Аммар Хөсәйн: «Без булмасак, тагын кем?!»

«ВТ» укучылары өчен Аммар Хөсәйн исеме күптән билгеледер, мөгаен. Бу егет белән пандемия башланган чорда ук танышкан идек. Ул беренчеләрдән булып «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылып, волонтер булып йөрде. Моңа өстәп Аммарның булачак табиб икәне дә исегездәдер. Хәзерге вакытта ул Казан федераль университетының 5 курсында белем ала. Уку белән эше бергә атлый, Аммарның күп вакыты «кызыл зона»да уза. Хезмәтен саннар теленә күчереп әйтсәк, биредә ул 3 мең сәгать вакытын уздырган, Гыйрак егете дистәләгән татарстанлының гомерен саклап калуга өлешен керткән.

– Һөнәрем буенча мин – булачак табиб. Шуңа күрә, хастаханәдә, «кызыл зона»да булуым да табигый күренеш бит инде. Кайда кирәк, шунда булырга тиеш без. Хәзерге вазгыятьтә исә без медицина хезмәткәрләренә кирәк, – ди Аммар, тыйнак кына.

Булачак табиб бала чагыннан ук кешеләргә ярдәм итәргә хыялланган. Шуңа да медицина юлын сайлаган инде ул. Пандемия башлангач та, иң беренчеләрдән булып, ярдәм итәргә дип, «кызыл зона»га эшкә керә ул. Хәзер укудан соң Республика йогышлы авырулар клиникасына йөгерә. Биредәге «кызыл зона»да Аммарны коронавирус кичереп, янә тормышка кайтучы сырхаулар көтә.

Билгеле булганча, чирдән соң тернәкләнү процессы озак вакыт дәвам итә әле. Булачак табиб андыйлар белән дәвалау физкультурасы белән шөгыльләнә. Күп очракта – гамәле, кирәк урында җылы сүзе белән ярдәм көткән күпме кешене аякка бастыра ул.

– Сырхауларның кислородын көйләү, нормага күтәрү, кан әйләнешен яхшырту юнәлешендә эшлибез, физик һәм сулау күнегүләре ясыйбыз. Коронавирус эләктергән сырхауларның хастаханәдә бер айлап ятуы да ихтимал, шуңа күрә сәламәтләнә башлагач мускулларны хәрәкәтләндерү дә бик мөһим, – дип сөйли Аммар. – Пандемия безнең һәркайсыбыздан дөрес, уйланылган адымнар ясауны таләп итә. Бу аяныч нәтиҗәләр азрак булсын өчен кирәк. Медик-волонтерлар табиблар җилкәсенә төшкән авырлыкның никадәр зур булуын яхшы аңлый. Шуңа да хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Иңне-иңгә куеп, пандемиянең беренче «дулкын»ыннан башлап эшлибез инде. Бу эшем белән горурланам. Моннан тыш, мин республикадагы «кызыл зона»ларда эшләүче медик-волонтерларның барысы өчен дә җавап бирәм. Минем карамакта 30лап кеше. Алар, нигездә, 7 нче шәһәр хастаханәсе, Республика клиник хастаханәсе кебек зур медицина оешмаларында эшли. Авыр чакта кешеләргә ярдәм итә алуыбызга сөенәбез генә. Волонтер буларак, биредә тәҗрибә дә туплыйбыз, тәрбия дә алабыз. Бу – чын тормыш мәктәбе. Ул безгә сайлаган һөнәребезнең асылын аңлата. Безнең һөнәр – ярдәм көткәннәргә булышу ул.

Укып бетергәч тә, киләчәген Казанда күрә Аммар. Республикада калырга исәпли, Россиянең күпчелек төбәкләрен йөреп чыккан кеше буларак, күңеленә иң якыны дип Татарстан башкаласын атый.

Эше турында тыйнак кына сөйләсә дә, аның катлаулы булуын яшерми. «Без медицина хезмәткәрләренең барысы белән дә бердәм механизм кебек эшләдек. Нәтиҗәле хезмәтнең нигезе шунда дип саныйм», – ди Аммар. Ару-талуларны исә сырхауларның рәхмәт сүзләре оныттыра. Үз тәҗрибәсендә бу сүзләрне ул күп ишеткән инде. Аммар кебекләргә «Ходайдан бирелгән табиблар» диләр.

Медик-студентның тәҗрибәсендә авыр очраклар да юк түгел. Берсендә Казаннан 22 чакрым ераклыкта яшәүче бер гаиләгә көн саен йөрергә туры килгән. Бу гаиләдә чиргә кыз бала көрәшкән. Аммар сүзләренчә, сырхау белән эшләгәндә иң авыры аны тереләсенә ышандыру булган.

– Ул инде үзенә психологик киртә корып куйган иде. Дарулар эчәргә дә, дәваланырга да теләмәде. Ябык ишек аша 3–4 сәгать аның белән сөйләшергә туры килде. Тыныч кына аңлаткач, аңлады, даруларны да кабул итә башлады. Нәтиҗәдә терелде дә.

Шәфкать иясенең волонтерлык һәм һөнәри эшчәнлеге төрле конкурсларда да лаеклы бәһасен ала. Әле күптән түгел ул Ханты-Манси округында узган «Ел студенты. Медиклар» конкурсыннан махсус приз белән кайтты. Бүләкләргә, мактау сүзләренә сөенеп утырырга вакыты да булмагандыр инде аның, чөнки аэропорттан туп-туры эш урынына – «кызыл зона»га юл тоткан Аммар.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү