«Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Казанның «Горки Парк» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Ул башкаладагы шундый җиденче бүлмә булды.

Тантаналы ачылышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашты. Намаз уку бүлмәсе Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе көче белән ачылды. Рәсми ачылыштан соң бүлмәдә беренче намаз укылды, мөфти вәгазь сөйләде.

«Президентыбыз хәләл яшәү рәвешен булдырырга кирәклеген әйткән иде. Бу мәчетләр генә түгел, монда мәктәпләр, хәләл кафелар һәм башкалар турында сүз бара. Бүгенге көндә Казанның барлык сәүдә үзәкләрендә диярлек намаз уку бүлмәләре бар. Мөселманнар өчен инфраструктура булдырыла», — диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов киләсе намаз уку бүлмәләренең кайда ачылачагын әйтте.

«Сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен бөтен Татарстан буенча ясаячакбыз. Казанда тагын өч-дүрт, шуның кадәр үк бүлмә Чаллыда ачарга планлаштырабыз. Киләсе айда Түбән Камада һәм Әлмәттә дә мондый бүлмәләр ачачакбыз», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

 


Фикер өстәү