Бушлай «зәңгәр ягулык»: кемгә һәм ничек?  

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль җыенга еллык Юлламасыннан соң илдә йортларны газга бушлай тоташтырып бетерү (догазификация) программасы эшли башлады. Моннан кемнәр һәм ничек файдалана ала? Эшне нәрсәдән башларга һәм программа ничәнче елга кадәр дәвам итәчәк? Халыкны кызыксындырган сорауларга «Газпром трансгаз Казан» оешмасы генераль директоры Рөстәм Усманов җавап бирде.

Җитәкче сүзләренә караганда, программа 2023 елга кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә республикадагы 903 торак пункттагы 18 меңнән артык йортның хуҗасы әлеге программага өметләнә ала. Дөрес, бу саннар үзгәрергә дә мөмкин.

– Газны кертеп бетерү – бизнес-проект түгел, ә безнең социаль бурычыбыз, – диде Рөстәм Усманов. – Әгәр 18 мең кеше гариза тапшыра икән, барысына да «зәңгәр ягулык» җибәрәбез. Гаризалар саны артып китсә, күбрәк тә эшли алабыз.

Программа ахырына кадәр 1200 чакрым газүткәргеч төзелергә тиеш. Нәтиҗәдә Татарстанда газлаштыру күрсәткечен 99,8 процентка җиткерү планы бар.

– Бу – Россиядә иң зур күрсәткечләрнең берсе, – диде җитәкче.

Аның сүзләренчә, әлегә 6,5 мең кешедән гариза кабул ителгән. Ел ахырына кадәр 687 йортка газ үткәрү планлаштырыла. Иң күп гаризалар Тукай районыннан кабул ителгән. Шулай ук Казанга якын булган районнарда да бу мәсьәләдә халык активлык күрсәтә. 2023 елга кадәр 4 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Бу сумманың 2,3 млрд сумын – газлаштыру операторы – «Газпром газификация» оешмасы, ә 1,7 млрд сумын республика күтәрәчәк. Ләкин шунысы бар: программа халыкның мөрәҗәгать итүенә карап эшләнелә, ягъни халык никадәр актив булса, газлаштыру да шулкадәр кызу темплар белән барачак.

– Мин әлеге программа 2023 елда гына бетмәс дип фаразлыйм. Җитәкчелек аны озайтыр дип уйлыйм. Беренче еллар эшнең масштабын чамалар өчен кирәк иде, – диде Рөстәм Усманов.

Аңларга кирәк: әлеге федераль программа белән бергә республиканың газлаштыру программасы да эшли. Газлаштыру үз эченә бик күп эш-мәшәкатьләрне алса, газны тоташтырып бетерү (догазификация) дигәндә газүткәргечне газ бүлеп бирү үзәгеннән капка төбенә кадәр китереп җиткерү каралган. Һәм нәкъ менә шушы эш бушлай башкарыла. Тик шуны аңларга кирәк: газны участок буенча өйгә кадәр бушлай кертеп бирәләр дигән сүз түгел бу. Анысын хуҗаның үзенә подрядчы оешма яллап кертәсе. Проектын эшләтү дә, җиһазларын сатып алу да йорт хуҗасының үз җилкәсенә төшәчәк. Рөстәм Усманов әйтүенчә, бу эшләр өчен йорт хуҗасы ким дигәндә 80 мең сум түләргә тиеш булачак.

– Бәлки киләчәктә капканың эчке ягындагы эшләрне эшләү дә аерым бер категориядәге кешеләргә бушлай булыр. Бу турыда актив сөйләшүләр алып барыла. Без республика хөкүмәте белән фикерләшәбез. Монда иң мөһиме чыгымнарны кем каплавын аңлау кирәк, – диде Рөстәм Усманов.

«Газпром трансгаз Казан» җитәкчесе аңлатуынча, газны капка төбенә китереп җиткерү өчен берничә шарт үтәлергә тиеш. Беренчедән, бу ярдәм газ кертелгән торак пунктлар өчен генә актуаль. Ягъни газы гомумән булмаган авыл халкы моңа өметләнә алмый. Икенчедән, газ керәчәк йорт һәм җир рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Өченчедән, газны йорт кирәк-ярагы өчен генә тоту. Ягъни аны йорт эчен җылыту һәм ризык әзерләр өчен генә куллану рөхсәт ителә. Бу программада бизнес-проектлар өчен газны бушлай кертеп бетерү каралмаган.

Моннан тыш, Рөстәм Усманов бушлай газ кертеп бетерү вакытын да әйтте. Газ бүлеп бирү үзәгенең никадәр якын һәм ерак арада урнашкан булуына карап, эшләү вакыты 3 айдан 12 айга кадәр сузылырга мөмкин.

Йортка газ кертү турындагы гаризаны җирле газ оешмасына килеп тапшырырга була. Шулай ук электрон юл аша да мөмкин. Монда халык «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм Газлаштыруның бердәм операторы сайтына кереп, мәгълүматларны тутыра ала.

Министрлар Кабинетында узган очрашуда журналистлар Сокуры, Каймар бистәләрендәге күпбалалы гаиләләргә бирелә торган йортларга газ кертү белән дә кызыксынды.

– Иң мөһиме – алар республиканың газлаштыру программасына вакытында эләгеп калырга тиеш. Ягъни монда район башлыкларына актив эшләргә һәм гаризаларны алдан тапшырырга кирәк. Бөтен документларга кул куелган очракта, газ кертеләчәк. Тагын бер кат кабатлап әйтәм: федераль программа белән бергә республика программасы бергә алып барачак. Бу җәһәттән Татарстан темпларны киметмәячәк, – диде Рөстәм Усманов.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 


Фикер өстәү