Татарстанда кәгазь акча кулланучылар кимегән

Быел гыйнвар – сентябрь айларында Татарстанда яшәүчеләр банк карталары белән барлыгы 457,7 миллиард сумлык товарга һәм хезмәтләргә түләгән.

Бу – алдагы елдагы белән чагыштырганда – 13,2 процентка күбрәк. Гомумән алганда, электрон акча белән исәп-хисап күләме 20,5 процентка артып, 658,6 миллион сумга җиткән. Республикада 9 ай эчендә товарларга һәм хезмәтләргә банк картасы белән түләү күләме терминалдан алынган «тере» акча күләменә караганда 15 тапкыр күбрәк булган. Банк картасы белән түләүнең уртача күләме – 695 сум, «тере» акча алу күләме 12,8 мең сум тәшкил иткән.

Республикада электрон түләү инфраструктурасын үстерү дәвам итә. 1 октябрьгә сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү оешмаларында 93 мең электрон терминал урнаштырылган. Бу – 2020 елдагыга караганда 4 процентка артыграк.


Фикер өстәү