Мәскәүдә күпфункцияле үзәктә бер ир-ат атыш оештырган, ике кешенең гомере өзелгән

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышында күпфункцияле үзәкләрнең берсендә бер ир-ат атыш оештырган. Сак хезмәткәре битлек киюне сорагач, ир-ат ата башлаган.

Матбугат чаралары хәбәренә караганда, ике кеше һәлак булган, тагын өч кеше зыян күргән. Һөҗүм итүчене Эчке эшләр министрлыгының миграция бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган. Рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, ул – 45 яшьлек отставкадагы подполковник.

Бинага керүгә үк ул күпфукнцияле үзәкнең администраторына аткан. Аннары сакчыга аткан. Алар икесе дә һәлак булган. Шуннан соң җинаятьче бинадагы халыкка ата башлаган. Яраланучылар арасында 10 яшьлек кыз бала да бар.

Һөҗүм итүче исерек булган, дигән фаразлар да бар. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның кулында утлы корал итеп ясалган травматик пистолет булган.


Фикер өстәү