Галәмдә ТАСС хәбәрчесе эшләячәк

Бүген “Байконур” космодромыннан “Союз МС-20” корабы галәмгә очкан. Япониядән ике турист – Юсаку Маэзава һәм аның ярдәмчесе Йозо Хирано Халыкара галәм станциясенә (МКС) юл тоткан. Алар соңгы унике елда беренче тапкыр галәм туристларына әйләнгән. Бу хакта корпорация сайтында хәбәр ителә.

Туристлар МКСта 12 тәүлек яшәячәк. Җиргә алар 20 декабрьдә әйләнеп кайтырга тиеш. Туристлар белән “Роскосмос” космонавты Александр Мисуркин очкан. Ул алга таба МКСта ТАСС хәбәрчесе вазыйфаларын башкарачак.
“Роскосмос”, Америка компаниясе белән берлектә, 2001 елдан бирле туристларны галәмгә очуны оештыра. Бүгенгә әле 7 кеше генә галим туристы булу бәхетенә ирешкән. МКСка алар 2001-2009 елларда очкан. 2008 елгы мәгълүматларга караганда, мондый сәфәр 30 миллион доллар чамасы тора.
Галәм туристы булырга теләүчеләр берничә медицина комиссиясен уза. Гадәти космонавтларга нинди таләпләр куелса, аларга да шундый ук таләпләр куела. Ничә яшьтә булулары мөһим түгел. Иң мөһиме – физик әзерлек һәм сәламәтлекнең тел-теш тидергесез булуы.
Исегезгә төшерәбез: октябрь аенда “Вызов” фильмын төшерү группасы “галәм йорты”нда булып кайтты. Фильмда космонавтны коткару өчен станциягә очкан хатын-кыз табиб турында сөйләнелә. Галәмдә төшерелгән тәүге фильм бу.


Фикер өстәү