Ачуланмый торган мәктәп: өйдә укучы балалар саны елдан-ел арта

Узган ел илдә 10 мең бала өйдә укыса, быел бу сан 13 меңгә җиткән. Сүз гадәти мәктәпләрдә белем алучыларның «гаиләдә укыту» төрен сайлавы турында бара. Бу укучыларның мәктәптән туюына бәйлеме, әллә алар ирек ярата башладымы? «ВТ» хәбәрчесе өйдә укытуның уңай һәм тискәре якларын белеште.

«Үгетләүдән файда юк»

Газетабызның «ВКонтакте» төркемендә  әлеге темага бәйле сораштыру уздырган идек. Анда  әти-әниләрнең 75 проценты балаларын – «мәктәптә»,  25 проценты исә «өйдә укытабыз» дип белдергән.

2019 елда  республикада 1535 укучы өендә укыган. Тик быел күпме баланың онлайн мәктәптә белем алуын белә алмадык. Яшел Үзән районында андыйларның саны арта бара икән. Узган ел 30 бала булса, быел – 52.

Яшел Үзән районының мәгариф идарәсе башлыгы Рәйсә Афанасьева өйдә укытуны хупламый. Ул әлеге мәсьәләне закон дәрәҗәсендә күтәрү өчен Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка мөрәҗәгать итүен әйтте.

– Бигрәк тә башлангыч мәктәп өчен куркыныч ул. Бу яшьтә әле белемнең нигезе салынмаган, социаль аралашу да формалашмаган. Өйдә укытуга күчү дини агымнарга бәйле дә булырга мөмкин. Андый гаиләләр белән уртак тел табу авыр. Йә оешканлык җитми, йә балаларын йокыдан вакытында уята, йә үзләре дә тора алмыйлар. Өй эшләрен эшләү, букчага уку әсбапларын тутыру – бу бит система, бурыч. Өйдә укыту хокукы бирүләре кызганыч. Хәзер болай укырга теләүчеләр арта бара. Һәр атнаның сишәмбесендә гражданнарны кабул итәм. 2–3 кеше шушы мәсьәләне күтәрә. Мәктәпкә йөрергә кирәкми, программаны кыскартып та укып була, дип уйлыйлар. Әгәр проблема дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителмәсә, алга таба да шулай булачак. Без мәктәптә укырга үгетлибез, әмма закон әти-әниләр ягында булгач, бернәрсә дә эшли алмыйбыз. Дөрес, мәктәпкә кире кайтучы балалар да бар, – ди Рәйсә Афанасьева.

Мөслим районында да гаиләдә укучылар булган, быел  андыйлар юк икән.

– Әти-әниләр киләчәк өчен дөньяви белем кирәклеген аңлады. Аннан башка булмый. Өйдә укыту өчен аларга укытучы булырга, тормыш белән бергә атларга кирәк, – ди Мөслим районы башкарма комитеты башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.

Ни өчен мәктәптән китәләр?

Балаларның онлайн мәктәпкә китүенең сәбәбе бер төрле генә түгел. Кемдер уку сыйфатыннан зарланса, кемгәдер сыйныфташлары белән уртак тел табу кыен. Киресенчә, мөстәкыйльлеккә өйрәнү, югары уку йортларына укырга керергә яхшылап әзерләнү өчен дә өйдә укучылар бар. Төрле ярышларга йөргән, дәрес күп калдырган укучылар өчен дә отышлы ул. Әти-әниләр арасында мондый адымга тәрбия өчен баручылар да очрый. Дини гаиләләр күбрәк шушы юнәлешне сайлый. Өйдә укырга күчү әле мәктәп белән  гомерлеккә саубуллашу дигән сүз түгел. Укый алмасаң, кире кайтырга туры киләчәк. Мондый алым авыр дип, мәктәпкә кире кайтучылар да юк түгел.

Имтихан тапшыруның үз тәртибе бар. Онлайн укып, сынауларны үзләре укыган мәктәпкә дә барып тапшырырга мөмкин. Түләүле махсус аттестация үзәкләре дә эшли.

– Татарстан җитәкчелеге өйдә укытуга бик уңай карамый. Тик шуңа да карамастан,  теләүчеләр саны  елдан-ел арта бара. Безнең федерациядә  илнең күп кенә шәһәрләреннән балалар теркәлгән. Алар арасында Татарстан укучылары да шактый. Казан, Әлмәт шәһәрләреннән, авыл районнарыннан. Без район, шәһәрләр буенча исәп алып бармыйбыз. Гаиләдә укучыларны Мәскәү, Омск мәктәпләренә теркибез, – диде Гаиләдә белем бирү федерациясе белгече Алинә Зияутдинова. – Өйдә укуга күчүнең сәбәпләре төрле. Мәктәп системасыннан гайрәт чигү, дини  мотивлар… Сыйныфларда укучылар  саны күп булуны да әти-әниләр хупламый. Сыйфатлы белемгә кызыгалар. Әти-әниләр балаларын үзләре контрольдә тота. Балаларга да бу форма ошый. Кайберләре хәтта бер елда ике сыйныфны тәмамлый. Имтиханнарын уңышлы тапшыралар.

Бер  елда – ике сыйныф

Казанда яшәүче Айрат Ибәтуллин быел 10 нчы сыйныфны экстерн рәвешендә тәмамлаган.  Барысын да – «5ле»гә! Күптән түгел 11 нче сыйныфның контроль эшләрен дә тапшырып бетергән. Хәзер бары БДИны көтә.

–  Мин үземне вундеркинд дип санамыйм.  Күпләр хәзер ике сыйныфны берьюлы укырга тырыша. Безнең гаиләгә еш кына яшәү урынын үзгәртергә, сәфәрләргә чыгарга туры килде. Бу очракта ниндидер мәктәптә уку мөмкинлеге юк. Шуңа күрә әти-әниләр  гаиләдә укырга тәкъдим итте. Болай дөньяның теләсә кайсы почмагында  онлайн укырга мөмкин. Бүген бигрәк тә пандемия шартларында өйдә белем алу уңайлы. Вакытны көйләп була. Яраткан шөгыльгә дә вакыт күбрәк кала. Гаиләдә укуның кыенлыгын, бернинди начар ягын да күрмим, – ди Айрат.

Өй эшен дә эшли алмагач…

«Гади мәктәпкә барганнары юк». Казанда яшәүче дүрт бала анасы Анастасия Белобородова балалары хакында әнә шулай ди. Аның ике баласы шәхси мәктәптә укый. Быел беренче сыйныфка кергән Аннаны «гаиләдә уку» формасына биргән. Барысын да акча түләп укыту чыгымлы ди.

– Гаиләдә укуның төрле формалары бар. Безнең кыз онлайн гына укымый. Аны шәхси сыйныфка укырга бирдек. Әйтик, анда көн саен яки атнага берничә мәртәбә йөрергә була. Укытучы да бар, балалар саны да аз. Имтиханнарны елына бер тапкыр онлайн мәктәптә бирәчәк. Моның өчен 6,5 мең сум түләдек. Барлык мәктәпләрдә дә гаиләдә укучыларны кабул итмиләр. Әлбәттә, сынауны яшәү урыны буенча беркетелгән мәктәптә дә тапшырырга  мөмкин, – ди Анастасия.

Анастасия  һөнәре буенча – укытучы. Мәгариф системасының кимчелекләре күп дип саный.

– Сыйныфларда  балалар саны күп, программа җиңел түгел. Кайбер укучылар башлангыч сыйныфны тәмамлаганда хәтта тапкырлау таблицасын да белмиләр. Уку турында кызыксынулары аз. Вакытны бушка үткәрү була бит бу. Мәктәптән кайткач, өй эшләрен әти-әниләрдән башка эшли алмыйлар. Безгә аңлатырга туры килгәч, мәктәп нәрсәгә ул? Өй эшләре буенча проблема юк. Барысын да мөстәкыйль эшлиләр. Әгәр гади мәктәпкә биргән булсак, ничек укыган булырлар иде икән – белмим. Гади мәктәпкә барасылары да килми. Анда барысы да телефонда утыра, сүгенәләр, диләр, –  ди Анастасия.

Тәрбия хакына

Биектау районында яшәүче Рамилә Галиеваның өч баласы да онлайн мәктәптә белем ала. Имтиханны гади мәктәпкә барып тапшыралар икән. Алар – 5, 9, 10 нчы сыйныф укучылары. Рамилә үзе – белгечлеге буенча табиб, психолог.

– Балалар  дүрт ел шулай укый инде. Тәрбия – безнең өчен беренче урында. Башта ике кечкенәсе, аннан аңа кызыгып олысы күчте. Уртанчысы еш авырды. Кызыма борчылырга ярамый иде. Ике чакрым җәяү йөрде, мәктәптән бик арып кайта иде. Шуңа күрә Рәзинәне 6 нчы сыйныфтан өйдә укытырга булдык. Ике улыбыз спорт түгәрәкләренә йөри. Ярышларга гел сорап китәргә кирәк. Шуннан соң укытучылар белән аңлашылмаучанлыклар башланды. Без балаларга телефон сатып алмадык. Башкалар җавапларны интернеттан күчереп, яхшы билге алгач, улларымныкы начар булгач, кәефләре төште. Ирекне онлайн мәктәпкә бирдек. Азат исә болай да аңламаган темаларын «Ютуб»тан карап эшли иде инде. Их, бездә дә дәресне шулай яхшы аңлатучы укытучылар булсын иде, дип хыялланды. Тора-бара ул да күчте. Өчесенең дә уку теләге артты, билгеләре  яхшырды, – дип сөенә Рамилә ханым.

Өйдә уку – йоклап яту дигән сүз түгел. Иртүк торып укыйлар, аннан спорт секцияләренә китәләр. Рәзинә рәсем ясый, кул эшләрен оста башкара икән. Кичләрен китап укыйлар. Замана баласы китаптан бизде дигән сүз белән килешми Рамилә. Моның өчен бары мәхәббәт кенә тәрбияләргә кирәк, ди. Имтиханнарын да уңышлы тапшыралар.  Кыскасы, хәзер күңелләре тыныч, мәктәпкә дә үпкәләре юк. Дөрес, укыту өчен гади мәктәпкә караганда акча күбрәк китә. Аттестация өчен елга бер балага  – 9–10, укыган өчен айга 4–5 мең сум түлиләр. Монда өстәмә инглиз теле һәм башка фәннәр дә керә.  Шул ук вакытта ашау өчен түләмисең, форма, мәктәп әсбаплары сатып алырга кирәкми. Онлайн репетитор яллаганнар. Бер дәрес 500 сумга төшә.

– Өйгә укытуга күчергәндә яхшылап аңлаттым. Берничә ай укып карыйсыз, әгәр  булдыра алмасагыз, кире мәктәпкә күчерәм, дидем. Дәресләр мәктәптәгечә. Тәнәфес – 10  минут. Барысы да тырыша. Иреккә чыгарга юл куймыйм. Олы балага телефонны 16 яшьтә генә бирдек. Башкаларында ул һаман да юк. Әти-әниләр контрольдә тотканда, онлайн уку бик әйбәт. Бездән күреп, башкалар да кызыга башлады, – ди Рамилә Галиева.

Рәис Шәйхелисламов, Идел буе мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм кабат әзерләү үзәге директоры:

– Гел укытучының авызына гына карап утырып булмый. Тик белемне мөстәкыйль куллану өчен шартлар булырга тиеш. Әгәр баланың онлайн укып, укытучы белән очрашып, белем алуда хаталарын төзәтү мөмкинлеге бар икән, мондый алымның файдасы бар. Бу катнаш форма дип атала. Чит илләрдә дә киң таралган. Гомер буе гел укытучы белән генә укып булмый. Бала үзенә максат куеп, мәгълүмат табып, аны тормышта кулланырга өйрәнергә тиеш. Тик бу бөтен укучыга да туры килми. Кемгәдер мондый ирек бирсәң, көне буе йокларга яки телевизор карап, телефоннан чыкмаска мөмкин. Әлбәттә, бу – куркыныч. Баланы зомбилаштыруга китерәчәк. Анда уку кайгысы булмый. Өйдә укыганда әти-әни күзәтүе кирәк. Катнаш форманы яшь үзенчәлекләренә, баланың укуга мөнәсәбәтенә, җаваплылыгына карап сайлау мөһим. Кемдер гел укытучы белән генә укырга тиештер дип саныйм. Мөстәкыйль булмаган бала өчен аның кирәге юк. Иртәдән кичкә кадәр укыган балаларны да ял итәргә өйрәтергә кирәк. Катнаш укытуны оештыру җиңел эш түгел.

 

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү