Кичә XII дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенә йомгак ясалды.
Әлеге бәйгене Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары белән берлектә, күп санлы иганәчеләр ярдәме белән 12 нче тапкыр уздырды. Бәйгедә катнашучылар саны быел ике йөздән артып киткән, ә финалга иң-иңнәрдән саналган 53 катнашучы гына уза алган.
Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин әйтүенчә, татар телле интернет-ресурслар елдан-ел арта, сыйфатлары яхшырганнан-яхшыра.
Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, педагогика фәннәре кандидаты, бәйгенең жюри әгъзасы Раил Шәмсетдинов: «2022 ел Цифрлаштыру елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә киләсе елда үсеш дәвам итәчәк. Проектларга килгәндә, алар елдан-ел камилләшә», – диде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина пандемия вакытында дистанцион укытуга күчкән вакытта татарча сайтларга, интернет-ресурсларга ихтыяҗ тууын һәм ул вакытта нәкъ менә татар телле сайтларның ярдәмгә килүен әйтте. Әлеге ихтыяҗ яңа татар телле платформалар тууга да сәбәпче булган.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренчә, әлеге бәйгегә күбрәк татар телле яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.
«Интернет шартларында үз урыныңны яулау ул – бик четерекле эш. Монда һәр кешенең, оешманың тырышлыгы бәһасез. Миңа калса, киләчәктә яшьләрне тагын да активрак катнаштыру бурычы алда тора», – диде ул.
Җиңүчеләрне котларга «ВКонтакте» социаль челтәре вәкилләре Андрей Минчуков белән Дэвид Принц, «Векимедипа.ру» директоры Владимир Медейко да килгән иде. Татар теленең әкренләп кенә түгел, зур тизлектә социаль челтәрне яулавы аңа багышланган номинациядә җиңүче һәм дипломантларның күп булуыннан да аңлашыла иде.
Танылган беренче татар блогеры – «Татар малай» – Ринат Галиәхмәтов «Инстаграм»ны кулланырга, әмма анда бөтенләй үк кереп югалмаска киңәш бирде.
«Белем җәүһәре» исеменә лаек булып өч елдан артык актив эшләп килгән иң яхшы интернет-проект оештыру комитетының карары белән бәйгенең махсус призы, «Җәүһәрләрнең җәүһәре» исеменә – Гран-прига лаек була. Быел әлеге бүләк «Казан утлары»ныкы булды.
«Ватаным Татарстан» сайты «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» номинацияcендә беренче урынны яулады.
Җиңүчеләр ИСЕМЛЕГЕ
Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
I урын. Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы, Казан шәһәре https://oprt.tatarstan.ru/tat/
Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта
I урын. ТӘРТИП радиосының мобиль кушымтасы, https://apps.apple.com/ru/app/тәртип-радиосы/id1541313918
Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал
Дипломант. Татарлар йөгерә, https://www.youtube.com/channel/UCk8Ez1fYpxNLlGVNi241x2A
III урын. АКСУ ТВ , https://www.youtube.com/channel/UC_uSgiaSTomHc95lI5gNpoQ
II урын. Камал театры — Әле, Ютуб, https://www.youtube.com/kamalteatri
I урын. Балачак TV, https://www.youtube.com/channel/UCUquWqZrO69Q1-6dycKbJRg
Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
дипломант. Рузалия Хабибуллина сайты, https://ruzalia.ru
III урын. «Асылташ» онлайн-мәктәбе, http://asyltash.gi4.tilda.ws/
II урын. Интернет-китапханә «БЕЛГЕЧ», https://belgech.ru
I урын. Айгөл сайты, http://aygul.tatar
Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
дипломант. Гаилә бәхете — балада, http://minji.ru
дипломант. Милли тәрбия, http://milli-tarbiya.tatar
дипломант. Язмышлар ярында, http://yazmyshlar.tatar
III урын. «Көмеш кыңгырау» республика газетасының сайты, http://chelny-rt.ru
II урын. Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайты, https://tatar-congress.org
I урын. «Ватаным Татарстан» газетасы сайты, https://vatantat.ru
Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект
дипломант. Халкыбыз мирасы, http://miras.tatar
III урын. Казан шәһәр филармониясенең рәсми сайты, http://kazanfil.ru/tat
II урын. Гаяз Исхакыйга багышланган cайт, https://isxaki.com
I урын. «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе сайты, https://tatcultresurs.ru/tat
Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче
III урын. Луиза Юлдашева, https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Юлдашева_Луиза
III урын. Илнур Габидуллин, https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Ilnur_efende
II урын. Римма Васильева, https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Римма_Васильева
II урын. Әмир Саматов, https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Әмир
I урын. Тимендярова Рәзинә Марат кызы, https://ru.wikipedia.org/wiki/tt:User:Timlesj
ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе
дипломант. Ана күңеле балада, https://vk.com/club50309773
дипломант. Илексазым — моңлы сазым, https://vk.com/ileksaz
дипломант. Мамадыш-информ, https://vk.com/mamadyshinform
III урын. Догалы йорт, https://vk.com/doga_islam
II урын. Дөрес сүзгә җавап юк, https://vk.com/doressuz
I урын Че гуглит татар кызы, https://vk.com/cheguglittatarkyzy
Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты
дипломант. «Алтын хыял» балалар бакчасының Инстаграм-аккаунты, https://instagram.com/ds7_altin_hiyal
дипломант. «Татарча сату-алу» — инстаграм челтәрендәге беренче татар телендәге сату-алу төркеме, https://instagram.com/tatarcha_satu_alu
дипломант. @ilnaz_minvaleev — instagram-аккаунт, https://www.instagram.com/ilnaz_minvaleev/
дипломант. Гаяз Исхакый, https://instagram.com/gayazisxaqiy
дипломант. Игезәкләр әнисе @igezaklar_anise, https://www.instagram.com/igezaklar_anise
дипломант. «Без бергә» гәҗитенең рәсми аккаунты, https://instagram.com/bezberge
дипломант. Татар акчасы музее, https://www.instagram.com/tatar_akcasi_muzee
дипломант. Татар Палатасы, https://www.instagram.com/tatarpalata
дипломант. Татарлар йөгерә, https://www.instagram.com/tatarlarrun
дипломант. Тәмле-тәмле рецептлар, https://instagram.com/mazitova16
дипломант. Тәртипле малай инде, https://www.instagram.com/tartipletatar/
дипломант. Че гуглит татар кызы, https://www.instagram.com/cheguglittatarkyzy
дипломант. Шигърият — Мәскәүдә яшәп татарча иҗат итүче шагыйрә, https://www.instagram.com/zaliya_nuriakhmetova/
дипломант. Эльмира Сираҗиның Инстаграм аккаунты, татарча блог, https://www.instagram.com/elmira_siradji
III урын. «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының Инстаграм аккаунты, https://www.instagram.com/komesh_kingiray
III урын. Камал театры — Инстаграм, https://www.instagram.com/kamalteatr
II урын. ТР Милли китапханәсенең Instagram аккаунты, https://www.instagram.com/kitaphane_tatarstan/
II урын. ТӘРТИП радиосы инстаграм аккаунты, https://www.instagram.com/tartip.tatar/
I урын. kitap.fm — милли радио «КИТАП»ның инстаграмм аккаунты, https://www.instagram.com/kitap_fm
Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект
III урын. Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Үзбәкстан , https://www.tatarlar.uz
II урын. Үзбәкстанда Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Үзбәкстан, https://www.instagram.com/tatarlar_uz/ II
I урын. «Камышлы хәбәрләре» газетасының Инстаграм аккаунты, Самара, https://www.instagram.com/kamushlu_xabarlare
ГРАН-ПРИ иясе: баш мөхәррир Галиуллин Рөстәм Госман улы җитәкечелегендә «Казан утлары» kazanutlary.ru журналы сайты.