Табиб:  Коронавирус белән авырганнан йөрәк тибешен арттырудан сакланырга кирәк

Коронавирус инфекциясе йөрәк эшчәнлегендә нинди үзгәрешләр китереп чыгара? Аның тискәре йогынтысыннан котылу өчен нишләргә? Кардиолог Асият Хачирова «Sputnik” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундыйрак сорауларга җавап биргән.

Сәламәт кешенең йөрәге минутына 60-90 тапкыр тибәргә тиеш. COVID-19 кичергәннән соң бу күрсәткеч нормадан күпкә артып китәргә мөмкин, дип сөйләп үткән медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Асият Хачирова.

“Чирдән соң аз гына “селкенеп алу” да йөрәк тибешен нык арттыра. Эш шунда: организм әле хәлсез, шуңа күрә кан әйләнешен тәэмин итү өчен йөрәккә тизрәк эшләргә туры килә. COVID-19 инфекциясеннән соң гына түгел, гомумән, барлык ОРВИдан соң шулай. Коронавирус “дулкыны”нан соң миңа йөрәк тибешенең зур булуына борчылып бик күп кеше килде”, – дигән Асият Хачирова «Sputnik” радиосы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.

Озак вакыт дәвамында пульсның зур булуы йөрәкнең тизрәк тузуына китерә, дип кисәткән кардиолог.
“Норма буенча йөрәк минутына 60-90 тапкыр тибәргә тиеш. Әлеге күрсәткечтән артып китсә, аңа көч килә. Бу хәлне автомобиль моторы белән чагыштырырга мөмкин: моторы тиз эштән чыкмасын өчен оборотлары азрак булырга тиеш. Йөрәк тә, һаман саен тиз-тиз эшләсә, тизрәк сафтан чыгачак”, – дип аңлаткан Асият Хачирова.

Кардиолог әйтүенчә, коронавирус кичергәннән соң йөрәккә көч килмәсен дип, сакланырга кирәк.
“Кешеләргә без, чирдән соң организмның барлык функцияләре тергезелүен көтәргә кирәк, дип аңлатабыз. Тиешенчә йоклау, ял итү, шулай ук әйбәт туклану ярдәм итә моңа. Аннан килеп, йөрәкне тизрәк эшләүгә “котыртмас” өчен, физик киеренкелектән ничек тә качу ягын карау шарт”, – дип киңәш иткән Хачирова.


Фикер өстәү