамавын да искәртте.

– 2022 елның 2 мартыннан  моның өчен штраф сала башлаячаклар. Моңарчы тәрәзәсе булмаган балконнарга кагыла бу. Балкон тышлау өчен, тәрәзә куяр өчен, аны алдан махсус комиссия тикшерергә тиеш. Алар рөхсәт биргән очракта гына, нидер үзгәртеп булачак. Әгәр үз белдегең белән эшлисең икән – 5 мең сум күләмендә штраф салачаклар. Бик күпләр, бүлмәләрне зурайтам дип, диварны җимерә. Йортта яшәүчеләрнең барысының да ризалыгын алмаган килеш, дивар күчерү дә ярамый. Әле шушы көннәрдә генә бер милекченең фатир үзгәртүен белеп алган идарәче оешма диварны кире үз урынына куйдыртты, – ди Дмитрий Романов.

Капиталь ремонт  өчен җыелган акчаның кая киткәнен ничек белеп булуын да сорадылар. Моның өчен сезгә хезмәт күрсәткән оешмага язмача мөрәҗәгать итәргә кирәк икән. Җавап бирмәсәләр, торак инспекциясенә хәбәр итәргә була. Дмитрий Романов: «Киләчәктә ТКХ өлкәсендә дә акчаларның кая киткәнлеге, нинди эшләр башкарылганлыгы аермачык күренәчәк», – ди. Киләсе Цифрлаштыру елына өметләнә ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 


Фикер өстәү