Казанда баласын кыйнаган хатынны кулга алдылар

Казанда Совет районы суды Алена Епанешкинованы кулга алды. Ул 1,5 яшьлек кызын җәфалауда шикләнелә. Хатын баланы кыйнаганын видеога төшергән һәм иренә җибәргән.

Бүген Епанешникованы судка китерделәр. Тикшерү хатынны изоляторга җибәрүне сорады, чөнки ул качарга мөмкин дип шикләнергә нигез бар.

«Хатынның җинаятьтә катнашы булуы Епанешнекованың ире, кайнанасы һәм башка шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана. Ана кеше үз гаебен таныган. Моннан тыш, хатын-кыз элек алдан уйлап сәламәтлеккә зыян китергән өчен хөкем ителгән булган, ул 2019 елда иреккә чыккан», — дип мөрәҗәгать итте тикшерүче судка.

Тикшерүче сүзләренчә, хәзер бала хастаханәдә ята. Табиблар аның хәлен уртача авыр дип бәяли, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Тикшерүчене тыңлагач, Епанешникова чак кына еламый калды. Ул судтан үзен Тикшерү изоляторына җибәрмәүләрен, ә өй аресты белән бирүләрен сорады.

«Мин бик үкенәм. Кызымнан һәм җәмәгатьчелектән гафу үтенәм. Мин бик гаепле», — диде тоткарланучы.

Суд Епанешникованы Тикшерү изоляторына җибәрү турында карар кабул итте. Ул анда ике ай, 7 февральгә кадәр булачак.

Әгәр аның гаебе исбатланса, ана кешегә 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү