Танылган журналист Алексей Краснов вафат

8 декабрьдә авырудан соң 59нчы яшендә танылган Татарстан журналисты, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре вафат булды.

25 елдан артык ул «Казанские ведомости» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Югары класслы профессионал, ул бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм тормышка мәхәббәт белән аерылып торды.
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
Алексей Петрович белән хушлашу 9 декабрьдә була. Аны шул ук көнне Биләрдә җирләячәкләр.


Фикер өстәү