Кишердән как ясаучы Казан эшмәкәре: Авылда эш башлавыма шатланам

Балык Бистәсе районында елына 160 тонна балык җитештерелү, шуның күп өлеше эшкәртелеп, кибетләргә 20 төрле балык продукциясе чыгару – бер хәл. «Клариус» җәмгыяте африка сомы дип аталучы балык үрчетә башлаган. Безнең якларда сирәк үрчетелүче форель, чөгә һәм башка төр балык маймычлары җибәреп, елына 150 тонна балык ите һәм 2000 килограмм икра җитештерәләр.

Районда бүген авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә яңадан-яңа җитештерүчеләр барлыкка килә. Николай Володин җитәкчелегендәге крестьян-фермер хуҗалыгында 100 гектар мәйданда кура җиләге, карлыган, крыжовник, сырганак һәм башка төрле җиләк-җимеш эшкәртү, «Каз» хуҗалыгында меңнәрчә баш каз, үрдәк, мисыр тавыгы һәм башка төр кош-корт үстерү, «Масловка» кооперативында ел әйләнәсе яшелчә, Күгәрчен авылында мәрмәр иттән 46 төрле продукция җитештерү – болар барысы да яңа эш урыннары булдыруга этәргеч биргән. Ә эш урыннары булган авылның киләчәге дә өметле.

– Бүген авыл хуҗалыгында дөньяның иң алга киткән илләре үрнәгендә заманча техника һәм технологияләрдән башка үсеш юк. Безгә аларны беркем дә каяндыр китереп бирмәячәк. Төп ышаныч – үзебездә. Булдыклы егет-кызларыбызны табып, аларны төрлечә кызыксындырып, ярдәм итеп, иңгә-иң эшләгәндә генә, авылларыбызның киләчәге булачак, – ди район башлыгы Илдар Таҗетдинов.

Район эшмәкәрләре арасында кемнәр генә юк! Хәтта чит илләрдән килүчеләр дә бар. Моның сәбәпләре турында белешә башлагач, Казаннан килеп, Мәшләк авылында үз эшен ачып җибәргән Рафаэль Гыймазов кыска гына итеп «кызыксындыра беләләр» дип җаваплады. Әйтик, җир кишәрлеге өчен түләүгә башка районнарда да ташлама каралган. Монда беренче ел өчен – тиешлесенең 20 процентын, икенче ел өчен – 40, өченче ел өчен – 60, дүртенче ел өчен 80 процентын түлисе. Биш елдан соң, аякка баскач, түләве җиңелрәк бит инде, ди Рафаэль Гыймазов.

Эшмәкәрләр фикеренчә, Балык Бистәсе районында эш башлар өчен иң уңайлы шартлар булдырылган. Ташламалы аренда хакы белән җир бирү, махсус программа нигезендә су, газ, электр уты үткәрү һәм башка эшләрдә дә һәрчак ярдәм кулы сузарга әзерләр.

– Гаилә бизнесын башлап җибәрү өчен хатыным Лилия белән Казанны гына түгел, республиканың барлык районнарын йөреп чыктык. Мәшләк авылындагы ике катлы бу бина егерме елдан артык хуҗасыз булган, тәмам җимерек хәлдә иде. Биредә яшәүчеләр аның кайчан да булса яңадан торгызыласына өмет өзгән була. Аны яңабаштан диярлек төзеп чыгарга туры килде, – дип искә ала ул.

Хәзер 1350 квадрат метрлы бу бинаны танырлык түгел. Якты, җылы, чиста. Биредә бүген әстерхан чикләвеге, урман чикләвеге (фундук), өрек, слива һәм тагын берничә дистә төр җимеш кушып ясалган «кишер пастиласы» җитештерә башлаганнар. Гыймазовлар янәшә авыллардан 15 кешене эшле иткән.

– Предприятие тикмәгә генә «Кишер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дип аталмый. Безнең төп чимал – кишер. Башка төр катнашмалар да кеше организмы өчен файдалы. Витаминга бай чимал буларак, аны илнең бар почмакларында яратып алалар. Сату белән дә проблема юк. Чималны үзебездә табарга була, – ди Рафаэль Гыймазов.

Предприятие оешуның беренче көненнән башлап биредә эшләүче Рәйхана Әминова әйтүенчә, эш шартлары уңайлы, айлык хезмәт хакы да уртача 25 мең сумнан ким түгел. Төпле хезмәт хакы алгач, ипотекага торак бирү, кредит алу да җайлы. «Элегрәк, авылыбыз бетүгә таба бара, дип кайгырсак, хәзер мәктәпне тәмамлаучы егет-кызлар авылда калу ягын карый башлады», – дип шатлана биредә эшләүче Елена Кузьмина.

– Ә үзең соң, Казаннан авылга күчеп, эш башлавыңа үкенмисеңме? – дип сорыйм эшмәкәрдән.

– Өч бала үстерәбез. Үзем дә, гаиләм дә авылда эш башлавыбызга сөенеп яшибез. Киләчәккә планнарыбыз да зурдан, – ди Рафаэль Гыймазов.

Камил Сәгъдәтшин

 

 

 


Фикер өстәү