Галим-вирусолог: «Омикрон” штаммы коронавируска каршы тере вакцинага әйләнергә мөмкин

Коронавирусның яңа – “омикрон” штаммы тере вакцинага әйләнергә мөмкин. Ник дигәндә, “омикрон”ның кешене чирләтү сәләте кимрәк, шул ук вакытта аны йоктыручыларда авыруның әшәкерәк штаммнарына иммунитет барлыкка килә. Энгельгардт исемендәге молекуляр биология институты галиме-вирусолог Петр Чумаков шулай дип белдергән.

“Хәзер COVID-19 инфекциясе үзенең үсешендә икенче фазаны тиз-тиз узды дип уйлыйбыз. Аның чирләтү сәләте кимеде, шул ук вакытта тагын да йогышлыракка әйләнде. Монысы да әйбәт, чөнки табигать үзе үк коронавируска каршы тере вакцина уйлап тапкан кебек килеп чыга. Ягъни коронавирусның яңа штаммын кичерүчеләр әшәкерәк штаммнарына бирешмәүчәнгә әйләнәчәк”, – дип аңлаткан галим Ura.ru порталы хәбәрчесенә.

Вирусолог “омикрон” пәйда була нәтиҗәсендә кешелекнең локдауннарны онытачагына ышаныч белдергән. Шул ук вакытта ул аның башка штаммнарны кысрыклау ихтималының әлегә мәгълүм булмавын әйткән.


Фикер өстәү