7 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара гражданнар авиациясе көне

БМОның Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән билгеләнгән истәлекле дата. 1944 елның 7 декабрендә Чикагода (АКШ) Гражданнар авиациясе турындагы конвенциягә кул куела. Бу документ нигезендә халыкара гражданнар авиациясенең төп принциплары билгеләнә һәм Халыкара гражданнар авиациясе оешмасы төзелә. Бүген анда 190 ил әгъза булып тора.

Пермь крае

18 ел элек (2003) Россиядә ил субъектларын кушу буенча беренче референдум үткәрелә. Пермь өлкәсе белән Коми-Пермяк автоном округы кушылу нәтиҗәсендә Россиядә яңа субъект – Пермь крае пәйда була.

Әрмәнстанда  җир тетри

33 ел элек (1988) Әрмәнстан ССР да бик куәтле җир тетрәү була. Ул республика территориясенең 40 процентына зыян китерә. Эпиүзәк булган Спитак шәһәрендә җир тетрәүнең көче 10 баллга җитә. Белгечләр әйтүенчә, мондагы җир тетрәүнең куәте 1945 елда Хиросимога төшерелгән 10 атом бомбасына тиң була. Җир тетрәү нәтиҗәсендә Спитак шәһәре җир йөзеннән юкка чыга. Ленинакан ( хәзер Гюмри), Кировокан (хәзер Ванадзор) һәм Степанаван шәһәрләренең күп өлеше җимерелә. Барлыгы 21 шәһәр, 350 авыл зыян күрә. 25 меңнән артык кеше һәлак була, 17 меңе яралана, 514 меңе йорт-җирсез кала.

Әрмәнстанны торгызуда бөтен Советлар Союзы катнаша. Илебезгә 110 ил – шул исәптән Бөекбритания, АКШ, Франция, Бельгия, ФРГ, Израиль, Италия, Ливан һәм Швейцария  ярдәм итә. 7 декабрь көнне Әрмәнстанда ел саен 1988 елда җир тетрәгәндә һәлак булган корбаннарны искә алалар.

Тикшеренү үзәге

33 ел элек (1987) Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча үзәк (ВЦИОМ) оештырыла. Ул илебездә – беренче тикшеренү компаниясе. ВЦИОМ төбәкләрдә, федераль дәрәҗәдә, шулай ук чит илләрдә маркетинг, социаль һәм сәяси тикшеренүләр уздыра.

Яңа төбәкләр

87 ел элек (1934)  Красноярск  крае һәм Киров, Омск, Оренбург өлкәләре төзелә.

Краснодар шәһәре

100 ел элек (1920) РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты карары белән Екатеринодар шәһәре Краснодарга үзгәртелә.

Япониягә каршы сугыш

80 ел элек (1941) Япониянең авиациясе һәм су асты флоты Американың Перл-Харбор хәрби базасына һөҗүм ясый. Ул АКШның Тын океандагы төп хәрби база була. Анда 93 корабль, 5 су асты көймәсе, 390 самолет, 43 мең кеше була. Ике сәгать эчендә японнар базаның күп өлешен юкка чыгара. 1941 елның 8 декабрендә АКШ, Бөекбритания, Канада һәм башка берничә ил Япониягә каршы сугыш игълан итә.

 

 

 

 


Фикер өстәү