Татарстанда QR-код системасы кертелгәннән соң иң киеренке атна үткәндә калды

Татарстанда җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-код системасы кертелгәннән соң, пассажирлар саны 23 процентка кимеде.

Транспорт йөртүчеләре өчен дә, пассажирлар өчен дә киеренке атна артта калды – хәзер пассажирлар агымы акрынлап элеккеге күрсәткечләренә кайта. Хәзер бу күрсәткеч 13 процентка калган. Бу хакта Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Алексей Сидоров белдерде.

Министрлык вәкиле QR-кодлар тикшерүдә берникадәр “йомшару” сәбәпләрен дә аңлатты. “Бу – кеше факторы. Һәр кондукторга күзәтүче беркетеп булмый. Автобус йөртүчеләренә ярдәм итү өчен мобиль төркемнәр оештырылды. Җәмәгать транспортында йөрүче кеше буларак әйтәм – минем QR-кодны тикшерми калганнары юк”, – диде Алексей Сидоров.

Аның сүзләренчә, транспорт йөртүчеләр өчен билгеле бер кыенлыклар саклана. Пассажирлардан тискәре фикерләр ишетү, QR-код мәсьәләсендә мәгълүмат җитмәүдән зарлар күп булган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр исә транспорт карталарыннан файдаланып булмаудан зарланган. Билгеле булганча, вакцина ясатмаган яисә коронавирус белән авыру турында белешмәсе булмаганнарның транспорт картасын гамәлдән чыгарганнар иде. Хәзерге вакытта 607 кеше вакытлыча үз картасыннан файдалана алмый.
Җәмәгать транспортындагы вазгыять республика хакимиятенең контролендә.


Фикер өстәү