Тормыш иминлеге дәресе укытучысы: Йөрәк озак утырып тору аркасында да туктый ала

Казанның 110 нчы лицеенда тормыш иминлеге дәресе укытучысы Елена Хәлилуллина мәктәптә балаларны да, автобуста хәле китеп аңын җуйган әбине дә, поездда йөрәге туктаган ир-атны да коткарып калган. Әле болары – безгә сөйләгәне генә. Әйтми калганнары күпме!

– Битараф булырга ярамый, – ди ул. – Тик күбебезнең башкалар язмышына кайчак исе дә китми. Урамда ярдәм сораган, егылып яткан, кинәт кенә аңын җуйган кешеләргә булышырга ашыкмыйбыз. Яшерен-батырын түгел, кешеләр үзләре дә ярдәм итә белми, кемнәндер сорарга да кыюлыклары җитми. Ә бит санаулы минутлар хәл итә.

Бервакыт лицейга, тормыш иминлеге дәресләрен укырга дип, башка мәктәптән укучылар килә. Дәресләр актлар залында уза. Шунда бер малай аңын җуеп егыла.

– Баштарак берәр авыруы бардыр дип уйладым. Ул малайның, егылуга, иреннәре шәмәхәләнеп чыкты. Тизрәк күзен ачып карыйм. Алар артка киткән. Пульсы да юк. Тиз генә башкаларга әмер биреп, үзем балага ярдәм итәргә тотындым. Йөрәгенә массаж ясыйм, үзем тәрәзәне, ишекләрне ачарга, тизрәк «ашыгыч ярдәм» чакырырга дип кычкырам, – ди ул. – Бер секундны да әрәм итмичә, укучыга ясалма сулыш алдыра башладым. Бераздан ул күзләрен ачты. Менә шушы мизгелне мәңге онытасым юк. Мин аның белән тыныч кына сөйләшә башладым. Табиблар килгәч, малайның йөрәге туктап алганын әйттеләр. Баксаң, кан тамырлары белән бәйле авыруы бар икән. Йөрәк озак утырып тору аркасында да туктый ала, диделәр.

Икенче бәхетсезлек очрагы поездда була. Төн уртасы. Елена ханым  бер хатынның ярдәм сорап ачыргаланып кычкырганына уянып китә.

–  Тар гына вагон. Бер ирнең хәле начарайган икән. Үзем нишләргә икәнен уйлыйм, үзем тизрәк пульсын тикшерәм. Инфаркт булган очракта йөрәккә массаж ясарга ярамый. Шуңа күрә мин аңа ясалма сулыш алдыра башладым. Ниһаять, ир күзләрен ачты. Бөтен вагон миңа кул чаба. Ул төнне йоклап тормадым. Шушы вагондагы кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс уздырдым, – ди ул. – Бу хәлләр минем белән булмас дияргә ярамый. Һәркемнең берәр кешесенә ярдәм кирәк булырга мөмкин. Әйтик, бер елны Казанның Адоратский урамындагы тукталышта давыл чыгып, түбәдән очып төшкән калай бер егетнең аягын зарарлаган. Янындагы кешеләр берни эшли алмаган. Ул кан югалтудан үлде. Әгәр кемдер жгут салган булса, егетне коткарып калып булыр иде.

Күптән түгел Елена ханымның бер укучысы үзен үзе коткарган. «Рубин» командасы җанатары булган ул. Футболдан соң каршы як белән бәрелеш була. Менә шунда аның ботындагы артериясе өзелә. Егет югалып калмый – каешын салып, кан килүне туктата. «Әгәр шулай эшләмәгән булса, 2,5 минуттан үләр иде», – ди укытучы.

Иртән ашамау һәм гел утырып тору кешенең сәламәтлегенә зур зыян сала. Елена Хәлилулина моны үз тәҗрибәсеннән чыгып әйтә. Укучылар арасында да хәлсезләнеп китүчеләр, аңын җуючылар бар икән.

– Балалар дөрес тукланмый. Иртән ботка ашап килүчесе сирәк. Организмга зыян китерә торган ризыкларга өстенлек бирәләр. Ач кеше аңын җуя. Миңа көненә 3–4 бала ярдәм сорап керә. Сабыйлар гади генә ситуациядә дә нишләргә кирәген белми, – ди ул.

Шуңа да Елена Хәлилуллина  тормыш иминлеге дәресләрендә укучыларны иң элек курыкмаска өйрәтә.

– Балаларның күбесе, кан күрсә, аңын җуя. Әмма болай ярамый. Үзеңне җиңәргә кирәк. Безнең мәктәптә беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен кирәк-ярак, тренажерлар җитәрлек. Шуңа да эшләү җиңел. Балаларга да аңлатырга рәхәт, – ди ул. – Без дәресләрне, бармак киселгәч, нинди ярдәм кирәклеге турында аңлатудан башлыйбыз. Яраны бинт белән дөрес итеп бәйләргә өйрәтәбез. Аннары исә кечкенәрәк сыйныфларга газ шартлаганда, йортлар җимерелгәндә нишләргә кирәгенә төшендерәбез. 11 нче  сыйныф укучыларын инсульт, инфаркт, йөрәк өянәге булганда ярдәм итәргә өйрәтәбез. Соңгы елларда балаларга мәктәпкә һөҗүм итү очраклары булганда нишләргә кирәклеген дә яхшылап аңлатабыз. Куркыныч хәлләр вакытында укучылар үзләрен ничек тотарга кирәген белми. Әти-әниләр дә сабыйларга бу хакта  сөйләсә иде.

 Ярдәм күрсәтү буенча киңәшләр

– Бер урында озак утырырга ярамый. Өйдә турник ясап куегыз. Ир-атлар вакыт булган саен шунда шөгыльләнсен. Кызларга исә вакыт-вакыт биеп алырга кирәк.

– Кан яхшы йөрсен өчен, гел хәрәкәттә булу мөһим. Лимфалар мускуллар кыскару ярдәмендә эшли.

– Кешенең беләзегендә пульс сизелсә, димәк,  кан басымы нормаль, әгәр култык асты тирәсендә генә абайланса, төшә башлаган дигән сүз, ә пульсны муен тамырында гына сизәсез икән, бу кешегә тиз арада ярдәм кирәк, дигәнне аңлата.

– Кемгәдер ярдәм  иткәндә, башкаларны әмер биреп эшләтергә кирәк.

– Урамда ярдәм кирәк кеше күрсәгез, ташлап китәргә ярамый. Хәлен сорагыз, табибларны чакырыгыз. «Ашыгыч ярдәм» чакырганда, кем икәнегезне әйтү мөһим.

 Кешене тормышка кайтару өчен төп күнегү – йөрәгенә массаж ясау (30 тапкыр басу) һәм ике тапкыр ясалма сулыш бирү. Моны дөрес итеп эшләргә кирәк. Әгәр йөрәккә катырак яки күбрәк бассаң, күкрәк читлегенә зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә 30га кадәр кычкырып санарга кирәк. Кеше үз косыгы белән тончыкмасын өчен, авыз куышлыгын тикшереп торырыгыз. Бу күнегүләрне кеше сулый башлаганчы, йә «ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче кабатларга кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


2 фикер

  1. Всем бы таких преподавателей в школу, умеющих во время оказать помощь детям медицинскую и научить выживать!!! Браво!!!

Җавап Отменить ответ