Татарстанда тәүлек эчендә 185 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тәүлек эчендә тагын 185 кеше коронавирус йоктырган, аларның өчесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә аша йоктырган. 74 кеше хастаханәгә салынган, 111 кеше өйдә дәвалана.

География:
1. Казан – 92
2. Яр Чаллы – 17
3. Аксубай – 1
4. Әлмәт – 29
5. Апас – 1
6. Арча – 3
7. Бөгелмә – 3
8. Югары Ослан районы – 4
9. Биектау – 2
10. Яшел Үзән – 5
11. Лаеш районы-9
12. Лениногорск – 3
13. Түбән Кама – 5
14. Нурлат – 1
15. Питрәч – 1
16. Балык Бистәсе – 1
17. Спас районы – 2
18. Теләче – 1
19. Чирмешән – 3
20. Ютазы районы – 2

10 декабрьгә Татарстанда коронавирусның 40 229 очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 33 505 кеше, шул исәптән 176сы узган тәүлек эчендә савыккан. Барлыгы 2 189 735 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 24 346), шуларның 1 855 123се икенче прививкаларын ясаткан. Кабат вакцинация
98 194 кеше узган.


Фикер өстәү